Былтыр Татарстанда барлыгы 4 меңнән артык юл һәлакәте теркәлгән. Фаҗигадә 368 кеше һәлак булган.
Әле күптән түгел генә Казанда билгесез машина йөртүче, 15 яшьлек мәктәп укучысын бәрдереп, һәлакәт урыныннан качкан иде. Аңа кадәр, юл кичүе аша чыкканда, 11 яшьлек бер бала машина астына эләкте. Гаепле автомобиль йөртүчесен шулай ук эзлиләр.
Юл һәлакәтләре санын киметә алсалар да, балалар катнашындагы һәлакәтләр актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. «Шәһри Казан» редакциясендә узган түгәрәк өстәл барышында белгечләр белән әлеге мәсьәләнең чишелешен эзләдек.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар:
Семен Федоров, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлегендә әйдәп баручы киңәшче: «Яктылык кайтаручы элементлар ЮХИДИ өчен кирәкми, бу – җәмгыять өчен мөһим нәрсә».
Лилия Мөдәрисова, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт оешмасының Казан идарәсе кисәтү бүлегендә әйдәп баручы белгеч: «Балалар үз дөньясында яши, әти-әни телефонга береккән».
Рузилә Абдуллина, Казанның 162нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче: «Әти-әнисе кагыйдәне бозса, бала «аларга яраганны нигә миңа ярамый?» дип уйларга мөмкин».
Алия Закирова, Казанның 162нче балалар бакчасында юл һәлакәтләрен кисәтү өлкәсендә белем бирүче тәрбияче: «Әти-әниләр юл һәлакәтләре турында язмалар карагач кына уйланып кала».
Чулпан Кашапова, ике бала анасы, машина йөртүче: «Күпләр ялкау, җәяүлеләр юл кичүенә кадәр барырга иренә».
– Статистика буенча, һәр өченче һәлакәтнең килеп чыгуында бала үзе гаепле. Безнең балалар юл йөрү кагыйдәләрен беләме соң? Бу өлкәдә нинди эш башкарыла?
С.Ф.: – Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә тәрбиячеләр арасында ике елга бер «Яшел ут» республика бәйгесе уздырыла. Бу юлы ул Чистайда үтәчәк. Быел беренче тапкыр «Куркынычсызлык буенча белем тартмачыгы» дип исемләнгән бәйге оештырылды. Анда юл кагыйдәләренә өйрәткән лэпбуклар тәкъдим ителде. Бу бәйгедә 1518 педагог катнашты. Яшь инспекторлар хәрәкәте дә актив эшли. 1477 отрядка 17 меңнән артык бала йөри. Татарстанда һәр каникул алдыннан балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кисәтү буенча чаралар уздырыла. Былтыр Казанда Россия күләмендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе кысаларында, Мәскәүдән юл кагыйдәләренә өйрәтә торган махсус җиһазландырылган автобус кайтартылган иде. Аны без шәһәр яны лагерьларына да җибәрдек. Моннан тыш республикадагы 700гә якын балалар бакчасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кабинетлары белән тәэмин ителгән.
Р.А.: – Андый кабинет бездә дә бар. Анда бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткән татар телендә китаплар да җитәрлек. Бу өлкәдә тирәнтен белем бирүче тәрбиячеләребез белемнәрен даими ныгытып тора. Әти-әниләрне чакырып та чаралар уздырабыз. Гади җыелыш кына түгел, КВН, уен формасында очрашулар оештырабыз. Балалар кагыйдәләрне белә. Тик бакчадан чыгып китүгә, күбесе аларны үтәми. Бу гаиләдәге тәрбиягә дә бәйледер, мөгаен. Вакытында ашарга, йокларга дигән режимны булдырган кебек, юл йөрү кагыйдәләрен дә баланың күңеленә кечкенәдән сеңдерергә кирәк. Бала – әти-әнинең көзгесе бит. Әти-әнисе кагыйдәне бозса, бала, аларга яраганны нигә миңа ярамый, дип уйларга мөмкин. Без өч яклы эш алып барырга тиешбез, дип уйлыйм. Балага кагыйдәләрне өйрәтүдә тәрбиячеләргә, укытучыларга әти-әниләр дә булышсын иде.
Л.М.: – Минем дә балалардан сораганым бар: «Куркынычсызлык каешын нигә эләктерергә кирәк?» – дим. Алар: «ЮХИДИ штраф салмасын өчен», – дип җавап бирә. Кызганыч, кайбер әти-әниләр: «Балалар бакчасы, мәктәп якында гына бит», – дип, каешны эләктереп тормый, юлга кузгала. Кыш көннәрендә балалар капюшон киеп йөрү сәбәпле дә юлны күреп бетерми. Телефон да күпләрнең игътибарын ала: машина йөртүчеләрнең дә, балаларның да. Еш кына мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткән спектакльләр күрсәтәбез. 3-4нче сыйныф укучылары шундый кызыклы күренешләрне карамыйча, телефоннарыннан аерыла алмый утыра. Баксаң, укытучылар телефонны җыеп та ала алмый икән. Әти-әни шикаять белдерә, ди. Бала белән аралашу аз. Балалар үз дөньясында яши, әти-әни телефонга береккән.
– Социаль челтәрләрдә кечкенә баласына машина йөртергә рөхсәт биргән, шуның белән мактанган видеоязмалар даими чыгып тора.
Ч.К.: – Күбесе блогер чөнки, виртуаль тормышта яшиләр. Мондый видеолар аларга лайк, престижны күтәрү өчен кирәк. Кызганыч, кайберәүләр, лайк артыннан чабып, баласының куркынычсызлыгы турында оныта.
А.З.: – Әти-әниләрне юл кагыйдәләрен кисәтү буенча оештырылган чараларга чакыргач, алар барысын белгән кыяфәт чыгарып утыра. Бары юл һәлакәтләре турында куркыныч видеоязмалар күргәннән соң гына уянып киткәндәй булалар, уйланып калалар.
– Яктылыкны кайтара торган элементлар юлларда үлем очракларын өч тапкырга киметергә ярдәм итә икән.
Ч.К.: – Яктылык кайтаручы элементларның файдасын күрәм, балаларга күпләр кара курткалар ала. Бигрәк тә караңгы, пычрак вакытларда җәяүлене күреп бетереп булмый. Гомумән, машина йөртүчеләр җәяүле кичүләрен күрми. «Лежащий полицейский» да киртә була алмый. Игътибарны юнәлтү өчен, юлларда хәрәкәтне тоткарлый торган биек өчпочмаклар ясап куйсаң гына инде. Ә балалар гел йөгерә бит. Мин ике балама да юл кагыйдәләрен өйрәтергә тырышам. Тик бу гына җитми. Мәгълүмат төрле яклап даими килеп торырга тиеш.
Л.М.: – Яктылык кайтаручы элементларны машина йөртүче 140 метрдан күрә ала. Хәзер бу элементларның ниндие генә юк: шнурлар, беләзекләр, түштамгалар. Бу – файдалы бүләк. Әлеге элементларны әти-әниләргә дә тагарга киңәш итәм.
А.З.: – Хәзер киемнәрдә дә махсус яктылык кайтара торган элементлар кушып тегелә. Балалар үзләре моны бик ярата. Без балалар бакчасында сабыйларны йокы бүлмәсенә алып керәбез дә бу элементларның караңгыда ничек янганын күрсәтәбез, алар бик кызыксынып карый.
С.Ф.: – Яктылыкны кайтара торган элементлар ЮХИДИ өчен түгел, җәмгыять өчен мөһим мәсьәлә. Балаларның куркынычсызлыгы буенча бездә махсус дәүләт комиссиясе эшли. Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елга аларның эш планнары расланды. Аның нигезендә һәр ведомство шушы юнәлештә аерым эш алып бара. Оештырган чаралар буенча хисап тота. Ике ел рәттән август киңәшмәсендә сөйләшеп, беренче сыйныф укучыларына яктылык кайтара торган элементларны өләшәбез. Министрлык Яңа ел бүләкләре янына да бу махсус элементларны салыгыз, дигән күрсәтмә биргән иде.
– ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов бер әңгәмәсендә: «Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең 90 процентында әти-әни гаепле», – дигән иде. Әйтик, күпләр баланы махсус утыргычларда йөртүне кирәк дип тапмый.
Л.М.: – Канун нигезендә 7 яшькә кадәр балаларны автомобильдә махсус утыргычларда йөртергә тиешбез. 12 яшькә кадәр креслосыз алгы утыргычка утыртырга рөхсәт ителми. Кагыйдәләрне бозган өчен штраф каралган. Беренче чиратта әти-әниләрнең үзләрен өйрәтергә кирәк. Күбесе иртән эшкә ашыга, баласын җитәкли дә тиешсез урыннан чыга. Кайчакта үз гаебен, белә торып, танырга теләмәүчеләр дә очрый. Имеш, аңа шулай җайлы, барыбер шуннан чыгачак.
Статистика буенча, юл һәлакәтләренең күбесе иртәнге һәм балалар мәктәптән кайткан сәгатьләрдә була. Балаларның кагыйдәне үтәмәвенә әти-әниләр дә зур йогынты ясый. Берсендә балалар бакчасында бер кызга сорау бирдем: «Син җәяүле юл кичүеннән чыкканда беренче чиратта нишлисең?» – дим. «Унга кадәр саныйм да чыгам, әнием шулай өйрәтте», – ди. Ничә ел эшләп, мондый җавап ишеткәнем юк иде. Әле юл йөрү кагыйдәләрен белә торып та балалар еш кына юлларда югалып кала. Машина йөртүченең газга баскан тавышыннан куркып, күбесе йә кире чигенә, йә йөгерә башлый, шул сәбәпле авария килеп чыга.
– Балаларның юллардагы куркынычсызлыгы өчен нишләргә?
Ч.К.: – Мәктәп яннарында парковкалар булмау да бер проблема. Аннары әти-әниләр үзләре дә ялкау. Җәяүле кичүенә кадәр барып торырга теләми, юлны үзенә җайлы урында чыга. Мәктәптән каршы алырга килгәч, кайберәүләр машинасын туктатып та тормый, барган җирдән ишекне ачып кына баласын утырта. Кайчак әти-әни кеше баласының куркынычсызлыгы турында түгел, үз сабыеның гомере хакында да уйламый. Балаларга юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләре турында даими сөйләп торырга кирәк. Спектакльләрнең, тренингларның, төрле чараларның, флешмобларның да файдасы бар.
Р.А.: –Ялкаулык бар шул. Җәяүле кичүенә бер-ике адым кала югыйсә, юк, турыдан кистереп чыгалар. Хәтта бала коляскасы белән тиешсез урыннан чыгучылар бар. Бу битарафлык, аң-белем булмау, әхлаксызлык микән, аңламыйм? Тәрбияле кешегә юл билгеләре дә кирәк түгел, ул юлларда сак булырга кирәклеген болай да аңлый. Барысы да машина йөртү культурасына бәйле, бу гаиләдәге тәрбиядән килә. Балаларыбызга үрнәк булыйк.
А.З.: – Бәлки ата-аналарны штрафлар куркыта аладыр, бәлки балалар еш була торган биналар каршына камералар кую кирәктер. Күпләр, бәла-каза килмичә, бу хәл минем белән булырга мөмкин, дип уйламый да. Юл иминлеген бәла-каза булганчы алдан кайгыртырга өйрәнсәк иде.
С.Ф.: – Еш кына ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында интернет семинарлар, җыелышлар уздырабыз. «Сакла» интернет порталы уңышлы эшләп килә. Тәрбиячеләр, укытучылар бу порталдан даими файдалана. Әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар бергә эшләгәндә, зуррак нәтиҗәгә ирешергә буладыр дип саныйм.
Л.М.: – Машина йөртүчеләрнең дә түземлеге юк, җәяүлеләр дә чаба. Һәркем ашыга. Менә шул ашыгулар ялгышуга гына булмасын иде. Юлларда имин йөрик.
Комментарийлар