16+

Барлык юллар да Универсиадага илтә

Республикада 3 сентябрьдә юл төзелешләренә кагылышлы өч зур вакыйга булды.

Барлык юллар да Универсиадага илтә

Республикада 3 сентябрьдә юл төзелешләренә кагылышлы өч зур вакыйга булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерациясе транспорт министры Игорь Левитин Мамадыш районында Нократ (Вятка) елгасы аша салынган яңа күпернең ал тасмасын кисеп, хәрәкәткә фатиха бирде. Нократ елгасының бу урындагы күпере 1976 елда ачылган булган. Хәрәкәт тыгызлыгы таләпләренә җавап бирә алмый башлагач, 2005 елда Федераль юл агентлыгы күперне үзгәртеп төзергә карар кылган. Иске күпер янәшәсендә 643 метр озынлыгындагы яңа корылма сафка бастырылды.
«Барыбыз өчен дә зур бәйрәм бүген, - дип әйтеп үтте Игорь Левитин. - 4 ел элек Рөстәм Миңнеханов белән яңа күпер салу турында сөйләшкән идек, шуннан бирле Мамадыш башымнан чыкмый. Күпер төзелүенә һәм аның яхшы итеп корылуына бик шатбыз. Төзүчеләргә зур рәхмәт, ләкин тынычланырга иртәрәк, чөнки янәшәдәге күпер дә яңартылачак. Бу трасса бөтен Россия өчен стратегик әһәмиятле маршрут».
Рөстәм Миңнеханов: «Бүген - Россия күләмнәрендәге бәйрәм. Хәтерлим, 70 нче елларда студент чагымда әле төзелеп тә бетмәгән күпердән йөргән идем. Хәзер без заман таләпләренә җавап биргән күперне күрәбез. Шушы проектны гамәлгә ашырганнары өчен, Россия Транспорт министрлыгы командасына зур рәхмәт! М7 федераль трассасы инфраструктурасын яхшырту буенча башка планнар да үтәлер дип өметләнәм», - диде.
Игорь Левитин белән Рөстәм Миңнеханов шул ук көнне Казан - Яшел Үзән автомобиль юлының үзгәртеп төзелгән 11,3 чакрым озынлыктагы өлешен ачуда да булдылар. «Без бүген Нократ күперен ачтык һәм бу юлны ачабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Болар барысы да федераль программа ярдәмендә башкарыла. Барлык яңа юллар да югары стандартлар буенча төзелә».
Ал тасма киселгәннән соң, юлдан беренче булып «Каздорстрой» йөк машиналары кузгалды. Яңа трасса юл вакытын 20 минутка кадәр киметәчәк, биредә 3 урында җәяүлеләр өчен юл кичүләре дә булачак.
Казанның үзендә дә Җиңү проспекты белән Сахаров урамы киселешендәге юл-транспорт чишелешенең төп күпереннән хәрәкәт ачылды. Күпернең озынлыгы 400 метр, аннан троллейбус маршруты да узачак. Биредәге төзелешне «3 нче күпер төзелеш отряды» оешмасы башкара. Күпергә Глушко һәм Зәкиев урамнары тарафыннан күтәртелмә юл-эстакадалар ялганачак, җәяүлеләр өчен җир өсте юл кичүләре булачак. Юл-транспорт чишелешен (смета бәясе - 1,67 миллиард сум) тулысынча быелның ахырына яки киләсе елның башында файдалануга тапшыру ниятләнелә.
Төп күпердән хәрәкәт ачу чарасында Россия транспорт министры Игорь Левитин да катнашып, төзелеш барышына канәгатьлек белдерде.
«Универсиадага әзерлек кысаларында, юл-инженерлык корылмалары төзелеше киң колачта җәелдерелде. Спорт уеннары алар, күп булса, 2 атнада бетә, ә күперләр кала», - диде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.
Казан мэры Илсур Метшин соңыннан журналистлар белән әңгәмәсендә: «Универсиада юл төзелешләре алып барырга мөмкинлек тудырды. Финанс ярдәме өчен Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә һәм эшләрне башкаручы төзүчеләргә зур рәхмәт. Җиңү проспекты белән Сахаров урамы киселешендә транспорт хәрәкәте бик кыен иде. Без моны инде үткән заманда әйтә алабыз. Биредәге чишелеш хәрәкәтне бик җиңеләйтәчәк. Казанда Универсиадага әзерлек кысаларында 14 юл-транспорт чишелеше төзеләчәк, бу - бик зур сан», - дип белдерде.
Әлеге исемлектәге Декабристлар - Лена, Ямашев проспекты - Әмирхан, Ямашев проспекты - Гаврилов урамнары киселешләрендәге корылмалар инде файдаланыла. Җиңү проспекты - Зорге, Танк боҗрасы, Оренбург тракты - Ферма шоссесы, Эсперанто - Тихомирнов, Әмирхан - Чистай урамнары киселешләрендәге күпер төзелешләре тулы куәткә бара. Казан Кремле янында Ленин дамбасында һәм Тихомирнов урамы белән Әмәт магистрале киселешендә күперләр төзелешенә керешелде. Барлык инженерлык корылмалары да 2013 елда узачак Универсиадага кадәр төзелеп бетәргә тиеш. Казанга шундый җитди бурыч куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading