16+

Белгечләр канәгать

Язгы һава торышы безне җылы көннәре белән шатландыруын дәвам итә. Алга таба да шулай торса, карның эреп юкка чыгуын күрми дә калырбыз, мөгаен.

Белгечләр канәгать

Язгы һава торышы безне җылы көннәре белән шатландыруын дәвам итә. Алга таба да шулай торса, карның эреп юкка чыгуын күрми дә калырбыз, мөгаен.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итүенчә, бүген көндез температура +4 градуска кадәр җылытачак, аязучан болытлы һава булуы көтелә. Иртәгә, ягъни 14 март төнендә -2, -7 градус салкын булса, көндез термометрлар 0, +5не күрсәтәчәк, урыны белән юеш кар яварга да мөмкин.
Мондый язгы һава торышына авыл хуҗалыгы белгечләре дә сөенә. 2014 елның язы әлегә игенчелек тармагы өчен дә уңышлы килә, ди алар. Туфрак хәзерге вакытта дымны түбәнрәк катламнарга да үткәрә. Кар шулай әкрен-әкрен генә эреп торса, бу игенчелек өчен бик яхшы булачак. Узган еллардагы кебек быел корылык янә кабатланса, дым белән туенган туфракка ул артык зыян ясамас дип фаразлыйлар.
Сынамышлар
14 март көнне яңгыр яуса, җәй дә яңгырлы була. Кар яуса, уңыш яхшы булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading