16+

Айрат Зариповка — лаеклы бүләк! Котлыйбыз!

"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Казан Кремлендә  үткән тантаналы чарада әлеге бүләкне аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Россия Федерациясе Президентының әлеге мәртәбәле бүләгенә Айрат Ринат улы Зарипов 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү вакытында керткән зур хезмәтләре өчен лаек булды.

Без исә, матбугат чаралары вәкилләре, Айрат Ринат улының әлеге вакыйгага гына турыдан-туры нисбәтле кеше буларак кына түгел, республика һәм Россия күләмендә уздырыла торган башка мөһим чараларны уздырудагы өлешен танып, каләм әһелләренә хәерхаклы мөнәсәбәте өчен дә рәхмәт белдереп, барлык котлауларга кушылабыз!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading