Шәһри Казан

Сасыборын, Аю көйдергән, Виноград: авылыгызның исеме сәер, кемнәр куйган?

Беркөнне инстаграмда Балтач районында Виноград авылы барлыгы турындагы мәгълүматка тап булдым. Бу районга күп йөрибез, андый авыл исемен бер дә ишеткән булмады. Чепья авылындагы Халыклар дуслыгы музеена шалтыратып, Виноград авылы чынлап та бармы дип кызыксындык. Бар икән: бүген анда алты йортта яшиләр, ди.

Виноград – татар авылы. Ул Арбор елгасының сул ярындагы үзәнлектә урнашкан. Иске Чепья авылыннан аны әлеге елга аерып тора, бүген ул шул авылга керә. Әмма халык аны барыбер Виноград дип йөртә. Авылга нигез 1928 елда салына. 30нчы елларда колхоз да төзелә. Монда күп итеп киндер үстергәннәр, сүс җитештергәннәр. Әмма кечкенә колхоз озак яшәмәгән – Иске Чепьядагы «Яңа көч» колхозына кушылган. Бүген тугыз йорт калган, аларның алтысында гына яшиләр.
Исеменә килгәндә, колхозлашу елларында авылга килеп чык­кан район вәкиле, мондагы табигатькә исе китеп: «Матур җирдә яшисез, монда виноград үстерер­гә кирәк», – дигән, имеш. Шуннан авылга Виноград ­атамасы ябышып калган. Әмма виноград үстерүчеләр генә юк, ди. 
Сәер атамалы авыллар рес­публикада күп алар. Әмма күбесе үзгәртелгән яки ул авыллар юкка чыккан.

Реклама

Мөслим районында Сасыборын авылы булган, аның хәзерге исеме – Елгабаш. Азнакай районының Бук­лы авылы Ташлыярга әйләнгән, ул авыл бөтенләй юк инде хәзер. Мөслим районындагы Никкилдем дә хәзер үз исеме белән аталмый. Игенче дигән исем куйганнар. Атамасының тарихы исә болайрак. Анда иң беренче булып Иске Чакмак авылыннан Хафиз Ситдыйков күчеп утырган. Ялгыз ихата хуҗасы самавыр куярга утлы күмер кирәк булса да күрше Тойгелдегә чыга торган булган. Эчәргә коесы да юк. Шуңа да: «Ай-һай, ник килдем мин монда», – дип зарлана икән. Соңрак халык телендә дә авыл Никкилдем дип атала башлый. 
Апас районында да бар кы­зыклы авыл исемнәре. Аю Көйдергән авылының атамасы турында районның туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис абый Ногмановтан сорадык. 
– Безнең төбәктә куе урманнар булган. Халык, чукындырудан качып, урман эченә китеп яшәгән. Аюлар аларның умарталарына, терлекләренә һөҗүм итә торган була. Моннан тәмам туйган халык тирән итеп чокыр казып, алдавыч ясый, өстен салам белән каплыйлар. Аюның бер килүендә аның алдавычка төшеп киткәнен көтеп торалар да саламга ут төртәләр. Шуннан аю көч-хәл белән кача һәм башка авылга килеп аптыратмый. Шуннан башкалар бу авыл турында аюны көйдергән авыл дип сөйли башлый һәм атамасы да шулай булып кала. Кайберәүләр Аю кудырган дип тә йөртә аны, – дип сөйләде безгә Рәмис абый.


PS. Алабуга ­районындагы Свиногорье авылы Россиянең иң кызык атамалы авыллары арасында узган бәйгедә финалга узган. Финалга илнең 83 төбәгеннән 100 авыл үткән. Свиногорье авылы – беренче унлык­та. Ә беренче урынны Коми Респуб­ликасының Мутный Материк авылы алган ди. 

 

Фотода Балык Бистәсенең Күки авылы, Дамир Бәдриев фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: