16+

Бер кешеле авылда яшәүче бабай: «Егылып муенымны сындырсам, авырып ятсам, күпме кычкырсам да, ярдәм итәр кеше юк бит!»

Тау астындагы бу авыл турында хәтта район халкының да күбесе белми. Авылның исеме күрсәтелгән элмә такта да юк. Хәер, авылның чыкмаган җаны гына калган. Монда тормыш туктаган сыман. Бердәнбер кеше – 79 яшьлек Николай дәдәй генә бар көченә туган авылын сакларга тырыша. 

Бер кешеле авылда яшәүче бабай: «Егылып муенымны сындырсам, авырып ятсам, күпме кычкырсам да, ярдәм итәр кеше юк бит!»

Тау астындагы бу авыл турында хәтта район халкының да күбесе белми. Авылның исеме күрсәтелгән элмә такта да юк. Хәер, авылның чыкмаган җаны гына калган. Монда тормыш туктаган сыман. Бердәнбер кеше – 79 яшьлек Николай дәдәй генә бар көченә туган авылын сакларга тырыша. 

«Нишләттеләр безнең авылны?»

Авылда аның йортын табуы авыр түгел. Яңа Сергиевода ике генә йорт. Берсе җәйгә берничә тапкыр кайтып килә торган Илһам исемле кешенеке, икенчесендә Николай дәдәй яши. Безне иң беренче булып аның кәҗә бәтие, эте каршы алды. Биленә пычак кыстырган, бишмәтен аскан Николай абзый үзе дә күренде. Редакциядән икәнлегебезне белгәч, сөенде. Аралашуга сусаган. Рәхәтләнеп үзе, авылы турында сөйләде. Бабай күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, яшерә. «Нишләттеләр безнең авылны, ник таркаттылар, ник яшьләр авылга кайтмый?» – дип өзгәләнә. 

Николай Соловцов авылга 2000 елны кайтып төпләнгән. «Инде шул вакытта ук авылда кешеләр бармак белән генә санарлык иде», – ди. 1959 елда ул хәрби хезмәткә киткәндә, авылда кеше кими башлаган. Мәктәпне сүткәннәр. Ул дүрт ел армиядә хезмәт иткәндә, шул мәктәптә директор булып эшләгән әтисе вафат булган. 1973 елда авыл таркала башлаган. Әнисе уңайлы шартлар булмаган авылда ялгызы гына яшисе килмичә, йортны сатып, шәһәргә күченгән. Николай абзыйның исә күңеле һәрчак туган нигезенә тарткан. Шуңа да түзмәгән, әнисе вафатыннан соң, туган нигезен сатып алган. 

Авылда газ да, ут та юк. Бабай чишмә суын йортына үзе үткәргән. Ызбасы каршында сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә калайдан һәйкәл ясап куйган. «Һәр авылда бар андый истәлек такталары. Мин дә Хәтер китабыннан карадым да, туган иле өчен гомерен биргән 160тан артык авылдашымның исемен мәңгеләштерергә булдым», – ди. 

Белгечлеге буенча Николай дәдәй слесарь, озак еллар Казандагы моторлар төзү заводында эшләгән. Кулыннан килмәгән эше юк. 79 яшендә булса да, бакчасын да тәртиптә тота, ике кәҗәсе, дүрт кәҗә бәтие бар, сөт сава, тавыклар асрый. Тугры дусты – эте белән урманга йөри. Дару үләннәре җыя. 2010 елда йорты янгач, иминиятләштерү акчасына яңа ызба җиткергән. 

Бизәкле тәрәз яңаклары куелган, ялтырап торган сап-сары бүрәнәдән салынган агач йорты әкияттәге кебек. Николай дәдәй өен мичкә ягып җылыта. Телевизоры, радиосы да юк.

Телефоны булса да, тау астында элемтә тотмый. Караңгыда фонарь кабыза. Ашарга пешергәндә, газ баллоныннан файдалана. Суыткычы юк. Ризыкларын, бозылмасын өчен, чишмә суында саклый йә базга төшерә. Өч баш умартасы бар. Безгә күчтәнәчкә биргән кәрәзле балын да җир астыннан казып алып бирде. Бер ел сакланган. 

«Авырганда, сидек эчәм»

Менә дигән өр-яңа йорты булса да, Николай абзый анда сирәк керә. Иске сарае күңеленә якынрак. «Кәҗәләрем, тавыкларым шунда бит. Аларны ничек калдырыйм, без бер-беребезгә иптәш. Кабан дуңгызлары килгәндә, төлкеләр якынлашканда, тимергә сугып куркытам», – ди ул. 

Бер үзенә генә яшәве куркыныч икәнен яшерми Николай дәдәй. «Елан чакса, кыргый хайваннар килеп һөҗүм итсә дә куркыныч. Мунчада ис тияргә мөмкин. Егылып муенымны сындырсам, авырып ятсам, күпме кычкырсам да, ярдәм итәр кеше юк бит. Берсендә бозылган ризык ашап агуландым. Үлемем шушы дип торам. Бер атна тора алмый яттым. Ярый күптәнге сыналган даруым бар. Авырганда, сидек эчеп тереләм мин», – ди Николай абзый. 
 

Болай дәваланырга аңа армиядә хезмәт иткәндә офицерлар өйрәткән булган. Файдасын күрәм, ди. Тамак авыртканда, салкын тигәндә дә үз сидеген куллана икән. 
Николай абзый янына оныклары, улы белән кызы кайтып йөриләр. Балалар әтиләренә кирәк-яракны китереп тора. Юлы гына юк, кыш көне кар чистартылмый, яңгыр яуса да, эш харап. Шуңа да Николай абзый запаска сохари әзерли, ипи киптерә. Соңгы елларда кышка улы әтисен үзе янына алып китә башлаган.

«Үзең өчен яшисең килсә, башта башкалар өчен яшә», «Тормышны алдап булмый, үлемнән качып булмый», «Җәннәт тә кирәк түгел, таллар елаган үз илемне бирегез миңа»... Николай абзыйның каралты -кураларында әнә шундый язулар эленгән. Үзе ясап куйган корылмасы да үзенчәлекле, мөселман, христиан диннәре дуслыгы гәүдәләндерелгән анда. Әле киләчәктә Мамай Курган сынын да ясарга хыяллана. Авылга гына һәйкәл куясы булмасын иде, дип борчыла Николай абзый. 

Яңа йортын район үзәгендә рәсмиләштергәндә, авылны картада таба алмаганнар, шуңа да Яңа Сергиево хуторы дип кенә язып куйганнар. Ни хикмәт, авыл Гугл картасында бар. Навигатор да авылны эзләп тапты. Шоферыбыз телефоннан авылны табып күрсәткәч, бабайның сөенечтән күзләре яшьләнде. «Димәк, авыл яши бит, аның киләчәге бар», – дип шатланды ул. 
Авыллар телефонда, картада гына калмасын иде шул.

 

Сүзен–сүзгә
Лариса Әйнетдинова, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында төбәкне өйрәнү үзәге җитәкчесе:
– Россиядә барлыгы 4200 татар авыллары санала. Алар арасында катнаш булганнары да бар. Соңгы 100 елда Россиядә 500 авыл юкка чыккан. Татарстанда бу күрсәткеч – 300 авыл. Татарстандагы 3076 авылның 10 процентына югалу куркынычы яный. Әгерҗе районын гына алыйк, анда авылларның 30 процентында хәл мөшкел. Ике авыл турында мәгълүмат бөтенләй юк, алтысында биштән азрак кеше яши, 17сендә халык саны 50дән кимрәк, 10сында яшәүчеләр саны 100гә тулмый. Тикшерү вакытларында юлы салынган, интернет, газ, су кергән, хәтта бәдрәфе дә өйдә булган авылларда булырга туры килә. Тик балалар юк, кеше аз. Авылларның таркалу сәбәбе беренче чиратта эшсезлек, тиешле шартлар тудырылмау, җитештерү булмау, дип саныйбыз.


Ниләр булды сиңа, авыл...
Сине сагынып кайткан идем… 
Авыр миңа… шундый авыр… 
Давыллардан калган сыман, 
Хәлсезләнеп ауган авыл… 

Нишләдең син, авылым, дидем… 
Миңа беркем эндәшмәде. 
Ялтлап куйды чишмәләре, 
Гүя җирнең күз яшьләре. 

Ниләр булды сиңа, авыл… 
Кайда синең назлы җилең?.. 
Давылларга бирешмәгән 
Халкымның син җаны идең. 

Бүгенгегә башын салып, 
Елый сыман үткәннәрең. 
Бу үзеңнең язмышыңмы, 
Ялгышымы бүтәннәрнең?!. 

Нишләдең син, авылым,дидем… 
Миңа беркем эндәшмәде. 
Ялтлап куйды чишмәләре, 
Гүя җирнең күз яшьләре. 

Марат Кәбиров.

Эльвира Мозаффар, Кама Тамагы, Яңа Сергиево

Илдар Мөхәммәтҗанов ФОТОЛАРЫ

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Камал Тамагы туган жирем ,лэкин мондый авылы Белми идем.

    Мөһим

    loading
    2
    X