16+

Аяз Гыйләҗев белән бергә тоткынлыкта булган Арпад Галгоци «Йәгез, бер дога» романын венгр теленә тәрҗемә итәргә җыена

Аяз Гыйләҗев белән бергә тоткынлыкта булган  Арпад Галгоци «Йәгез, бер дога» романын венгр теленә тәрҗемә итәргә җыена

"Лагерьда көннәрне түгел, сәгатьләрне саныйсың. Абына-сөртенә вахтага чабып барган тоткын, чыраен җимереп, гадәттән тыш җитдиләнеп бер мәлгә туктап кала икән, бел: ул арифметика белән изалана! Елларны саный, бармакларын бөкли - бөкли айларны исәпли, атналарны бер берсенә куша, көннәрне арлы бирле чигерә..."

Әлеге юллар күренекле халык язучысы Аяз Гыйләҗевның "Йәгез, бер дога!" әсәреннән. Нахакка гаепләнеп, үзенең яшьлеген тоткынлыкта үткәргән әдип бу роман-хатирәдә үзе белән бергә булганнарны искә ала. Алар арасында венгр егете Арпад Галгоци да була. Аның прототибы әсәрдә Хуродзе һәм рус офицеры итеп бирелә. Шушы көннәрдә ул Державин укуларына чакыру буенча Казанга килде. Әгәр бүген Аяз Гыйләҗев исән булса, белмим, алар ничек күрешерләр иде икән... Арпад Галгоци иң элек Аяз Гыйләҗевның каберенә зиярат кылды. Аннары хатыны белән Кремльдә булдылар, Казан белән таныштылар.

Кичен исә Казан дәүләт федераль университетында "Аргамак" журналында әлеге романның рус теленә тәрҗемәсенең бер бүлеге чыгуы уңаеннан, тәкъдир итү кичәсе узды. Аны Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемә иткән. Тиздән ул Татарстан китап нәшриятында китап булып дөнья күрәчәк. Аны чыгаруда Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәм иткән. Ә Арпад Галгоци аны венгр теленә тәрҗемә итәргә тели.



Кунак үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
- Аяз бик зыялы кеше иде. Уйлаганын әйтеп салды. Безне яшьтәшләр булу гына түгел, тарихыбыз уртак булуы да дуслаштырды, - ди ул. - Мин портретлар ясарга ярата идем. Аязныкын да ясап бирдем. Ул китап укырга яратты. Мин аңа китапханәдән китаплар ташый торган идем. Аяз бик ярдәмчел булды. Мин ике генә татарны белә идем. Шуларның берсе - Аяз Гыйләҗев минем хәтердә укымышлы, намуслы, белемле кеше булып калды. Без аның белән кайвакыт төннәр буе татар һәм венгр милләтләренең уртак яклары турында сөйләшеп чыга идек. Тоткынлыкта алты ай гына бергә булсак та, ул минем абыем кебек булды. Үземне Аяз аркасында исән калдым, дип саныйм. Аннары безне аердылар. Лагерьда венгрлар да бер-берсенә нык ярдәм итте. 150 кешенең икесе генә үлеп калды. Без лагерьдан чыгачагыбызга ышандык. Безне тоткынлыктан өмет, ышаныч коткарды. Лагерьда бер-берсен сатулар да күп булды. Азат ителгәннән соң Россиягә ике тапкыр килдем, әмма Аяз Гыйләҗев турында берни дә белә алмадым. Мине бу килүемдә Гыйләҗевлар гаиләсе бик җылы кабул итте.

Арпадның үсмер еллары да бәхеткә уралмаган. Ул 14 яшендә сугыш ачысын татый. Солдатларның әнисен ничек җәзалаганнарын үз күзләре белән күрә. Аннары аны югалту ачысын кичерә. Бер елдан әтисе үлеп китә. 1947 елда, яңа гына гимназия тәмамлаган егетне өйләренә килеп, "тикшерергә" дип, алып китәләр. Венгр яшьләре арасында кораллы фетнә оештырган өчен аны кулга алып, 20 елга хөкем итәләр һәм Россиягә ГУЛАГ лагерьларына җибәрәләр. 15 ел буена ул тоткынлык тозагында яши. Туган җире Венгриягә кайтырга рөхсәт итмиләр. Сталин үлгәннән соң, тоткынлыктан азат ителгән егет Мәскәүдә йөк ташучы булып эшли. Үз иленә кайткач та колач җәеп каршы алмыйлар, тоткын буларак кырын карыйлар. Эшкә урнашу авыр була. Гаилә корып ике ир бала үстерәләр. Аннары ул рәссам булып урнаша. Бүгенге көндә Арпад әфәнде Венгриянең танылган рәссамы. Шуның өстенә үзенең лагерьларда күргәннәре турында өч автобиографик әсәр язган.

Дүртенчесендә Аяз Гыйләҗев турында язарга җыена. Ул 68 рус язучысының әсәрен, шул исәптән ХIII-XX гасыр шагыйрьләренең (Пушкин, Лермонтов, Державин һ.б.) 500 шигырен венгр теленә тәрҗемә иткән. Үзенә 88 яшь булуга карамастан, ул Аяз Гыйләҗевның "Йәгез, бер дога!" әсәрен тәрҗемә итәргә җыена.



Аяз Гыйләҗев Арпад турында: "Озын буйлы, бик чибәр, горур егет иде. Зонаның рәссамы буларак, ул үзенең портретлары белән күпме балаларны, хатыннарны елатмады икән!" - дип яза. Аяз абый үзе дә ул портретларны булачак хатыны Нәкыягә юллый. Нәкыя апаның бүгенге көнгә кадәр аларны күз карасыдай саклавы аркасында Арпад Галгоцины Казан дәүләт федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова эзләп таба. Әлеге кичәне оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе дә ул. Миләүшә ханым Аяз Гыйләҗевның алты томлыгын төзүче, фәнни мөхәррире буларак та изге эш башкарган галимнәрнең берсе.

Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Аяз Гыйләҗев турында үз истәлекләре белән уртаклашты.
- Минем өчен Аяз ага белән очрашу бәйрәм иде. Аның яныннан канатланып кайта торган идем. Минем өчен проза өлкәсендә күңелгә иң якыны Аяз Гыйләҗев әсәрләре иде. Ул яшь язучыларны сүкте дә, канатландыра да белде. Үзе татар прозасына яңа сулыш алып килгән кеше. "Яшь вакытта язып калыгыз!" - ди иде. Аяз абый. Минем "Эт кояшы" повестен ун көн эчендә язарга мәҗбүр итте. Аяз абый тарафыннан макталса да, ул 21 елдан соң гына дөнья күрде. Ә "Өч аршин җир"е аны Советлар Союзында танытты, - диде ул.



Тамашачы Аяз абыйның радио фондында сакланып калган чыгышын да тыңлый алды. "Мин бервакытта да темага кытлык кичермәдем. Белгәннәремне, күргәннәремне дөньяга чыгару минем рухи тәлабемә әйләнделәр. Бүген бер әсәремне бетерсәм, иртәгәгә темам әзер иде", -дип сөйләгән ул заманында. Камал театрының күренекле артистлары Әзһәр Шакиров Газинур Моратның язучыга багышланган шигырен укыса, Наил Дунаев "Өч аршин җир" спектаклендә үзе уйнаган Мирвәли монологын сөйләде.

Аяз Гыйләҗевның улы, Татар энциклопедиясе институты директоры, профессор Искәндәр Гыйләҗев әлеге чараны оештыручыларга үзләренең гаиләләре исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештерде.

- Миләүшә Хәбетдинова аркасында Арпад Галгоци безнең тормышыбызга керде. Арпад белән очрашу безнең өчен генә түгел, татар халкы өчен могҗизага тиң вакыйга. Безнең кунак әтинең яшьтәше буларак кына якын түгел, венгрлар белән уртак тарих та бәйли безне. Кайчандыр венгрлар безнең территориядә яшәгән, - диде ул.
Миләүшә ханым кунакка "Гордому венгру" дип язылган сын бүләк иткәндә, Арпад аңа каршы: "Дустым Аяз кулыннан алгандай булдым", -дип куйды.

Әдипнең хатыны Нәкыя ханым Арпад Галгоцига "Йәгез, бер дога!" китабын бүләк итте. Соңыннан Нәкыя Гыйләҗева үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.
- Арпад белән күрешкәндә, аның янәшәсендә Аяз басып торган төсле тоелды. Ул мине яшьлегемә кайтарып елатты, үткәннәремне уйлатты. Аяз төнлә уянып киткәндә: "Ник төшләремә керә бу төрмәләр?" - ди торган иде. Ул Сталин режимына гомер буе каршы булды, - диде.
Бүген Арпад Галгоци Аяз Гыйләҗев белән Нәкыя апа яшәгән фатирда кунак булды, аның эш бүлмәсе, архивы белән танышты.

Рәсемдә: Арпад Галгоци 1653-54 елларда төрмәдә ясаган Аяз Гыйләҗев портретлары.

"Йәгез, бер дога" романыннан әзек

Өч -дүрт көн танышып, үксез баладай читтән-чоттан каранып йөргәч, мине вагонканың икенче катыннан бик сирә кенә төшә торган карт грузин Александр Хуродзе чакырып алды. Үзем якынайдыммы, сизми калдым, мин аның янына «икенче этаж»га үрмәләдем, без күңелле генә сөйләшеп киттек.

Ашханәгә сирәк кенә барып кайта торган бу какча тоткын бүтәннәргә бер тамчы да охшамаган иде. Елмаюын беркемнән дә яшермәгән, үзалдына сүзсез утырганда да якты чыраеннан төсен җуя башлаган акыллы күзләреннән, аксыл-какча гәүдәсеннән тоташ нур агыла иде. Бу кешене ачулы-кырыс, моңсу-сагышлы итеп күз алдына да китереп булмый. Гәрчә Александр Хуродзе ун еллык беренче срогын Колыма, Магаданнарда «от звонка до звонка» тутырып куйган. Иртәгә чыгасы дигән көннең кичендә аны чакырып алалар да тагын ун елга хөкем ителүе хакында карар тапшыралар. Хуродзе ун ел дәвамында совет чынбарлыгын шулкадәр өйрәнгән була, «нигә?» дип тә сорамый... Ул үтә күренмәле арык, теге ун елында бер тапкыр да кояш күрмәгәндәй, тәне зәңгәрсу-көмеш төсенә кергән, дүртпочмакланган беләкләрен җиң генә җыеп тора төсле. Чәче, сакал-мыеклары ап-ак, дөнья гайбәтләрен ишеттермәс өчен колак тишекләренә кереп тулган эре-эре төкләр дә агарган. Беренче күргәндә үк Хуродзены дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичкән гөнаһсыз фәрештә дип кабул итәсең. Картларның яшьләргә тартылуы, бар булган хәзинәләрен соңарганчы яшьләр белән уртаклашырга тырышуы табигый хәл, әмма мине Хуродзе аерата нык яратты дисәм дә арттыру булмас. Мин аның үзе белән мең нужа күреп, кыегаеп-бәргәләнеп беткән кәтилүгенә тутырып ашханәдән аш алып кайтам, соңыннан аны юам, әмма безнең якын арадашлыкның сере ул түгел иде. Хуродзе агай үз башыннан кичкәннәрне тәмләп сөйләргә ярата иде. Грузияне сагынып сөйлиме, Колыма-Магаданнарны каһәрләп искә аламы, бер башыннан кичкән мең гыйбрәтләрне тезеп китәме - аның тел төбе бер ноктага барып йомгаклана: совет власте мәңгелек түгел, Хода шаһит, ул чәнчелеп барып төшәчәк, дөнья иркен сулыш алачак, бары тик коммунистлар хакимияте генә халыклар иреген буып тора, адарның азатлыгын чикли.
Мондый фикерләрне Казаннан чыкканнан бирле ишеткәлим, без - Зәй ягы балалары Гурий Тавлин, Гәрәй Гәрәевләр дә шундыйрак уйларга килә-китә яшәдек, ә монда сүзне аксакал, мең сынаулар аша үткән, бик күпләрнең иманын үзенә йоктырган, һәр сүзен айлар-еллар буе акылында әүкәләп йөрткән пәйгамбәрдәй адәм әйтә! Әйтә "генәме, сөйли башлаганда чак-чак ишетелгән зәгыйфь тавышы берзаман яңгырый башлый, секция почмакларына сарган тоткыннар әкрен-әкрен аның тирәсенә тартылалар, без, гипнозланган төсле оеп-онытылып, аның кискен дәлилләре, совет властеның ни өчен чәнчелеп төшәргә тиешлеген исбатлаган кайнар җөмләләрен күңелләребезгә суырып алып тыңлыйбыз. Икәүдән - икәү калганда мин аңардан:"Чыннан да чәнчелеп төшәчәкме?"- дип сорыймс.Ул тирән ышаныч һәм ачыктан - ачык горурланып:"Ә ни өчен мин монда утырам? Без барыбыз да аны бәреп егуга өлеш керткән көрәшчеләр!"- дип кабатлый.

«Совет империясе таркалачак!» дигән, ул вакыт өчен гаять дәһшәтле, зур эчтәлекле сүзне беренче мәртәбә мин аның авызыннан ишеттем. Ул совет власте Грузиядә кылган явызлыкларны, Сталинның үчкә сусаган кансыз бәңдәә икәнлеген үзе күргән яки ишеткән чын мисаллар белән ышандырырлык итеп сөйли иде. Мин аңа тәмам гашыйк булдым.
Төрмәдә көннәр озын, төннәр аңа караганда да озынрак. Ятасың да, түшәмгә карап, уйлардан чигү чигәсең... Хуродзе агайны күрмәгәндә дә, мин аның барлыгын тоеп, сүзсез генә сөйләшеп ятам. Этапта килгәндә кыйналган, соңыннан үз-үзенә кул салган белорус хакында уйлыйм. Үземне, Хуродзены, һәлак ителгән ул бичараны хәзерге аң үлчәвенә салып-салып карыйм. Нигә Хуродзе төрмәдә утыра, ә тере җанны изүче җәлладлар иректә?.. Хуродзе иманын яшереп сакламый, иманын һәркемгә ачып сала, уртаклаша. Совет власте шул үтә күренмәле бәлтерәгән карттан курка!.. Курка икән, димәк ки, үзенең хак түгеллеген чамалый... Хак түгел икән, нигә бер чәнчелеп төшмәсен ди ул?..
Эх, ул сөйләгән гыйбрәтләрне язып-теркәп барган булсам... Тәүбә, тәүбә, кая ул, язып-теркәп барсам, гыйбрәтләре аның да, минем дә башыма җиткән булырлар иде. Сталинны, совет режимын күрә алмаган, большевизмнан нәфрәтләнгән беренчеләрдән берсе булды ул изге грузин...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading