16+

Бәби дә карыйлар, акча да эшлиләр, укыйлар да

Яшь бала белән декретта утырган әни кешеләр, бертөрлелектән туеп, йә булмаса кесәгә азмы-күпме акчасы да керер дип, үзләренә яңа шөгыль эзли башлыйлар. Берничә сәгатьлек кенә эшкә барып кайтырга да ризалар.

Яшь бала белән декретта утырган әни кешеләр, бертөрлелектән туеп, йә булмаса кесәгә азмы-күпме акчасы да керер дип, үзләренә яңа шөгыль эзли башлыйлар. Берничә сәгатьлек кенә эшкә барып кайтырга да ризалар.

Эш эзләүне кайдан һәм нәрсәдән башларга, бәлки, бөтенләй яңа һөнәр үзләштереп караргадыр, моның өчен хөкүмәттән берәр ярдәм бармы? Язмабызда шул сорауларга җавап эзләргә булдык.

Бушка укыталар

Өч яшькә кадәрге бала белән өйдә утырган ханымнар бушка чәчтараш, тырнак ясаучы, пешерүче, бухгалтер, дизайнерлыкка укый ала. Яшь әниләргә ярдәм йөзеннән дәүләтнең шундый махсус программасы бар. 2014 елдан бирле гамәлдә булган әлеге программа турында ниш­ләптер бөтен әни кешеләр дә белеп бетерми. Аның турында төгәлрәк мәгълүмат алыр­га теләп, без Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәгенә мөрәҗәгать иттек. Алардан килгән хатта «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкының эш белән тәэмин ителешенә булышлык күрсәтү» дәүләт программасы кысаларында, бюджет хисабына, яшь әниләргә профессиональ һәм өстәмә профессиональ белем алу мөмкинлеге булдырыла» диелә. Хатын-кызлар арасында туризм буенча менеджер, чәчтараш, ландшафт дизайны, тырнак ясаучы, пешерүче, компьютер дизайны, бухгалтер, персонал буенча менеджер һөнәрләре аеруча популяр икән. 2016-2018 ел аралыгында курсларда 3370 яшь әни укып чыккан.

– Әлеге программада кат­нашу өчен, үзләре яшәгән райондагы мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итсеннәр. Анда барып гариза язарга, хезмәт таныклыгы, бала белән өч яшькә кадәр декрет ялында утыру турындагы белешмә, баланың туу турында таныклыгы күчермәләрен калдырырга тиеш­ләр, – диделәр безгә.

«Тегәргә өйрәтәбез»

Әлмәт шәһәрендә урнашкан «Мама работает» коворкинг-үзәге җитәкчесе Вита Гатауллина үзе дә декрет ялында утырганда, гел бер төсле үткән көннәренә ниндидер яңалык кертәсе килеп, яңа берәр шөгыль уйлап табу турында хыялланган. Бала белән ялда булган башка әниләр белән танышып, яшь әниләргә кызыклы һәм файдалы булган коммерция­ле авторлык проектын эшләгән. Алар тренерлар, психолог, визажист, косметологлар белән очрашулар үткәргәннәр. Әлеге проект турында белеп алып, җирле хакимият аны шәһәр күләмендә оештырырга тәкъдим иткән. «Мама работает» проекты «Новая жизнь» хәйрия фонды кысаларында эшли. Алар район муниципалитеты, балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү идарәсе, Әлмәт мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлек итә.

– Декрет ялында булган әниләр белән эшлибез, безнең хезмәтләр түләүсез. Елына 2 мең кешегә хезмәт күрсәтәбез. Әниләр балалары белән киләләр, үзләре тегү дәресләренә кергәндә яки компьютерда эшләгәндә, балаларын тәрбиячеләр карый тора. Берничә тегү машинасы алдык, экосумкалар тегәргә заказларыбыз бар. Әниләр аларны тегеп акча эшли, өйдә генә эшләргә теләүчеләргә материаллар биреп җибәрәбез. Алар тегеп китерә дә акчасын ала. Сувенир продукцияләрен эшләп сатуны җайга салдык. Социаль челтәрләрдә SMM-менеджер булырга өйрәтәбез. Мәшгульлек үзәге белән берлектә, квалификация күтәрү курсларын ачып җибәрдек. Кайберәүләр үзләрен башка өлкәдә сынап карый һәм үз эшләрен дә ачып җибәрәләр. Декрет ялына киткән эшләренә әйләнеп кайтмыйча, кызыклырак булган яңа эшкә урнашучылар да бар. Без исә аларга үсәргә мөмкинлек тудырабыз. күз алдында әниләребез үзгәрә – кызыклы идеяләр тәкъдим итәләр, активлашалар, күзләре үк яна башлый. Табиблар, юристлар, психолог­лар катнашында очрашулар үткәрәбез, мастер-класслар оештырабыз. Мондый үзәкләр яшь әниләр арасында бик популяр. Башка шәһәрләрдә дә шундый проектлар эшләсен иде. Ә без исә аны Казанда да ачарга уйлап торабыз, – ди ул.

Шәхси ярдәмче

MamaRabotaet.ru проекты җитәкчесе Анастасия Нигъмәтуллина сүзләренчә, хәзер онлайн-һөнәрләр бик популяр. Интернетта эшли белгән кешегә сайлау иреге чынлап та зур. Копирайтер (сайтлар өчен текст язу), социаль челтәрләрдә дизайнер, сайт ясый белүче, SMM-белгечләр, төрле төркем, аккаунтларның эшен активлаштыру, интернет-эшмәкәрнең шәхси ярдәмчесе кебек һөнәрләр аеруча актуаль.
– Бу өлкәдә белеме булмаганнарга махсус курсларда укып чыгу мөмкинлеге бар, акча җитми дигән кешегә шул ук интернеттан социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәткән төрле видеодәресләр дә күп. Интернет ярдәмендә акча эшләү күпкә җайлы, аның өчен каядыр барып йөрергә дә кирәкми, өеңдә утырган килеш кенә эшлисең, – ди ул.

кул эшләренә оста булганнар да үз шөгыльләре ярдәмендә яхшы гына акча эшли ала дигән фикердә Анас­тасия. Өйдә ашарга пешерүчеләр, тегүчеләр, бакчачылар, чәч кисүчеләр, тырнак ясаучыларның хезмәтеннән хәзер бик күпләр куллана. Иң мөһиме – инстаграмда аккаунтыңны булдырып, анда актив эш алып барырга һәм үзеңне рекламалый гына белергә кирәк.

Үзеңне яңадан ачарга

«Бизнес мамы Казани» берләшмәсен җитәкләүче Наталья Веретенникова декрет ялында утыручыларга бала һәм өй белән генә чикләнеп калмаска, үзләренә дә игътибарны киметмәскә киңәш итә.
– Балага алты ай булганда, тере аралашу җитмәвен аңладым, киенеп-ясанып каядыр чыгасы да килде һәм үзем кебек декрет ялында утыручы әниләр белән танышып, кафеларда очраша башладык. Анда бала тәрбиясе турында гәпләшеп кенә калмыйча, төрле темаларга сөйләшергә дип, белгечләр дә чакыра идек. Үзебез өчен шактый гына кызыклы фикер-киңәшләр ишеттек. Декрет ялын бала тәрбиясе белән генә чикләргә киңәш итмим, ул – үзеңне яңадан ачу, белем алу, үсү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Хәзер тизлек заманы, гел үсештә, хәрәкәттә булыр­га кирәк. Үзеңне һәрьяклап ачарга, нәрсә кызыксындыра, шуны сынап карарга тырышыгыз. Ике ел элек танышкан әниләрнең 80 проценты дек­рет ялыннан соң үз эшләрен булдырды. Кем интернет кибет ачты, кемдер пешерә, кемдер уенчыклар ясый, кемдер әкиятләр яза дигәндәй. Аларның шактые үзмәшгуль булып теркәлергә дә өлгерде. Өй мәшәкатьләренә күмелеп, миннән чыкмый, булдыра алмыйм дип утыра торган заман түгел хәзер. Үзегезне кызыксындырган, сәләтегез булган берәр шөгыльне искә төшерегез яки өйрәнегез. Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен, – ди Наталья Веретенникова.

«Талкыш кәләвә пешерәм»

Рамилә Искәндәрова да нәкъ шулай иткән. Дек­рет ялында әнисенә кунакка барып, ул пешергән талкыш кәләвә белән сыйланып утырганда, аңарда шушы ризыкны пешереп карау идеясе килә.
– Әни талкыш кәләвәне моннан 25 еллар элек үк пешерә башлады. Ул вакытта кибетләрдә мондый татлы ризык юк та иде, әнидән юбилей, туйларга шул талкыш кәләвәне пешерттерәләр иде. Мин дә шул рәвешле акча эшли алам бит, дип, талкыш кәләвә эшләп сата башладым. Әни үзенең белгән кешеләренә генә эшли иде, ә мине социаль челтәрләр аша бик күп кеше белә, клиентлар эзләп утырасы да юк. Хәзер инде кызымны балалар бакчасына урнаш­тырып, элеккеге эшемә чыктым, әмма клиентлар талкыш кәләвәне һаман сорап тора. Вакытым булганда пешергәлим, акчасы да килеп тора, – ди ул.

Икенче кызы белән декрет ялында булган Фәнилә Гобәева бу эшкә керешеп кенә киткән әле. Күптән түгел генә үз кулы белән бәйләгән кием-салымны интернетка сатарга куйган. Шуның белән вак-төяк­кә булса да акча эшләп карарга исәбем, ди ул. Фәнилә кечкенәдән бәйли. Беренче кызы тугач, бу шөгылен искә төшереп, аңа уенчык­лар бәйли башлый. Кызына мульт­фильмнардагы геройларны шактый бәйләп бирергә туры килгән. Икенче кызы тугач, аңа комбинезоннар бәйләп кидергән. «Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә нинди генә хезмәтләр күрсәтелми, мин дә бәйләгән берничә әйберне сатып карарга булдым, әлегә сораучы юк. сатылса, бу эшкә ныклап тотынырга исәбем», – ди ул.

«Торт пешкән арада, кием-салым сатам»

Арча районының Наласа авылында яшәүче Алсу Гатауллина беренче баласы белән декрет ялында утырганда тортлар пешереп саткан булса, икенче кызын алып кайткач, интернет-кибет ачып куйган.

– Балага 1,5 яшьтән соң бирелә торган 50 сум пособиегә бер эремчек тә килми. Эшкә чыгар идең, бу яшьтә сабыйны балалар бакчасына урнаштырып булмый. Декретта утырганда, «база поставщиков» сатып алдым һәм интернет-кибет ачтым. Киемнәр сатам. Шуннан азмы-күпме керем керә. Кием-салым эзләп, кибеттән кибеткә дә йөрисе юк, арзанга да чыга. Шуның белән дә гаилә бюджетына тагын бер плюс дигән сүз. Команда туплап, клиентлар табып, ватсапта төркем булдырып, эшемне шунда алып барам, ассортимент та шунда куела. Үзем кебек декрет ялында утыручы Айгөл миңа ярдәм итә. Кешеләрне интернет-кибет ачып, аны алып барырга өйрәтәм, – ди ул.

Алсу заказга тортларны әле дә пешерә икән. Төп эшенә чыгуына карамастан, бу эшләрне ташларга җыенмый.
– Мин инде ияләндем, ирем Динар бик булыша. Ике як әти-әни дә ярдәмгә киләләр, – ди Алсу.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading