16+

Бала табучылар саны кими

2014 елда Татарстанда 57263 бала туган, бу сан 2013 елдан бары 0,1 процентка күбрәк. Ана капиталының да йогынтысы зур булгандыр, гаиләдә икенче, өченче бала булып дөньяга аваз салучы сабыйлар өч процентка арткан. Республикада уртача бер хатын-кызга 1,8 бала туры килә. Соңгы дүрт елда Татарстанда туучылар саны үлүчеләрдән күбрәк икән. Бу...

Бала табучылар саны кими

2014 елда Татарстанда 57263 бала туган, бу сан 2013 елдан бары 0,1 процентка күбрәк. Ана капиталының да йогынтысы зур булгандыр, гаиләдә икенче, өченче бала булып дөньяга аваз салучы сабыйлар өч процентка арткан. Республикада уртача бер хатын-кызга 1,8 бала туры килә. Соңгы дүрт елда Татарстанда туучылар саны үлүчеләрдән күбрәк икән. Бу...

Гаилә коруга күчсәк, узган ел республикада 32547 пар өйләнешкән. Бу 2013 ел белән чагыштырганда, 3,1 процентка кимрәк. Гаилә таркалу очраклары да «яшәрә», ягъни аерылышучыларның 36 проценты - бер-ике ел гына бергә яшәгән яшь гаиләләр, димәк, шуның кадәр гаилә коручылар бер-ике елдан ЗАГСка аерылышырга гариза бирергә яңадан килә дигән сүз.

Әлеге саннарга җавап итеп, Министрлар кабинетында узган ЗАГС идарәсенең коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Ильдар Халиков: «ЗАГС хезмәткәрләренең эше мактауга лаек, әмма аерылышучылар «дисциплина»сына 3 ле генә куярлык», - дип белдерде. Аның фикеренчә, бу юнәлештә аерылышу проблемасы аз булган башка төбәк, илләрдән өйрәнергә кирәк.

Демографик кризис сәбәпләрен ачыклау өчен «Гаилә һәм демография фәнни тикшеренү үзәге» директоры Флюра Илдархановага мөрәҗәгать иттек. Аның фикеренчә, демографик кризис Татарстанга гына түгел, бөтен Россиягә дә яный.

- Бу 90 елларда туучылар саны кимү белән бәйле. Хөкүмәт вакытында сизеп алды. Ана капиталы, төрле пособиеләр, ипотека гаиләдә икенче яки өченче бала туу очракларын арттырды. Әмма гаиләдә беренче бала туу 5 процентка кимеде. 15 районда сораштыру үткәрү нәтиҗәләре шуны күрсәтә, аерылышучылар арасында 70 проценты уртак тормышның беренче елларында бала тапмаган. Менә кайда ул демографик резерв! Аерылышуның иң киң таралган сәбәбе - «холыклар туры килмәү». Безнең тулы бер буын гаиләдә бердәнбер бала булып үсте. Һәм менә шул бердәнбер балалар үсеп җитеп, яңа гаилә коргач та, яраклаша, юл куя белмичә, үз мәнфәгатьләрен беренче урынга куеп аерылышалар.

Тикшерү күрсәткәнчә, яшьләр өчен беренче урында - уку, икенче - карьера, өченче - фатир, дүртенче - сәяхәт, һәм аннары, фәкать бишенче урында гына - бала. Өстәвенә, гаилә коручылар да картая, ягъни 25-30 яшьтә, хәтта 35 тә генә кияүгә чыгу очраклары арткан. Яшь гаиләләр арасында торак, даими эш мәсьәләсе кебек көндәлек проблемалар да аерылышуга сәбәп булып тора, - диде Флюра Илдарханова.

Фото: politikus.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading