16+

“Без - бер ил, без – бер халык”

20 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Җирдә халыкара тынычлык һәм килешү көне уңаеннан, атнаның соңгы өч көнендә, Казанда күп чаралар оештырыла.

“Без - бер ил, без – бер халык”

20 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Җирдә халыкара тынычлык һәм килешү көне уңаеннан, атнаның соңгы өч көнендә, Казанда күп чаралар оештырыла.

18-20 сентябрь көннәрендә, яшьләр арасында экстремизм белән терроризмны профилактикалау максатыннан, "Идел" яшьләр үзәгендә "Без - бер ил, без - бер халык" республика форумы уздырыла. Форум җитәкчесе Яна Сирюкова сүзләренчә, чарага 200 кеше килү теләген белдерсә, алар арасыннан нибары 80ен генә сайлап алырга туры килгән.
- Якутия, Уфа, Саратов, Уралдан килергә дә теләк белдерделәр. Форум эшчәнлегендә республиканың 45 районыннан килгән иң актив яшьләр, вуз укучылары, эшче яшьләр вәкилләре, студентлар оешмалары әгъзалары катнашачак. Чарага килүчеләрне кызыклы программа, мастер-класслар, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар көтә. Анда яшьләргә милләтара татулык тематикасына караган үз проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге биреләчәк, - дип сөйләде журналистларга Яна Сирюкова.

19 сентябрьдә "Объектив кешеләр" дигән фотокросс та оештырыла. Фотокроссны ачу чарасы республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бинасында сәгать 11.00дә була. Җиңүчеләрнең исемнәре исә 20 сентябрьдә Камал исемендәге театр каршындагы мәйданчыкта үтәчәк "Без ул - дөнья" исемле концертта билгеле була. Шул ук концерт барышында шәһәр квестына да нәтиҗәләр чыгарылачак. Квестны оештыручылар фикеренчә, Казанда күптөрле милләт вәкилләре яши. Без казанлылар да бер дөньяны тәшкил итәбез. Концертта исә татар эстрадасы җырчысы Мөнир Рахмаев, "Волга-волга", "Зинаида Шнипельсон" төркемнәре чыгыш ясар дип көтелә. Тамашачылар "Дустыма - открытка" акциясендә катнашып, аларны якыннарына юллый ала. Концертка килүчеләр шарларга үз куллары белән дөнья дигәндә нәрсә күзаллауларын язып, шуларны күккә зур һава шары белән очырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading