– Кызганыч, кайбер авылларда имамны дини йолалар үтәү өчен генә кирәксенәләр. Никах укырга, кеше күмәргә кеше бар икән, шул җитә, диләр, шуңа риза булып яшиләр. Чынлыкта имамнар халыкны тәрбияләргә дә тиеш бит, – ди ул.
Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев бу проблеманы хәл итәр өчен дәүләт ярдәме кирәк дип саный. Аның аша имамнарга хезмәт хакы да түләп булыр иде дигән фикер җиткерде ул.
Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин, җирле хакимиятләрнең ярдәменә таянып була, дигән фикердә.
– Мәчетләрне күп итеп төзедек, хәзер аларны белемле, эшләргә теләге булган имамнар белән тутыру бурычы тора. Эшләргә кайткан имамнарга исә булышлык күрсәтергә кирәк. Район яки җирле үзидарә җитәкчеләре дә моңа игътибар итсә иде. Соңгы елларда район җитәкчеләре, меңәрләгән халыкны җыеп, Корбан ашлары уздыра башлады. Бу да бер матур үрнәк бит, җитәкче имамнар, халык белән очрашып аралаша, проблемаларын сораша, ике арада элемтә барлыкка килә, – ди ул.
Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов проблеманы вакыф системасын торгызу юлы белән чишеп була дип саный.
– Бүгенге көндә республикада 1511 мәчет бар, аларның 60ында имамнар юк. 700 имамның әлегә дини гыйлеме юк, алар читтән торып укыйлар. Имамнарның уртача яше – 55-65. Аларны алыштырырлык яшьләр юк, чөнки аларны матди як белән кызыксындырып булмый. Ислам илләрендә вакыф институты тулы көченә эшләп килә. Революциягә кадәр ул бездә дә булган. Вакыф фондына килгән акчаларны элек мәчет тотуга да, имамнарга хезмәт хакы түләүгә дә тотканнар. Шул системаны торгызсак, хезмәт хакын түләүдә кыенлыклар булмас иде, – ди мөфти урынбасары.
Чарада катнашучылар, әлеге фикерне куәтләп, авылдан чыккан эшмәкәрләр дә авыл мәчетен тоту өчен акча белән ярдәм итә ала дигән сүз җиткерде.
Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, ислам уку йортларында 3 мең шәкерт белем ала. Соңгы биш-алты елда укытып чыгарган шәкертләрнең исәбен алсаң, бүген һәр мәчеттә биш-алты имам булыр иде инде.
– Һаман шул сүзне әйтә киләбез: авылга яшьләрне кайтарып булмый. Мин кайтырмын, эш бар, әмма хатыным да бар бит әле, ул кайда эшләр, авылда балалар бакчасы, мәктәп юк, анда ничек яшәргә кирәк, диләр алар. Безгә мәхәллә системасын торгызырга кирәк. Элек байлар, мәхәллә халкы мәчетләрне үзләре тоткан. Имамга да хезмәт хакы түләнгән, – диде ул.
Белеменә түгел, холкына кара
Лениногорск районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин, шәкертләрне кайдадыр бер авылдагы мәчеткә кайтару мәшәкате белән йөргәнче, шул авылдагы бер кешене имам итеп кую ягында.
– Мин берничә шәкертне кайтарып карадым, йортын да таптык, хезмәт хакын да билгеләдек, әмма барыбер каласылары килмәде. Авыл кешесен имам итеп куеп, аны читтән торып мәдрәсәдә укыту отышлырак. Аның инде эше дә, йорты да бар, гаиләсе дә үзе белән. Аннары авыл халкы барыбер үз кешесенә күбрәк ышана, хөрмәте дә зуррак, – ди Исмәгыйль хәзрәт.
Аның сүзенә кушылып, Җәлил хәзрәт үзенең тәҗрибәсе турында сөйләп үтте.
– Имам кирәк булгач, мин иң элек шул авылга барам да гаиләсендә, эшендә тәртип булган әдәпле кешеләр бармы дип сорыйм. Андый кешене әйтсәләр, шуңа барып, имам булырга күндерәм. Белеме барлыгы-юклыгына карамыйсыңмыни, диючеләр бар. Белемне соңрак та алып була, ә холыкны юк, – дип, ул Кукмарадан килгән авыл имамнарын үрнәк итеп күрсәтте.
Кукмара районының Пычак авылында имам булып торган 36 яшьлек Илнур хәзрәт Кашаповның да, имам булып сайланганда, махсус дини белеме булмаган.
– Әтиемнең абыйсы имам булып торды, аның вафатыннан соң авыл халкы мине сайлап куйды. Намазны укый гына башлаган идем, авыл халкы бит ул нәсел-нәсәбеңә карый, бабайларым да хәзрәтләр булган, шуңа да миңа ышаныч белдерделәр. Шуннан соң мәдрәсәгә укырга кердем, ул вакытта Кукмарага йөреп эшли идем, аннан китәргә туры килде. Әмма гаиләне дә алып барырга кирәк, фермер булып теркәлеп, яшелчәчелек белән шөгыльләнә башладым. Авылыбыз зур түгел, 42 генә хуҗалык, җомга намазына 20ләп кеше йөри, – ди ул.
Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев үз районына Россия ислам институтын тәмамлап кайткан.
– Әти-әни, әби-бабай белән бер гаилә булып яшибез. Районыбыз халкы бик дини, мәчетләргә ярдәм итеп торалар, кайбер авылларда хәмер дә сатылмый. Кукмарада зур мәдрәсә эшләп килүе дә үз ролен уйный. Анда укып, авылларына имам булып китүчеләр шактый. Мәхәлләдә проблемалар булса, алар турында җомга намазыннан соң сөйләшәбез. Анда авыл җитәкчеләрен дә чакырабыз. Имамнарның сүзенә колак салалар, аларга хөрмәт белән карыйлар, – ди Рәдиф хәзрәт.
Комментарийлар