16+

Ай, тешем: төнлә баланың теше сызласа, кая барырга?

Редакциябезгә укучыбыз мөрәҗәгать итте. «Кичке сәгать җиделәрдә сигез яшьлек баламның теше сызларга тотынды.

Редакциябезгә укучыбыз мөрәҗәгать итте. «Кичке сәгать җиделәрдә сигез яшьлек баламның теше сызларга тотынды.

Теркәлү урыны буенча сырхауханәдә теш табибының кабул итү вакыты чыккан, интернетта эзләнә торгач, тәүлек буе эшли торган стоматология барлыгын белдем. Әмма анда, кичке сәгать уннан гына кабул итәбез, диделәр. Кыскасы, бала елады-елады да, дару биргәч, йоклап китте. Икенче көнне теркәлү урыны буенча стоматологиягә бардык. Хәзер теше сызламый. Тик миңа бер сорау тынгы бирми, сәгать унга кадәр баланың теше сызласа, кая барырга соң?»

Теш сызлауның ни икәнен үз башыннан кичергәннәр генә беләдер. Аеруча балалар бу авыртуларга түзә алмый җәфалана. Шушы мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Министрлыкның матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, теш дәвалау сырхауханәләренең эш сәгатьләре барлык теркәлү урыны буенча сырхауханәләрдә, стоматологияләрдә, медицина оешмаларының рәсми сайтларында күрсәтелгән. Гадәттә, сырхауханәләр сәгать 8.00дән 20.00гә кадәр эшли. Шимбә көннәрендә исә сәгать 9.00дән 15.00гә кадәр кабул итә. Бәйрәм вакытларында, якшәмбе көннәрендә балалар стоматологияләре Казанның сәламәтлек саклау идарәсе кабул иткән график буенча эшли.

Казанда тәүлек буе эшли торган стоматология бар. Чернышевский урамында урнашкан «Шәһәр стоматологиясе»нең 1нче филилалы 24 сәгать эшли. Эш көннәрендә сәгать 20.00дән иртәнге 6.00гә кадәр, шимбә 16.00дән 9.00гә кадәр, бәйрәм һәм ял көннәрендә сәгать 9.00дән 6.00гә кадәр пациентларны кабул итә. Шимбә, якшәмбе, бәйрәм көннәрендә бары кичектергесез медицина ярдәме генә күрсәтелә. Беренчел медицина ярдәмен алу өчен алдан язылырга кирәк түгел, пациентларны «тере чират» белән көнендә үк кабул итәләр.
Укучыбызның «балаларны сәгать кичке уннан соң гына кабул итәләр» дигән сүзләре хакмы икән дип, без дә хастаханәгә шалтыратып карадык. Баксаң, чынлап та шулай икән. «Бездә балалар табиблары күп түгел, шуңа да бары сәгать 22.00дән соң гына беренчел медицина ярдәме күрсәтелә. Аңа кадәр теркәлү урыны буенча теш дәвалау сырхауханәләренә, Мавлютов урамындагы кичке сигезгә кадәр эшли торган балалар стоматологиясенә мөрәҗәгать итәргә була», – дип аңлатты регистратурадагы хезмәткәр кыз.

Ә менә сәгать сигездән унга кадәр нишләргә? Теш бик каты авыртмаса, ике сәгатькә генә түзәргә дә була кебек анысы. Хәзер авыртуны баса торган даруларның ниндие генә юк бит. «Ә менә теш нык сызласа, яңак шешсә, тән температурасы күтәрелсә, көтәргә ярамый», – ди Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясендә оператив бүлек җитәкчесе Татьяна Ликотурнова. Бу вакытта ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга киңәш ителә. Алар пациентны Республика балалар клиник хастаханәсенә бит-яңак хирургиясе бүлегенә китерәчәкләр. Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Әлфия Хәсәнова исә: «Кичектергесез хәл килеп чыкканда, кеше үзе дә тәүлек буе эшли торган республика балалар клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итә ала», – дип аңлатты.
Төнлә түгел, көндез дә теш дәвалау урыннары булмаган авылларда яшәүчеләргә нишләргә? Бу очракта авыл фельдшерына мөрәҗәгать итәргә, төнлә теш нык сызлаганда, ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга киңәш ителә.

Теш сызлаганда, балаларга беренче ярдәм

Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясендә оператив бүлек җитәкчесе Татьяна Ликотурнова теш сызлаганда, баланың яшенә бәйле рәвештә, авыртуны баса торган дарулар эчәргә яки теш сызлауны баса торган гельләр сыларга тәкъдим итә. Бу даруларның исемнәрен ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып сорарга да була. Балаларга олылар теш сызлавын баса торган даруларны бирергә ярамый.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading