16+

Бакча йортын ничек рәсмиләштерергә?

Яңа закон нигезендә, 1 марттан бакча җир кишәрлекләрендә салынган йортларны гадиләштерелгән тәртипләр буенча теркәү бетерелде. Бу уңайдан, ачыклык кертүне сорап, редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр шактый.

Бакча йортын ничек рәсмиләштерергә?

Яңа закон нигезендә, 1 марттан бакча җир кишәрлекләрендә салынган йортларны гадиләштерелгән тәртипләр буенча теркәү бетерелде. Бу уңайдан, ачыклык кертүне сорап, редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр шактый.

Укучыларыбыз сорауларына Росреестрның Татарстан идарәсендә физик затларның күчемсез милекләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәмәтгалиева һәм аның урынбасары Наталья Тимашева җавап бирделәр.

Бакча йортын милкең итеп рәсмиләштерү өчен төзелеш башлану һәм төгәлләнү турында уведомление тутырырга кирәк дип ишеттем. Ул бланкларны каян алырга соң?

Айлинә Сафиуллина, Сарман.


– Әлеге уведомлениенең формалары Россиянең Төзелеш министрлыгы белән расланган. Алар барлыгы җидәү. Мөрәҗәгать итү максатына карап, сезгә аларның кайберләрен тутырырга туры киләчәк. Әлеге уведомление формаларын Росреестрның Татарстан идарәсе сайтында да табарга була.


Минем җир кишәрлегем Биектау районында урнашкан. Йортымның техник планын төзү өчен, кадастр инженерын каян чакыртырга була?

Зәлинә Мифтахова, Казан.


Кадастр инженерлары турындагы мәгълүматлар — Росреестрның сайтында (www.rosreestr.ru) «Кадастр инженерлары» бүлегендә урнашкан. Гомумән, күчемсез милекнең урнашу урынына карамастан, теләсә кайсы кадастр инженерын чакыртырга була.


Быелдан бакчачылык турында яңа закон гамәлгә керде дип ишеттем. Минем җир кишәрлегем, бакчадагы йортым 2009 елда ук теркәлгән иде. Хәзер документларны үзгәртергә кирәкме?

Яруллиннар гаиләсе, Яшел Үзән.


– Юк, документларыгызны үзгәртергә, кабат теркәлү узарга кирәк түгел. Шунысын да искәртәбез, 2019 елга кадәр торак төзелешенә хокукы рәсмиләштерелгән кешенең 1 гыйнвардан соң бу күчемсез милеге торак йорт булып таныла. Бу очракта да бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында үзгәрешләр таләп ителми.


2011 елда җир кишәрлегебездә җәйге йорт салып куйдык. Бакчага җәй көне генә барып йөрибез. 1 марттан соң ул йортны ничек теркәргә кирәк булачак?


Садриевлар гаиләсе, Казан.


– Бакчачылык турындагы яңа федераль закон кысаларында әгәр дә йорт сезонлы рәвештә куллануны күздә тотып вакытлыча яшәү өчен төзелгән икән, ул «бакча йорты» дип атала. Әлеге категориягә караган объектларны теркәү тәртибе былтырның 4 августыннан ук үзгәргән иде инде. Ягъни яңа төзеләчәк йорт турында җирле үзидарә органнарына хәбәр итәргә кирәк. Казанда шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә була. Белгечләр җиде эш көне эчендә документларны тикшерергә һәм әлеге төзелешнең закон таләпләренә җавап бирүе турында уведомление җибәрергә бурычлы. Аннары объектның техник планын төзү өчен кишәрлегеңә кадастр инженерын чакыртырга кирәк булачак. Техник план әзер булгач, төзелеш төгәлләнү турында уведомление тутырып, дәүләт теркәве өчен 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Аннары барлык документларны кабат җирле үзидарәгә тапшырасың. Шуннан соң, тиешле тикшерүләр уздырылгач, бакча йортын исәпкә бастыру өчен, җирле үзидарә үзе документларны Росреестрның Татарстан идарәсенә юллаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading