16+

Бер – җылыта, бер – суыта: һава торышыннан нәрсә көтәргә?

Гаҗәп быелгы кыш: әле буран, әле өшетерлек суыта. Синоптиклар әйтүенчә, республикага төньяк антициклон якынлаша, нәтиҗәдә кабат суытачак.

Бер – җылыта, бер – суыта: һава торышыннан нәрсә көтәргә?

Гаҗәп быелгы кыш: әле буран, әле өшетерлек суыта. Синоптиклар әйтүенчә, республикага төньяк антициклон якынлаша, нәтиҗәдә кабат суытачак.

Аннары аны төньяк-төнбатыш атмосфера фронтларыннан килгән атлантик циклон алыштырачак. Бу исә һава торышының начарлануына китерәчәк. Көчле җил, буран, кар явуы ихтимал. Буран аркасында урыны белән күз күреме начарлана, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булуы бар.

Һава торышы да кискен үзгәреп торачак, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Әйтик, бүген 5 февраль көнне төнлә температура 28 градуска кадәр суытырга мөмкин, көндез ул 1-6 градус салкынны тәшкил итәчәк. Чәршәмбе дә кайбер районнарда буран тынмас, мөгаен. Һава температурасы 6-11 градус тирәсендә саклана. Пәнҗешәмбе урыны белән буран тагын котырырга мөмкин.
ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә тизлекне саклап хәрәкәт итәргә, шулай ук каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан сакланырга киңәш итә. Юлда кыен хәлгә калган машина йөртүчеләр ЮХИДИ бүлекчәләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading