16+

Татарстан белән Башкортстан өчен мөһим булган чара нәрсәсе белән истә калды?

17-18 апрельдә Башкортстанда Татарстан көннәрен билгеләп үттеләр. Мондый масштаблы чара соңгы тапкыр 1988 елда, ягъни 31 ел элек уздырылган булган. Бу вакыйга ике республика арасында мәдәни һәм сәяси багланышларны тагын да ныгытып җибәрер, ди белгечләр. Ике республика өчен мөһим булган әлеге чара нәрсәсе белән истә калды соң?

Татарстан белән Башкортстан өчен мөһим булган чара нәрсәсе белән истә калды?

17-18 апрельдә Башкортстанда Татарстан көннәрен билгеләп үттеләр. Мондый масштаблы чара соңгы тапкыр 1988 елда, ягъни 31 ел элек уздырылган булган. Бу вакыйга ике республика арасында мәдәни һәм сәяси багланышларны тагын да ныгытып җибәрер, ди белгечләр. Ике республика өчен мөһим булган әлеге чара нәрсәсе белән истә калды соң?

Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!

18 апрель көнне Уфа шәһәрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачтылар. Әлеге тантаналы вакыйгада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.

Биеклеге 8 метр булган бронза һәйкәл Уфа татар дәүләт «Нур» театры каршында урнашты. Монументны Мәскәүдә койганнар. Аның авторлары – скульптор Владимир Дворник һәм архитектор Леонид Дубинский.

Радий Хәбиров әлеге һәйкәлне татар һәм башкорт халыклары дуслыгының яңа символы дип белдергән.

– Тукайның тормышы һәм иҗаты Башкортстан белән дә бәйле. Ул башкорт легендаларын һәм җырларын яраткан, ә аның шагыйрь Мәҗит Гафури белән дуслыгы ике тугандаш халыкны тагын да якынайтты. Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай! – дип татарча тәмамлады рәсми сүзен Радий Хәбиров.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Габдулла Тукай – Татарстан өчен генә түгел, бөтен төрки халыклар өчен дә күренекле иҗади шәхес.

– Уфаның бу матур җирендә татар театры белән янәшә Габдулла Тукайга һәйкәл пәйда булды. Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ышанам, без киләчәктә дә бергәләп мондый шатлыклы чараларда катнашырбыз. Башкортстанга уңышлар һәм чәчәк атуын телим! – диде Татарстан Президенты.

Ике республика җитәкчесе Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Һәйкәл ачылу тантанасы шагыйрьнең халык көенә язылган «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Стратегик партнерлар

Рөстәм Миңнеханов шул ук көн­не Татарстан һәм Башкортстан эшлекле даирәләре катнашында­гы бизнес-форумда катнашты. Эш­лек­ле форум Уфадагы «Торатау» конгресс-холлы мәйданында узды.

Форум алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башкорт халык герое Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм шуннан соң Татарстан Рес­публикасы машина төзелеше тармагы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар. Биредә «Агромастер», «ТПК МТЗ-Татарстан», «Казаньсельмаш», «Казан вертолет заводы», «КАМАЗ», «Форд Соллерс», «Казан махсус автомобильләр заводы» һәм башка предприятиеләр продукцияләрен тәкъдим итте.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, форумда ике республика хөкүмәте, эре предприятиеләре һәм фәнни-мәгариф оешмалары вәкилләре катнашкан.

– Бу безнең күп кырлы үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлгән булуыбызны ассызык­лый, – диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген ике рес­публика арасында сәүдә һәм инвес­тиция элемтәләрен үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Үзара товар әйләнеше күләме артуына ике рес­публикадагы гаять зур технологик, ресурс һәм кадрлар мөмкинлекләре ярдәм итә.

– Без Башкортстан компания­ләренең – Татарстанда, ә Татарстанныкыларның Башкортстанда эшләргә теләвен хуплыйбыз, – диде Радий Хәбиров.

Рөстәм Миңнеханов Башкортстан җитәкчелегенә икътисади һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән уртак проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан белән Башкортстанның нефть-газ химиясе тармагында, транспорт, машина төзелеше, энергетика һәм энергия саклау, төзелеш, агросәнәгать комплексында, эшкуарлыкка ярдәмдә, мәгариф һәм фәндә хезмәттәшлекне үстерүдә мөмкинлекләр зур.

– Татарстан һәм Башкортстан – сату өчен гаять зур базарлар, һәм без партнерларыбызга аларны ачарга тиеш. Безнең товар әйләнеше – 34 миллиард сум. Бу яхшы күрсәткеч, әмма яңа максат куярга – аны ­50-60 миллиард сумга җиткерергә кирәк. Ышанам, форумда катнашучылар баг­ланышлар өчен яңа юнәлешләр табыр, уртак проектлар турында килешер, – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Президент орденлы булды

Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, ике республика арасындагы хезмәттәшлекне ныгыткан өчен, Салават Юлаев орденын тапшырды. Бүләкләү тантанасы Башкортстан Башлыгы хакимияте бинасында узды.

Башкортстанга эшлекле сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Уфада Баш мөфти, ­Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин белән оч­рашты. Алар ислам өлкәсендә белем, Болгар ислам академиясе эшчәнлеге, динара хезмәтәшлек турында сөйләштеләр. Президент Уфа дәүләт нефть техник университетында (УДНТУ) да булды. Ике республика җи­тәкчеләре УДНТУ белән Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТУ-КХТИ), Казан дәүләт энергетика университеты һәм Әлмәт дәүләт нефть институты арасында хезмәттәшлек ­турында берничә документ имзаланды. Респуб­лика җитәкчеләре хоккей карарга да вакыт тапты. Алар ­«Салават Юлаев» белән «СК ­им.Урицкого» командалары арасында хоккей ветераннарының иптәшләрчә матчын ачу тантанасында булды. Рәсми чаралар вакытында Татар­станда Башкортстан республикасының вәкаләтле вәкиллеге ачылачагы да билгеле булды.

Бәйрәм чараларында катнашу өчен Татарстаннан Башкортстанга 500гә якын делегат киткән булган. Инде киләсе елга Башкорстан көннәре Татарстанда узачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading