16+

Барлык автобуслар катгый тикшерү уза

Казанда 1 апрельдә Ямашев проспектындагы «Гаврилов урамы» тукталышында автобус катнашындагы һәлакәттә 3 кешенең гомере өзелде. Шушы фаҗигадән соң мэр Илсур Метшин шәһәрдәге автобусларга планнан тыш техник карау үткәрергә боерды.

Барлык автобуслар катгый тикшерү уза

Казанда 1 апрельдә Ямашев проспектындагы «Гаврилов урамы» тукталышында автобус катнашындагы һәлакәттә 3 кешенең гомере өзелде. Шушы фаҗигадән соң мэр Илсур Метшин шәһәрдәге автобусларга планнан тыш техник карау үткәрергә боерды.

Шәһәрнең транспорт комитеты җитәкчеләре, «Ростехнадзор» вә­килләре һәм журналистлар «ПАТП-4» муниципаль предприятиесендә автобусларга техник ка­рау уздыруның барышын күзәт­теләр. «ПАТП-4» директоры Наил Садриев һәм аның урынбасары Руслан Сөләйманов таныштырганча, пассажирларга предприятиенең 280 автобусы хезмәт күрсәтә. Паркның төп өлешен яңа «НефАЗ» һәм «МАЗ» автобуслары тәшкил итә. Һәр автобус, рейска кузгалыр алдыннан, диагностика пунктында тикшерелә. «Төзексезлек ачыкланса, автобус маршрутка чыгарылмый. Шоферлар план нигезендә елына 2 мәртәбә, шулай ук чираттагы ял вакытыннан соң инструктаж уза. Шөкер, әлегә безнең шоферлар гаебе белән юл һәлакәте теркәлгәне юк. Андый күңелсезлектән Ходай сакласын!» - диде Наил Садриев.
Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков сөйләгәнчә, Казанда җәмәгать транспорты маршрутларында 1002 берәмлек автобус хәрәкәт итә. Хәзергә 600 автобус карау узган, кимчелекләре ачыкланган 42 автобусны файдалану вакытлыча туктатылган. Маршрутта хәрәкәтләнүдән читләштерелгән автобуслардагы төзексезлекләр юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч дәрәҗәдә түгел. Кайбер автобусларның бамперлары, тәрәзә пыялалары чатнаганлыгы, яктырткыч приборларындагы төгәлсезлекләре ачыкланды. 42 автобус санитар та­ләп­ләргә җавап бирми, ягъни эче дә, тышы да пычрак. Алар төзекләндерелә. «Кытайда җитештерелгән автобуслар Казанда инде 115 берәмлек кенә калды. Әлеге автобуслар сертификатлы диагностика үзәк­ләрендә кабаттан дәүләт техник каравы аша энә күзеннән үткәрелә. 428 яңа «МАЗ» һәм «НефАЗ»ларны тикшерү предприятиеләрнең үз­ләрендә башкарыла», - диде ул.
Мисал итеп китерелгән юл-транспорт һәлакәте «Инженерлык-техник үзәге» җаваплылыгы чик­ләнгән җәмгыяте шоферы тарафыннан ясалганлыктан, бу предприятиедәге 10 берәмлек «Higer» автобусларының һәркайсының дәүләт теркәү билгеләре алынган. Алар җентекле техник карау узгач һәм төзексезлекләр бетерелгәч кенә маршрутка чыгарылачак. «Мин фаҗигагә юлыккан кешеләрнең гаиләләренең тирән кайгыларын уртаклашам. Үзебезнең тарафтан матди ярдәм күрсә­телде. Маршрутка чыкканчы, автобус карау узган һәм төзек хәлдә иде. Һәлакәтнең ни сәбәптән булганлыгын тикшерү ачыклар, тикшерү эшләре бара», - диде «Инженерлык-техник үзәге» ҖЧҖ җитәкчесе Роберт Гыйләҗев.
ЮХИДИ инспекторларына автобусның төзеклеген маршрутта вакытта да карау хокукы бирел­гән. Предприятиеләрдә автобусларга техник карау фәкать ЮХИДИ инспекторлары һәм Россия Федерациясе дәүләт юл күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре катнашында гына башкарыла. Шушы ук учреждениеләр вәкилләре автобус шоферларына инструктаж да үт­кәрә. Шофер техника һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча кече «имтихан» бирә. Сүз уңаеннан, «ПАТП-4» предприятиесендә Универсиадага әзерлек кысаларында, шоферларга инглиз теле дәресләре дә башланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading