Шәһри Казан

Айдар Сөләйманов унберенче булып җырлаячак

Килеп җитте! Иртәгә төрки халыкларның иң популяр, иң шәп җырчылары Казанның «Татнефть-арена» сараенда үз чыгышларын беренче тапкыр тәкъдим итәчәк. Кичә II халыкара телевизион «Төреквидение-2014» җыр бәйгесендә катнашучылар жирәбә салды. Татарстан вәкиле Айдар Сөләймановның унберенче булып чыгыш ясаячагы ачыкланды.

Жирәбә салу өчен, катнашучылар үзләре тукталган кунакханә залына җыелды. Башта төрки илләр йолдызларын халыкара җыр бәйгесенең генераль продюсеры Лина Арифуллина белән бәйгенең генераль координаторы Ислам Баһиров сәламләде.

- Сәхнәгә чыгар алдыннан үземне шактый тәҗрибәле кеше дип уйладым, сезнең каршыгызга баскач исә каушап калдым. Төрки дөнья җыелган җирдә каушамыйча мөмкин түгел икән. Шунысы шатландыра, без күбәйгәннән-күбәя барабыз. Бу елны тагын берничә ил: Төрекмәнстан, Болгария, Албания вәкилләре дә безгә кушылды, - диде Ислам Баһиров.

Катнашучыларның чыгышын мөхтәрәм җырчылар Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина бәяләячәк. Жирәбә салганда һәр илнең конвертын да - ә алар 24әү - җырчылар ачты.

- Жюри әгъзалары барысы да үз эшләренең профессионаллары. Алар җырлап кына калмый, ә яшь буын артистларын тәрбияләүче профессорлар да әле. Классик башкаручыларның замана яшьләренә ярдәм итүе, үз тәҗрибәләре белән уртаклашуы бик сөенечле күренеш, - диде Лина Арифуллина.

«Төреквидение» бәйгесен Казахстаннан Жанар Дугалова ачып җибәрәчәк.

Реклама

Бишенче булып чыгыш ясаячак кояшлы Үзбәкстан кызы Азизаны Казан салкыннары белән куркыткан. Миңа иң беренче әйткән сүзе дә: «Шәһәрегез матур, ләкин салкын», - булды. Кыз «Миру - мир» («Дөньяга тынычлык») дигән җыр белән сәхнәгә менәчәк.

- Бүгенге вазгыять өчен бу бик актуаль тема дип уйлыйм. Яшьләр өчен дә, олы буын өчен дә илдәге тынычлык бертигез дәрәҗәдә мөһим бит. Мондый бәйгеләр төрле милләт яшьләрен берләштерә, башка мәдәниятләрнең гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныштыра. Әлбәттә, һәр конкурсант кебек мин дә җиңү өмет итәм, - дип сөйләде Азиза.

Безнең Айдар Сөләймановның чыгышы исә алтын урталыкта булачак. Ул унберенче булып җырлый. Айдар әлеге бәйге өчен махсус «Атлар чаба» дигән җыр әзерләде. Аны шагыйрь Ренат Харис һәм композитор Эльмир Низамов иҗат итте. Аның киемнәрен иң яхшы модельерларның берсе булган Катя Борисова текте. Читекләрен исә Марина Марьянич заманча итеп эшләде.

Исегезгә төшерик, бәйгенең ярымфиналы иртәгә «Татнефть-Арена» боз сараенда уза, ә финал концертын 21 ноябрь көнне тамаша кылачакбыз. Тамашаны «Мәйдан» каналы трансляцияләячәк, финалны исә «Яңа гасыр» телевидениесеннән дә карарга була.

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: