Шәһри Казан

Айрат Зарипов: «Татарстан Россиядә иң күп укучы төбәк булып кала бирә»

Татарстанда мең кешегә 302 газета-журнал туры килә. "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының 2017 елгы эшенә багышланган коллегия утырышында җитәкчесе Айрат Зарипов шундый саннар китерде.

– Татарстан Россиядә иң күп укучы төбәк булып кала бирә. Укучылар аудиториясенең хәзер интернетка күчүе күзәтелә. Соңгы елларда интернет-сайтларның, газета-журналларның электрон вариантына язылучыларның саны арта. 2018 елның гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, "Татмедиа" агентлыгына кергән 87 сайтка уникаль керүчеләр саны тәүлегенә 134 мең 400 кешене тәшкил итә.

Узган ел белән чагыштырганда, бу 56 процентка артык. 141 редакциянең социаль челтәрләрдә 300 акаунты бар. Аларга язылучыларның гомуми саны 1 миллион 9 мең. Республикада 4 миллион 100 мең кеше стационар һәм мобиль интернеттан куллана. Аларның 70 проценты интернетка һәр көн керә. Интернет-сайтларга, веб-сайтларга үз укучыларын тотып тору ансат түгел. Аудитория мәгълүматны төрле чыганаклардан ала, оперативлык хәбәрләргә өстенлек бирә, тирән аналитик язмаларны яратып укый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Татарстан Дәүләт Советына юлламасында матбугат чараларына сыйфатлы язмалар, оператив яңалыкларга игътибар бирергә, укучылар белән кире элемтә булдырырга кушты, – дип сөйләде ул.
Айрат Зарипов сүзләренчә, бүген интернет татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, үстерү, Россиядә читтә яшәүче ватандашларның мәгълүмат алмашуы өчен потенциал мәйданчыгы булып тора.

– Узган ел .tatar домены белән эшли башлаган "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар телле версиясенә аена 53 мең кеше керә.  "Интертат" электрон газетасы дөньяда иң күп укыла торган татар сайты буларак танылды. Соңгы айда анда 165 мең кеше керде, – диде Зарипов.
Айрат Зарипов әйтүенчә, Татарстанда полиграфия эшчәнлеге белән 114 предприятие шөгыльләнә. Соңгы 5 елда китап продукциясен чыгару 30 процентка процентка арткан.

Ул үзенең чыгышында Татарстанда полиграфия эшчәнлеге белән 114 предприятие шөгыльләнүен дә билгеләп үтте. Соңгы биш елда китап продукциясен чыгару 34 процентка, ә журналга язылу 44 процентка арту күзәтелә. “Идел-Пресс” полиграфия предприятиесе былтыр 120 миллионлык продукция чыгарган. Шуның 79 проценты китапларга туры килә. Предприятие Россия төбәкләреннән дә заказлар ала. Республика нәшриятлары 582 мең китап бастырган, бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 4 процентка күбрәк. Татарстан китапинәшрияты 239 мең тиражда 117 исемдә китап нәшер иткән.

“Матбугат.ру”, “Татпресса.ру” проектлары җитәкчесе Данил Сәфәров дә үзенең чыгышында электрон мәгълүмат чаралары белән бергә социаль челтәрләрнең дә роле арта баруын билгеләп үтте.
– Элек социаль челәтәрләр мтабугат чараларына көндәшлек ясый дип әйтсәк, бүген алар үзләре үк мәгълүмати мәйдан булып тора. Алар арасында да көндәшлек зур. Аудитория дә универсальләшә. Интернет мәйданда өлкән буын да утыра башлады. Тематикага килгәндә, татар сайтларында алар саерак. Күбесенчә тел мәсьәләсенә, шоу-бизнес, әдәбият, сәнгать яңалыкларына кайтып кала. Социаль челтәрләр белән басма матбугатның аермасы, әлбәттә, шактый. Традицион басма матбугатка ышаныч зуррак. Резонанс яңалыклар булганда бу аеруча күзәтелде, – дип сөйләде ул.

Реклама

Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова чыгышында редакцияләрдә профсоюз оешмаларын торгызырга тәкъдим итте.
 Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Сеславинский фикеренчә, интернет, телевидение һәм басма матбугат арасында кешенең ирекле вакыты өчен көрәш бара.
– Аларның саны арта, ә тәүлектәге сәгатьләр саны шулай ук кала. Аның ике-өч сәгать буш вакыты өчен көндәшлек зур. Моннан 30 еллар элек китап, газеталар телевизор белән генә ярышты. Хәзер исә алар барысы да уч төбе хәтле генә гаджет белән көч сынаша. Анда барысы да бар: аралашу да, яңалык эзләү дә, видео карау да. Шул ук вакытта телевизор караучыларның саны кимеми. Статистика буенча, 2009 елдан бирле ук тотрыклы бара, хәтта бер процентка арткан да, чөнки телеканалларның саны ишәя. Интернет, социаль челтәрдә җирле яңалыкларны биреп бару отышлы. Әйтик, район газеталары сайтларында җирле хәбәрләр белән кызыксынучылар күп. Әмма аны сыйфатлы, грамоталы, көндәшлеккә сәләтле итеп бирергә кирәк, – диде ул.
 Утырышта катнашкан Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров агентлык алдында торган төп бурыч итеп – март аенда булачак Президент сайлауларын яктыртуны, халыкны сайлауларга җәлеп итүне куйды.

– Үткән ел булган зур вакыйгаларны даими яктырткан өчен матбугат чараларына рәхмәтемне җиткерәм. Быел безне футбол буенча дөнья чемпионаты көтә. Аны да лаеклы рәвештә яктыртырсыз дип ышанам. Быел республикада Лев Тостой елы дип игълан ителде, тарихчы, галим, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани тууга 200 ел тулды, Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Патриотик тәрбия бирүдә дә матбугат чараларының роле зур. Милләтебез киләчәге, аның үсеше өчен балаларның ана телендә аралашуы мөһим, моның өчен без бөтен мөмкинлекне кулланырга тиеш. Шул максаттан  сабыйлар өчен газета-журналлар, тапшыруларны югары сыйфатлы итеп чыгару зарур. Тиздән балалар өчен татар телендә махсус телеканал барлыкка киләчәк, – диде ул.

Коллегиядә иң яхшы матбугат вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында хезмәттәшебез – веб-редакторыбыз Гөлнара Зиннәтуллина (Гыйниятуллина) да бар. Ул нәтиҗәле хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстанда 963 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Узган елда яңа 96 мәгълүмат чарасы өстәлгән. Шулай ук республикада 4 федераль телеканалның, 5 мәгълүмат агентлыгының, 5 федераль басманың корпункты эшли. Рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә 561 басма матбугат чыгып килә. Аларның гомуми тиражы – 1 млн 169 мең. Шәһәр һәм район газеталарының тиражы – 167 меңнән артык.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: