Шәһри Казан

БДИ туган телгә зыян салмыймы?

Студент булгач, һәркем мәктәп елларын, яраткан укытучыларын искә аладыр. Туган тел һәм әдәбият укытучысы турында күңелдә аеруча җылы тәэсирләр саклана. Нәкъ менә ул туган телне, милләтне сөяргә өйрәтә, бишек җырлары, халык авыз иҗаты белән таныштыра, укучыны шәхес буларак тәрбияли бит. Казанның 5 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия...

Бердәм дәүләт имтиханы тирәсендә шау-шуның тынганы юк. Кемдер аның нәтиҗәләре, асылы белән килешмәсә, БДИ укучының сәламәтлегенә начар тәэсир итә, дип билгеләүчеләр дә бар. Ләкин имтиханга бәйле мәсьәләләр моның белән генә чикләнми әле. Укучылар математика һәм рус теле буенча мәҗбүри рәвештә БДИ тапшырса, калган фәннәрне үзләре сайлап алырга хокуклы. Алар аеруча физика, химия, җәмгыять белеме һәм биологияне сайлый. Кыскасы, күбрәк төгәл фәннәргә өстенлек бирелә. Ә туган тел, музыка, физкультура, сызым, астрономия кебекләре читтә кала. Икътисадчы, юрист, менеджер, нефтьче кебек һөнәр ияләре болай да күп. Табибларга, авыл хуҗалыгы белгечләренә, эшче һөнәр ияләренә, иҗат кешеләренә, музыка белгечләренә кытлык кичергән чорда, бәлки, санап кителгән фәннәргә дә игътибар итү кирәктер.
БДИ рус телендә тапшырыла. Шуңа да ата-аналар шушы дәреснең күбрәк укытылуын таләп итә. «Баланың татар, башкорт яки башка туган телне өйрәнәсе килсә дә, БДИ башка фәннәрдән тапшырылгач, аларга өстенлек бирелә», - ди Галия апа. Сер түгел, бүген кайбер ата-аналар физкультура, хезмәт дәресләреннән баш тартырга да әзер. Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырыласы фәннәр күбрәк укытылса, югары баллга дәгъва итеп була, дип фаразлый алар. Бу теләкне кайбер мәктәп җитәкчелеге дә хуплый. Ата-аналарны да аңларга була, һәркем баласының мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлавын тели. Ләкин физкультура дәресенең сәламәтлек өчен файдасын аңлатып тору кирәкмидер. Хезмәт дәресләре кыскартылу да баланың киләчәк үсешенә уңай йогынты ясамый. Аның йорт төзисе, бакча үстерәсе, балалар тәрбиялисе бар бит.
Мәктәпләрдәге туган тел кабинетларының торышы да заман таләпләренә туры килми. Информатика, математика, химия кабинетларыннан аермалы буларак, монда иске җиһазлар, берничә язучының таушалып беткән фотосурәте һәм укытучы тырышлыгы белән булдырылган китап киштәсеннән башка берни дә юк. Шулай да әлегә кадәр тел укытучылары шундый шартларда да тел белгечләре, укытучылар тәрбияләде. Ә киләчәктә ни булыр - билгесез. Әле ярый милләт киләчәге өчен җан атып йөрүче укытучыларыбыз бар. Алар иңенә, белем бирү генә түгел, лаеклы гражданнар, чын һөнәр ияләре тәрбияләү бурычы да яткан. Һәр фәнгә тигез мөнәсәбәт булмый икән, бу кайбер белгечләрнең юкка чыгуына, икенче бер тармакта хезмәт куючыларның артып китүенә китермәсме?..

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: