Социаль челтәрләрдә таралган видеоны күргән булып чыкты казанбашлылар. Тик аны кем төшергәнен генә белмиләр. Видеога төшереп җибәрүчегә бик ачулы иде алар.
- Ачуың чыкмаслык та түгел бит. Нишләтәсең, арада шундыйлар да очрый шул. Кемдәдер фаҗига, кемдер кәмит эзләп йөри. Янгын сүндерүдә бөтен авыл халкы, күрше авыллар ярдәм итте. Су белән дә проблема булмады, халык су алырга чират торды. Казансу елгасы якын булгач, шуңа шлангларны суздылар да, су туктаусыз килеп торды. Аеруча Сабиров бик зур ярдәм кулы сузды. Ут сүндерергә дә аның егетләре беренче булып килде. Техника, оештыру эшләрен барысын да ул үз җилкәсенә алды, - диде Фәнис абый ачынып.
“Казанка” агрофирмасы җитәкчесе Айдар Сабиров белән дә аралаштык. Галия апа аның кул астындагы фермада эшли.
- Кызганыч, әлеге видеога төшерүче кешене танмадык без, - диде ул да. - Арткы яктан төшерелгән. Анда чыннан да кешеләр дә, янгын сүндерә торган машиналар да күренми, чөнки бөтен кеше алгы якта, күрше-тирәдәге йортларны саклау белән мәшгуль иде. Янгын сүндерүчеләр янгын башланып унбиш-егерме минут узгач килде. Биш янгын сүндерү машинасы, боларга өстәп тагын су мичкәләре белән алты трактор бар иде. Помпалы насос белән тагын ике техника кушылды. Янгын сүндерүдә барлыгы унөч техника катнашты.
Обедлар тирәсендә башланган янгынны тулысынча кичке тугызларда гына сүндереп бетергәннәр.
- Янгын сүндерү машиналары, су булмаса монда ярты авыл янып бетә иде. Ул көнне бик көчле җил булды бит. Бер хуҗалыктан икенчесенә ун минут эчендә күчте ут. Өченче йортка да күчү куркынычы бар иде. Янгын сүндерә торган ике машина аңа гына сиптереп торды. Ә дөрләп яна торган ике йортны коткарып калу мөмкин түгел иде инде. Ике йорт дөрләп янганда урамнан йөри торган, якып килә торган түгел иде. Күршеләрнең дә кызып, шиферлары ата башлаган иде инде, - диде Айдар Сабиров.
Шунысы кызганыч, ике гаиләнең берсе дә йорт-куралары иминиятләштерелмәгән булган.
Янгын вакытында районның башкарма комитеты башлыгы Илшат Галимуллин да, соңрак Арча районы башлыгы Илшат Нуриев үзе дә килгән. Кичә район башлыгы төрле оешмаларга ярдәм сорап хатлар язарга күрсәтмә биргән. Авыл халкы да кулыбыздан килгәнчә булышачакбыз, диделәр.
Комментарийлар