Халкыбыз телендә «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!» - дигән гыйбарә яши. Шуңа күрә дә туган-тумачаңның каберлекләрен белеп, барлап, карап тору өчен бездә мәетләрне бер-берсенә якын урыннарда җирләү гадәтләнгән: карты алданрак китеп барса - карчыгы, карчыгы беренче дөнья куя калса, карты фанилыкта бирелә торган соңгы колач җирне янәшәдән алып калырга тырыша....
Халкыбыз телендә «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!» - дигән гыйбарә яши. Шуңа күрә дә туган-тумачаңның каберлекләрен белеп, барлап, карап тору өчен бездә мәетләрне бер-берсенә якын урыннарда җирләү гадәтләнгән: карты алданрак китеп барса - карчыгы, карчыгы беренче дөнья куя калса, карты фанилыкта бирелә торган соңгы колач җирне янәшәдән алып калырга тырыша. Гадәттә, күпчелегебезнең ата-аналары, әби-бабалары авыллардан булганга күрә, авыл җирлекләрендәге тереләр өчен төзелгән йортлар акрынлап кимүгә таба барса да, ахирәт йортларында «төзелеш» кайный, зират мәйданнары зурая, киңәя тора... Кеше гомер азагында үзенең яки ата-анасының кендек каны тамган җиргә кайтып сыенырга омтыла.
Җир өсте кардан ачылып, туфрак җилләгәч тә, кешеләр көз һәм кыш айларында җыелган чүп-чардан арына, чистарына башлый - өмәләр үткәрә. Мәрхүмнәрнең каберләрен барлау, аларны пөхтәлектә тоту да без исәннәрнең изге бурычы. Авыл зиратларында электән кабер өстенә агач, куак утырту гадәте булган. Бу, беренчедән, үзенә күрә «әлеге урында мәет ята» дигәнне аңлаткан тамга ролен үтәсә, икенчедән, авылның «яшел үпкәсе» булып та хезмәт иткән. Тик зиратта агач-куак утыртуның мәшәкатьле яклары да шактый шул аның. Бәгырьләрне битарафлык баскан сыман, караусыз калган мәет өсләренә дә агач-куак үсентеләре тиз арада тамыр җәеп, бөтен әйләнә-тирәне басып алырга керешә, яңадан-яңа үсентеләр җибәреп, тәмам чытырманлыкка әверелеп бетә. Бу яңа мәет җирләгәндә дә мәгълүм уңайсызлыклар тудыра. Шуңа күрә дә соңгы елларда зиратларыбызда агач утырту гадәтеннән акрынлап баш тарта башладылар, булганнарының исә күбесен кистеләр, сирәкләделәр.
Туган авылыңның зиратына килгәч, әллә ничек тирән фәлсәфи уйларга биреләсең. Кеше язмышлары, үткәннәр, ахирәт турында уйлана башлыйсың. Соңгы елларда исә, зират тимер рәшәткәләр белән уратып алынган булуга карамастан, һәр мәеткә шәхси чардуганнар, кыйммәтле һәм биек мәрмәр ташлар, хәтта һәйкәлләр куйдыру гадәтләре килеп керде. Ата-анасы исән вакытта янына кайтып хәлләрен дә белмәгән балалар да, бер-берсеннән уздыра-уздыра, мәрхүмнәргә «хөрмәт» күрсәтергә керешә, мәрмәр ташларга «Балаларыгыздан соңгы бүләк» яки «Аллаһ ризалыгы өчен» дигән язулар яздыра, зур чыгымнар белән ташларга гравировкалар, портретлар ясаттыра, веноклар ташый башлый... Шулай итеп, Адәм балаларының Җир йөзендә күп гасырлар буе дәвам итүче матурлыкта һәм зиннәтлелектә ярыш алып баруы акрынлап каберстаннарга да үтеп керә. Югыйсә исәннәр тарафыннан мәрхүмнәргә карата ихлас догадан ары берни дә барып ирешә алмый бит...
Менә икесе дә әле гомерләре башланып та өлгермәгән көе бер-бер артлы дөнья куйган апалы-энеле Газыймовлар кабере. Аларны күптән бакыйлыкка күчкән бабалары белән янәшә җирләп, барысына уртак чардуган куйганнар. Авыл халкы ике ел эчендә ике баласын да югалткан Түбән Камада яшәүче ата-ананы намазга басканнар дип сөйли. Шулай... Хак юлга басу өчен еш кына Адәм баласына зур югалтулар, авыр сынаулар кичерергә кирәк була шул. Әүвәл яңа гына эшкә урнашкан төпчекләре юл һәлакәтенә очрап дөнья куйган иде аларның, икенче елны ук кинәт авырып кызлары да китеп барды. Ахырдан яшь кызны: «Бозымнан үлгән!» - диделәр. Авыр кайгы кичерүче, дин турында гыйлемнәре шактый чамалы булган ата-ана йөрәк парәләренә ике метр биеклегендәге кара мәрмәр таш куйдырган, аларга балаларының гомер азакларында төшкән иң матур фотографияләре белән гравировка ясаткан...
Ә менә бу урында бер нәселнең өч ир-аты җирләнгән. Бәлки, аларны шәригать таләпләре буенча биредә җирләү тиеш тә булмагандыр... Әтиләрен белмәсәм дә, бу абзыйларны яхшы белә идем. Берсе ялган аракы белән агуланып, җәй челләсендә китеп барды, икенчесе суык кышта салмыш көе өенә кайтып барганда, карга егылып, өшеп үлде. Аталарының да үлеме шулайрак булган. Нинди коточкыч үлем! Аллам сакласын! Эзләсәң, алар сыманнар биредә тагын да бар әле. Һәм мондыйларны һәр авыл зиратында табарга була. Инде аларга җеназа укыган муллаларыбыз акрынлап үзләре дә арабыздан китеп бара... Авылда берән-сәрән Иманга кайтучы урта буын вәкилләре һәм яшьләр барлыкка килсә дә, бабайлар китү белән, мәчеттәге сыек сафлар акрынлап тагын да сирәгәеп, нәүмизләнеп кала...
Минем замандашым булган тагын бер мәет каберенә тукталам. Биредә Чечен сугышында һәлак булган Илдар Ногманов җирләнгән. Менә Җиңү бәйрәме хөрмәтенә аның кабер ташындагы венокны яңартып киткәннәр. Әле искесенең дә төсен кояш алып бетермәгән. Мәрхүмне озатканда бөтен авыл халкының җыелып елашуы искә төшә...
Ана кешегә табутны ачып күрсәтмәделәр. Ул чакта зират эченә бер төркем солдатлар кереп, залп белән автоматлардан атып, мәет җирләүдә үз «йолаларын» башкарган иде. Ә икенче елны язгы өмә вакытында кабер ташы өстендә калдырылган рюмка белән каткан ипи кисәгенә тап булуымны хәтерлим...
Таш саен язмыш, гыйбрәт...
Ана сөте белән ни керсә...
Төрле кешедә дин һәм йолалар, гореф-гадәтләр турында фикер төрлечә шул. Милләтара дуслык һәрвакыт уңай тәэсирләр генә калдырмый. «Дөньяви» тормыштагы мәдәниятләр алмашы ислам диненә ят булган, ягъни бидгать гамәлләрне дә «тиеш» буларак кабул итә башларга өйрәтә. Нәтиҗәдә Аллаһ кануннары хөкем сөрергә тиешле ахирәт йортларыбызда кем ничек тели, шул рәвешле кылана башлый. Бу гамәлләр фәкать дини гыйлемсезлектән, мәхәлләләрдә эш алып барырлык укыган муллалар җитмәүдән, булганнарының да аңлату эшләрен җитәрлек күләмдә алып бара алмауларыннан килә. Мулла кеше күпмедер үз мәнфәгатьләрен дә кайгыртып, «киләчәген уйлап», һич югы «яхшы түгел!» дигән сылтау белән, динне белмәгән һәм белергә дә теләмәгән томана халыкның көен көйли, сүзен сүз итә башлый. Ахыр чиктә зиратларыбызда, мәет күмүдә мөселманлыкның «м» хәрефе дә калмый. Акрынлап рус һәм чит илнең, чит диннәрнең мәдәниятендә кабул ителгән гадәтләр безнең мәет җирләү йоласына да үтеп керә. Ә хәзрәтләребез үзсүзле, белдекле халкыбызга үтемле вәгазен ирештерә алмый. Аллаһ үзе күндермәсә, бернинди мулла да Адәм баласын хак юлга бастырырга сәләтле түгел, фәкать үз өстендәге бурычын төшерер өчен вәгазьли генә ала шул. Ә хәзерге буын, ни дисәк тә, совет чорының «иҗат җимешләре». Без мәетләребезне җирләр алдыннан, туган-тумача һәм барча дус-ишләренең җыелып бетүен көтәр өчен, «суыткычларга» куеп, аннан кәчтүм-чалбарлар кидереп, аларны чәчәкләргә күмеп, веноклар куеп, хәрби булса - автоматлардан атып, алар истәлегенә һәйкәлләр торгызырга өйрәнеп беттек. Динсезлектә тәрбияләнгән кешеләрнең мин-минлекләре Аллаһ кануннарына буйсынырга ирек бирми, йөрәгендәге Аллаһтан курку хисе җитенкерәми, күрәсең. Динне андыйлар яшәү рәвеше буларак түгел, ә нибары гореф-гадәт, йола буларак кына кабул итә...
Мөселман зиратын япмакчылар...
Зиратларның бүгенге торышы, мәетләребезгә мөнәсәбәтебез хакында күпме генә начар яктан сөйләмик, Казан шәһәрендә бер һәм бердәнбер чын мөселман зираты да бар. Самосырово бистәсе ягында урнашкан әлеге зиратны күреп кайту миңа да насыйп булган иде. Зират кырыенда гына юл өстендә кечкенә мәчет салып куелган. Машиналы юлчылар яки мәет җирләргә килүчеләр, намаз сәгате кергән булса, рәхәтләнеп изге бурычын үтәп китә ала. Моңардан тыш, зират эчендә мәетне кәфенләп, юып, җирләр өчен барлык уңай шартлар да тудырылган. Каберләр тәртип буенча, рәт-рәт итеп тезелеп киткән. «2003 елдан бирле биредә өч меңнән артык мәет җирләнгән», - ди зират директоры Салихҗан хәзрәт. Кабер ташлары да бер-берсеннән аерылып «ялтырамый» монда. Фотолар да, өем-өем венок-чәчәкләр дә күрмәссең! Шәһәр җирендә фатирда яшәүчеләргә, авылдагыдан аермалы буларак, мәет җирләүне оештыру бераз катлаулырак, мәшәкатьлерәк бит ул. Фатир эчендә юарга да уңайсызрак, авылдагы сыман бушлай кабер казырга да атлыгып торучы юк. «Мәрҗани» мәчетенә караган бу зиратта кабер казучы да, мулласы да бар. Аллаһка мең шөкер, акча бәрабәренә булса да, Казан мөселманнары өчен шәригать кануннарына катгый туры китереп җирләү йолаларын башкара торган зиратыбыз бар.
«Бар иде» дип үкенергә калмагае тагын! Аллам сакласын! Чөнки хәзерге вакытта Совет районы прокуратурасы мөселман зиратының эшчәнлеген туктатып торырга ниятли. Нинди башка сыймастай мәгънәсезлек бу! Якын кешесе өчен шуннан җир сатып алып куеп, инде биредә кемендер җирләргә өлгергән берәрсенең өендә яңа мәет барлыкка килсә, ул хәзер мәхкәмә хөкемен көтеп, мәетен сасытып ятарга тиешме? Шәригать кануны буенча мәрхүмне мөмкин кадәр тизрәк җирләргә кирәк ләбаса! Узган атнаның җомга намазыннан соң бу хакта ишеткән Казан имамнары һәм Казан мөхтәсибәте мөселманнары, «Азатлык» татар яшьләре берлеге оештырган пикетка килеп, үз фикерләрен белдерде. ТР Министрлар Кабинеты каршысына өч йөзгә якын мөселман җыелды. «Бүген зиратыбызны тартып алырлар, ә иртәгә мәчетләрдә намаз кылуны, никах укыту белән балага мөселманча исем кушуны да законсыз дип табарлармы? Моңа юл куярга ярамый!» - дип чыкты алар. Аларның гозерен тыңларга хакимияттән ТР депутаты Василий Лихачев чыкты. Пикетны оештыручы Наил Нәбиуллин: «Зиратны яптыру мәсьәләсендә эш кузгаткан һәм Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинне төрлечә эзәрлекләүче Альберт Салиховның гамәлләре башкалабыз һәм Татарстан хакимияте өчен хурлык. Без аның эш урыныннан җибәрелүен таләп итәбез!» - дип чыгыш ясады. Пикетка милли һәм дини хәрәкәтнең ветераны Әлмира Әдиятуллина да килгән иде. Бу мәсьәләләр хакында 4 мәкалә язып, пикет оештырылуның төп сәбәпчесе булган журналист Искәндәр Сираҗи мәкаләләрне депутатның кулына тапшырды. Василий Лихачев: «Мәсьәләне аңладым, хәл итәргә тырышырбыз», - дип халыкны тынычландыргач, мөселманнарның тәүге күләмле пикеты тәмамланды.
Мэриянең шәһәр төзелеше җитәкчесе Альберт Салихов белән Казан мөхтәсибәте мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин арасында гауга былтыр декабрь аенда, Салиховның әтисе вафат булгач башланып китә. «Мәрҗани» мәчетенә караган мөселман зиратыннан җир алып куйган чиновник зиратның уставында «шәригать буенча фотосурәтле ташлар куярга ярамый» дип язылуын инкарь итеп, үз сүзен итә. «Бүген ташка фото куйдырсам, иртәгә зират эченә аракы белән дуңгыз ите алып керерләр! Мин шуңа риза булырга тиешме?» - дип каршы килгән Мансур хәзрәтнең сүзенә колак салмыйча, ташны барыбер куйдырта. Ахырдан: «Әтиемнең рухын мыскыллаганнар!» - дип, ташны кәгазь белән каплап куюлары өчен, зират администрациясен җаваплылыкка тартырга тырыша. Хәзер инде ташны зираттан алдыруга ирешкәннәр, әмма Альберт Салихов, күмү тәртибе җирле хакимияттә расланган булырга тиеш, дигән сылтау белән, прокуратура аша зиратны яптырырга, аның вәкаләтләрен «Ритуаль хезмәтләр»гә тапшыртырга йөри. Моңардан тыш, «Мәрҗани» мәчете комплексына караучы «Меңьеллык мәдрәсә»гә карата да тикшерүләр булган, «Мәрҗан» кафесына карата да суд эшләре ачылган. «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми» дип, Мансур хәзрәтне штрафка да тартканнар. Сүз уңаеннан, «Мәрҗани» мәчете әйләнә-тирәсе - Иске татар бистәсенең сакланып калган һәм әйбәт сыйфатта торган сирәк урыннарның берсе. Һәм башкаланың шәһәр төзелеше өчен җавап бирергә тиешле кешесенең бу тирәдә ниндидер хаталар эзләп йөрүе акылга сыймый. Ахыр чиктә барыбыз да Аллаһка кайтачагыбызны, ә ул чакта инде шәригать кануннарына төкерә алмаячагыбызга төшенсәк иде!
Комментарийлар