Торак – иң четерекле мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Ел азагында фатир алучылар саны сизелерлек арта. Ә ихтыяҗ арткан саен, бәя дә күтәрелә. Гадәттә, декабрь аенда торак базарында ажиотаж күзәтелә. Шуңа да торакка бәяләр кинәт артырга мөмкин.
«Кеше ел буе туплаган акчасын милеккә кертергә ашыга. Яңа ел нәрсә алып киләсен белеп булмый. Акча үз бәясен югалтыр дип куркучылар да бар. Хәзер банклар кредит өчен еллык ставкаларны киметте. Фатир бәяләре дә чагыштырмача тотрыклы саклана. Шуңа да декабрьгә кадәр фатир алу отышлы», – диде күчемсез милек агенты Алсу МӨХӘММӘТҖАНОВА. Фатир сатып алучыларның күбесе «икенчел торак базар»ын сайлый. Бу яңа йортларның азрак салынуы белән дә бәйле, күрәсең. Казан башкарма комитетыннан алынган статистика мәгълүматлары буенча, 2015 елда күп фатирлы йортлар салу өчен 49 рөхсәт бирелгән булса, 2016 елда бу сан 21гә калган. Аннары, яңа йортта бәяләр дә кыйммәт. Бу очракта күпләр эчке эшләр башкарылмаган фатир алырга тырыша. Андый фатирлар уртача 2 миллион сумнан башлана. Дөрес, фатирның ничәнче катта булуына, йортның урнашу урынына, нинди төзелеш материалыннан эшләнгәненә, подрядчы оешмага карап, бәяләр үзгәрә. Икенчел торак базарында исә ремонт ясалган бер бүлмәле «хрущевка»ларны шул бәягә сатып алырга була.
Редакциягә дә торак белән бәйле мәсьәләләр буенча еш мөрәҗәгать итәләр. Укучыларыбызны кызыксындырган сораулар хакында белгечләр белән сөйләштек.
«Кара риэлтор» корбаны булган, ярык тагарак алдында калган кешеләр турында еш ишетергә туры килә. Без фатирны риэлторсыз алырга булдык, алданмас өчен, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Амир Садыйков, Чаллы.
Татарстанның Росреестр белгечләре аңлатуынча, икенчел базардан риэлтор ярдәменнән башка фатир алырга уйлаган кешеләргә аеруча сак булырга, кайбер кагыйдәләрне белергә кирәк. Еш кына сатып алыначак милекне генә түгел, сатучының үзен дә тикшерергә туры килә.
Беренчедән, фатир турында белешмә җыярга киңәш ителә. Күчемсез милекнең хуҗалары, анда теркәлгән кешеләр турында мәгълүмат туплау өчен, милекче хокукы турындагы документ йә йорт кенәгәсеннән белешмә алырга була. Шулай ук бердәм дәүләт реестрыннан алынган белешмә дә объект турында шактый мәгълүмат бирә. Аны теләсә кайсы күп функцияле үзәктә бирәләр. Әлеге документ 400 сум тора, киңәйтелгән, күбрәк мәгълүмат туплаган документ өчен 750 сум түләргә туры киләчәк. Бу рәсми кәгазьдә торакның милекчесе кем булуы, йорт обременениедә түгелме икәнлеге, залог буларак берәр банкка салынмаганмы, түләнмәгән бурычлар өчен йортка арест салынмаганмы икәнне дә белергә мөмкин. Әлеге документны Росреестрның (rosreestr.ru) рәсми порталы аша алганда, дәүләт пошлинасы 300 сумны тәшкил итә. Сез сайлаган йорт обременениедә икән, сатып алучы аны үз исеменә рәсмиләштергәндә, кыенлыклар килеп туачак. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен йорт хуҗасы исеменә җыелган бурычларны суд приставлары Федераль хезмәте аша белергә була. Сатучының тулысынча үз акылында, эшкә сәләтле икәненә инаныгыз, чөнки опекуны рөхсәтеннән башка мондый кешеләр белән төзелгән сатып алу килешүе дөрес булып саналмый. Йортның техник торышы аерым игътибар таләп итә: законсыз төзелешләр, өй эчендә үзгәрешләр булмаганмы, йортның түбәсеннән су үтмиме, тәрәзәләр кайсы якка карый, кыскасы, барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алырга кирәк. Әгәр дә йорт документларының дөреслегендә шикләнәсез икән, сатучы сездә ышаныч уятмаса, килешүне имзаларга ашыкмагыз.
Яңа йортта фатир сатып алган идек.Җитешсезлекләр күренә башлады, бу очракта нишләргә була? Фәнил Шәрипов, Казан.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин аңлатканча, яңа йортта иртәме-соңмы җитешсезлекләр барлыкка килүе – гадәти хәл. Шуңа да, торак сатып алганда, үз хокукларыңны белү кирәк.
Бу очракта «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы һәм «Күп фатирлы йортларда башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү турында»гы законнарга таянырга була. Әлеге законнар нигезендә кимчелекләрне төзәттерүне, җитешсезлекләргә сылтап, фатир бәясен киметүне, үзегез ремонт ясарга уйласагыз, киткән чыгымнар өчен акчаны таләп итә аласыз. Иң беренче чиратта, барлык җитешсезлекләрне күрсәтеп, йортны төзегән подрядчы исеменә яки фатирны сатучыга шикаять язарга кирәк.
Белгечләрдән торган комиссия фатирның сыйфатын тикшерергә, аннары эксперт нәтиҗәсе чыгарырга тиеш була. Милекне сатып алу килешүе нигезендә гарантия вакыты чыкканчы да торакның сыйфатына карата шикаять белдерергә мөмкин. Кызганыч, барлык төзелеш компанияләре дә закон нигезендә эш итми. Шикаять белдерергә була, ләкин еш кына аларны төзәтүче табылмый. Подрядчы оешма, сатучы белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, мәсьәләне суд аша хәл итәргә була. Торакның сыйфатына бәя бирер өчен, бәйсез экспертлар чакырту ышанычлырак. Белгечләр ясаган нәтиҗәдә кимчелекләр нәкъ менә төзелеш технологияләре сакланмау аркасында килеп чыкканлыгы, подрядчы оешманың җавапсызлыгы күрсәтелсә, судта җиңеп чыгу өмете арта. Торак сатып алганда, кабул итү актын ашык-пошык имзаламагыз. Юк кына булып тоелган җитешсезлек зур проблемаларга китерергә мөмкин.
Фото: capitalinv.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар