16+

Барлыгы 80 процент протокол эшкәртелгән

Иртәнге сәгатьләрдәге нәтиҗәләр: "Бердәм Россия" 54,28%, КПРФ 13,61%, ЛДПР 13,37%, "Гадел Россия" - 6,17% җыйган.

Барлыгы 80 процент протокол эшкәртелгән

Иртәнге сәгатьләрдәге нәтиҗәләр: "Бердәм Россия" 54,28%, КПРФ 13,61%, ЛДПР 13,37%, "Гадел Россия" - 6,17% җыйган.

Ил буенча 80 процент протокол эшкәртелгән, "Бердәм Россия" 54,28%, КПРФ 13,61%, ЛДПР 13,37%, "Гадел Россия" - 6,17% җыйган, дип хәбәр итә Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына таянып, РИА Новости.

Башка бер партия дә 5% барьерны үтмәгән.

"Единая Россия" шулай ук үзе катнашкан 203 бер мандатлы округта лидер (барлыгы 206 бер мандатлы округ). Җиде округта беренче урынга КПРФ кандидатлары чыккан, алты округта - "Гадел Россия", бишесендә - ЛДПР. Парламентныкы булмаган партияләр өч округта лидер: Воронеж өлкәсендәге 89нчы округта беренче булып "Ватан" партиясеннән Алексей Журавлев бара, Башкортстандагы 6нчы округта - "Гражданлык платформасы" рәисе Рифат Шәйхетдинов алда, Чуашстандагы 37нче округка Үсеш Партиясеннән Александр Капитонов беренче булып бара. Адыгеядәге бер мандатлы округта үзен үзе тәкъдим иткән Владислав Резник лидер.

Әлеге минутка булган нәтиҗәләр буенча, сайлауга килү 47,92% тәшкил итә.

VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда бер мандатлы окуругларда җиңгән кандидатлар исемлеге дә мәгълүм.

Идел буе федераль округы буенча Фатих Сибагатуллин - якынча 71 процент, Мәскәү округы буенча Илдар Гыльметдинов 76,7 процент, Түбән Кама округы буенча Айрат Хәйруллин 80,19 процент, Яр Чаллы округы буенча Әлфия Когогина 76,05 процент, Әлмәт округы буенча Ринат Хәйров 79,62 процент, Үзәк округ буенча Иршат Минкин 64,5 процент тавыш җыйган.


"Татар-информ"



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading