16+

Балаларны язын саныйлар: министрлык балалар бакчаларында ясле урыннары булдыру буенча программа әзерли

Әлеге программа өчен 2018-2019 елларга федераль бюджеттан 500әр млн сум акча бүленгән.

Балаларны язын саныйлар: министрлык балалар бакчаларында ясле урыннары булдыру буенча программа әзерли

Әлеге программа өчен 2018-2019 елларга федераль бюджеттан 500әр млн сум акча бүленгән.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларында ясле урыннары булдыру буенча программа әзерли. Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итүенчә, әлеге программа өчен 2018-2019 елларга федераль бюджеттан 500әр млн сум акча бүленгән.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы профильле министрлыклар белән бергә ясле төркемнәре урыннары булдыру буенча программа эшли.
– Федераль хөкүмәт тарафыннан өч яшькә кадәрге балалар өчен шундый төркемнәр булдыру бурычы куелды. Әлеге программа өчен 2018-2019 елларга федераль бюджеттан һәр елга 500әр млн сум акча бүленгән, – ди ул.

Лариса Сулима шулай ук 2013-2017 елларда Татарстанда 30 меңнән артык мәктәпкәчә өстәмә урын булдырылуын, 158 яңа балалар бакчасы төзелүе турында да хәбәр итте.
Ул китергән мәгълүматлар буенча, соңгы елда гына да мәктәпкәчә оешма өчен 56 бина төзекләндерелгән. Балалар бакчаларында өстәмә 86 төркем булдырылган. Бу максаттан республика бюджетыннан 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 3 млрд сум федераль бюджет акчасы җәлеп ителде, – дип сөйләде ул.

Министр урынбасары 2016-2017 елларда республикада 880 урынга җиде балалар бакчасы сафка басуын әйтте. Аларның өчесе – Казанда, калганнары – Буада, Кукмарада, Биектауда һәм Арчада. Моннан тыш, эшләп килүче бакчаларда 645 өстәмә урын булдырылган.
Исегезгә төшерәбез, Казан һәм Чаллыдан кала, Татарстандагы балалар бакчаларына бүленеш 1 июньнән башлана. Әлеге ике зур шәһәрдә балалар күп булганлыктан, кабул итү кампаниясе 1 апрельдә үк старт алды.

Казанда 335 балалар бакчасы бар. Аларга 68 мең бала йөри. Бу – төрле категориядәге якынча 2850 төркем дигән сүз. Балалар бакчаларына кабул итү «электрон чират» ярдәмендә башкарыла.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading