Казанның Девятаев урамында табылган баланың әнисен полиция хезмәткәрләре Казанда танышының фатирында тоткарладылар. Әлеге хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды. Ана үз баласын нигә ташлап калдырганын аңлата алмады. 26 яшьлек Наталья Манжола инде өченче тапкыр үз балаларын ташлап калдыра.
Интертат.ру сайтыннан алынган мәгълүмат буенча, бүгенге көндә әнисе ташлап калдырган 2 яшьлек малайның язмышын опека һәм попечительлек органнары хәл итәчәк. Баланың әнисе табылуына карамастан, аны уллыкка алырга теләүче гаиләләр чиратка тезелгән.
Баланың сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куйган өчен Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Россия Җинаять кодексының 125 маддәсе буенча кузгаткан җинаять эшен тикшерүне дәвам итә. Әлеге очракны бала хокуклары буенча Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астахов та үз контроле астына алган. Ул киләчәктә гөнаһсыз сабыйларны яклау алымнарын камилләштерү максатында Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә Россиядә Югалган балаларны эзләү һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү буенча илкүләм махсус үзәк төзеләчәген дә хәбәр итә. Әлеге үзәк, бәлки, инде май аеннан эшли башлаячак, аның мобиль кушымтасы да булачак. Бу үзәк белгечләрнең һәм балаларга ярдәм итәргә әзер гади кешеләрнең, иҗтимагый оешмаларның көчләрен берләштерү бурычын тота.
Бу темага материаллар: Югалган малайның әнисен эзлиләр
Югалган баланың әнисе табылган?
Табылдык баланың анасы «тагын» югалды?
Югалган баланың анасы тоткарланган
Фото: intertat.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар