Шәһри Казан

Баш өстебездә түбә, тагын ни кирәк безгә?

Башка районнардан килеп укучы һәр «энә белән кое казучы»га да тулай торак эләкми. Эләкте исә, бәхет баса. «Баш өстебездә түбә, тагын ни кирәк безгә?» - дип, такмак әйтеп тик йөрерсең. Бүген без Казан югары уку йортларының тулай торакларында кунакта.

70 студент калган
Казан федераль университетының 10 тулай торагы (ТДГПУ белән кушылгач. - Авт.) бар. 1968 елда төзелгән 5 нче тулай торак 507 студентны сыйдыра. Монда физика институты һәм татар филологиясе факультетында укучылар яши. Биредә җәйгә практика узучы 70 студент калган. Универсиада авылындагы 52 студент та җәйгә монда урнашкан. Бүлмәдә өчәр кеше тора. Һәрбер катта 2 кухня, юыну бүлмәләре. Душ беренче катта. «Кызыл почмак», педагог бүлмәсе, уку, тренажер залы бар. Инде 30 ел китапханә эшләп килә. Тулай торак иртәнге 5тә ачылып, төнге 12дә ябыла. Кунакларны кичке 10га кадәр кертү каралган. Түләү бәясе - аена 55 сум. Прейскурант буенча, кулланылган электр энергиясе (елына якынча 400 сум) өчен түләнелә.
«Чараларның күбесе 3 нче тулай торактагы ял үзәгендә уза, - ди 12 ел тулай торак мөдире булып эшләүче Гөлсинә Әсгар кызы Сәйфетдинова. - Беренче курслар Универсиада авылына урнаша башлагач, чаралар кимеде. Студентларыбыз актив, спорт ярышларында катнаша. Былтыр патриотик тәрбия бүлмәсе ачылды. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрәбез».
Тулай торак - оазиста
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе оазиста урнашкан. Монда керүгә яшеллек, агачларга игътибар итми калмыйсың. Студентлар карамагында ике тулай торак (1 нче, 4 нче). Беренчесе - биостандартлаштыру факультетыныкы, дүртенчесе ветеринария медицинасы факультетына беркетелгән.
1 нче тулай торак 1968 елда төзелгән. Бүген монда 420 студент яши. Җәйгә якынча 50 студент кала. «Безнең академиядә тулай тораксыз калучылар юк», - ди тулай торак мөдире Ландыш Фиркать кызы Шәрәпова. - 1 нче курста ничек урнашсалар, киләсе елга шул бүлмәдә калалар. Яшәү өчен түләү - аена 72 сум. Барлык шартлар да булдырылган. Вузга 5 минутлык юл, студентлар укырга җәяү йөри.
Тулай торакның һәр катында - кухня (өчәр плитә), юыну бүлмәсе, 2 бәдрәф. Төрле чаралар өчен аерым заллар бар. Тулай торак төнге 11дә ябыла. «Студентларыбыз җәйге практика вакытында тулай торакка ремонт ясарга булыша. Студент бригадалары ел әйләнәсе эшли, зур төзекләндерү эшләрен алар башкара», - ди Л. Шәрәпова. Бинада янгын куркынычсызлыгы буенча шактый эшләр башкарылган, интернет тоташтырылган, җиһазлар алынган. Душ бүлмәләре кечкенә, киләчәктә зурайтырга исәпләре бар.
«Йөзләп урын өстәләчәк»
Казан дәүләт медицина университетының 6 тулай торагы бар. 1 нче тулай торак 160 булачак табибны сыйдыра. «Быел урыннарны арттырырга исәп бар, - ди, шатланып, КДМУның Студентлар шәһәрчеге директоры Фәнис Марат улы Хәйруллин. - 3 нчесендә ремонтны төгәллибез, анда 60 урын өстәләчәк. Өстәмә душ бүлмәләре, кухнялар ясадык, җиһазлар алдык. 6 нчы тулай торакны ремонтлап, 48 урынга арттырырга исәплибез, Аллаһ боерса. Барлыгы йөзләп урын өстәләчәк».
1 нче тулай торакта практикага 10лап кеше калган. Монда II курстан соң эләгергә мөмкин. Активист, фәнни эшчәнлек алып баручы һәм «биш»легә укучыларның, спортчыларның гаризалары конкурс аша уза. Бу тулай торак уку йортына якын.
Студсовет теләге буенча, кер юу бүлмәләре ясаганнар, яңа автомат кер юу машиналары алганнар. Кунаклар кичке 4тән 9га кадәр була ала. Якын туганнары кунарга калган очракта гариза языла, студентның тәртип бозу-бозмавы ачыклана, күршесенең ризалыгы алына.
Студентлар карамагында ике спортзал, студсовет бүлмәсе, китапханә бар. Башта тулай торакка ятим, аз керемле гаиләдән булган, чит илдән килгән, түләүсез бүлектә укучыларны кертәләр. Беренче курста кайсы бүлмәдә торса, студент киләсе елга да шунда ук кала. Түләүсез бүлектә укучылар аена - 60, түләүледәгеләр якынча 300-350 сум, чит илдән килгән студентлар якынча 20 евро түли.
1 тулай торак = 2 корпус
Казан дәүләт аграр университетының тулай торагы ике «игезәк» йорттан тора. Бу - 1 нче тулай торакның а һәм б корпуслары. Монда 800гә якын студент яши. Тулай торак төп уку бинасының каршысында урнашкан.
Тулай торак мөдире Мәдинә Закар кызы Галимуллина әйтүенчә, август аена калган кешеләр саны 100-150 тирәсе. Тулай торак секцияләрдән (берсендә ике бүлмә) тора. Студентлар саны күп булу сәбәпле, бер бүлмәдә 3-4 студент яши. Секциянең һәрберсендә бәдрәф, юынгыч бар. Һәр катта кухня, анда 5 газ плитәсе, 2 өстәл. Беренче катта - егетләр душы, икенчесендә - кызларныкы. Кер юу бүлмәсендә ике кер юу машинасы һәм кер такталары куелган. Тулай торакта спорт сыйныфы бар. Студентлар гаебе белән әйбер ватылса, чыгымны үзләре каплый. «Әле каршыга бер егет очрады. Яшәгән вакытта балкон тәрәзәсен ватканнар. Җыелышып, тәрәзә куеп китәләр», - ди студентлар советы рәисе Раил Хөсәенов. «Кунакларны кичке 6га кадәр кертәбез. Әти-әнисе, туганы кунарга калган очракта, гариза язалар», - ди М. Галимуллина. Тулай торак иртәнге 6да ачылып, төнге 11дә ябыла. Тору бәясе - 310 сум. КДАУ тулай торагында урын җитмәү проблемасы бар. «Беренче чиратта, тулай торакка ташламага ия булган, ерактан килгән студентларны, активистларны урнаштырабыз», - ди тәрбия бүлеге мөдире Әнәс Әмин улы Мостафин.
Студентлар балл җыя
Казан дәүләт энергетика университетының ике тулай торагы бар. Уку йортына 5-10 минутлык юл. 1 нче тулай торак 536 кешегә исәпләнгән. Быел биредә 600-630 кеше торачак. Сәбәбе дә аңлашыла: I курсларны да, өлкәнрәкләрне дә кыерсытасылары килми. «Безнең тулай торакта балл-рейтинг системасы бар. Беренче чиратта I курсларны урнаштырабыз. Өлкән курслар икенче елга калу өчен балл җыя. Шимбә өмәләрендә катнашу, чараларга йөрү, катнашу балл җыярга булыша», - ди 1 һәм 2 нче тулай торак мөдире Любовь Петровна Демина.
Быел җәйгә чит илдән килгән 100, практика узучы 70-80 студент калган. Тулай торакта китапханә, уку залы бар. Бәдрәф, душ ике бүлмәгә берәү, кухня - бер катка икәү. Кунакларны кабул итү вакыты кичке 4тән 8гә кадәр. Быел студентларны (I курстагы түләүле һәм түләүсез бүлектәгеләрне дә кертәләр) иртәрәк урнаштырачаклар. Тулай торакта бию, студентлар советы бүлмәсе бар. Иске тулай торакның «туган елы» 1983 ел булса, яңасы әле бөтенләй сабый гына. Аны студентларга 2010 елда тапшырганнар. Тулай торакта яшәү 121 сум. Ятим балалар түләүсез яши.
Чит ил студентлары күп
Казан милли тикшеренү технология университеты карамагында 5 тулай торак бар. Һәрберсендә аерым бер факультет тора. 4 нчесе - автоматлаштыру һәм идарә итү, нефть һәм нефтехимия факультеты студентларыныкы. «Бездә чит илдән килгән студентлар бик күп. Килешү шартлары буенча, аларга урын тәкъдим итәргә тиешбез. Шуңа өлкән курслар өчен урыннар аз кала. Урын җитмәсә, башка тулай торакта табарга тырышабыз. Өлкән курслар конкурс нәтиҗәсендә (матди хәл, активлык буенча) урнаша», - ди проректорның уку-методик эшчәнлек буенча ярдәмчесе Марина Васильевна Журавлева.
Бүлмәләрдә 2-3 кеше яши. Беренче катта - душ. «Кызыл почмак», уку, студсовет бүлмәләре, спортзал бар. Бер катта 2 кухня (анда икешәр плитә). Кер юу бүлмәсендә берничә машина урнашкан. Кунакларны иртәнге 9дан кичке 10га кадәр кертү каралган. Тулай торакта яшәү өчен түләү бәясе стипендиянең 5 процентын тәшкил итә. Өстәмә хезмәтләре дә бар. Аларга көчле электр приборларын (компьютер, суыткыч, үтүк) куллану, спортзалга йөрү, саклау бүлмәсенә зур әйберләрне кую керә. Студент аена 305 сум (өстәмә хезмәтне кертеп) түли.
Практикага якынча 10 студент калган. Тагын 20се чит илдән килгән студент. «Җәйгә туган ягына кайтмаган чит ил студентлары тулай торакны төзекләндерүдә катнаша. Кайберләре гадәти булган кагыйдәләрне дә аңлап җиткерми. Шуңа, бик катгый тәртип бозулар булса, аларны куып чыгарырга туры килә. Тәмәке тарту, тыңламау, бүлмәдәге антисанитария хәле шундый нәтиҗәләргә алып килә ала», - ди М. Журавлева.

Студент иптәшенә:
- Син минем күлмәгемне кая куйдың?
- Тулай торакның кер юу бүлмәсенә илттем.
И Ходаем, хәзер нәрсә эшлим инде? Аның җиңнәрендә тарих буенча бөтен курс язылган иде бит!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 12 март 2018 - 08:37
    Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО) Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.
    709
    0
    1
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    555
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    412
    0
    0
Ночной режим