16+

Без булдырдык!

Ул көнне мәңге онытмам. Минем бу сүзләремне Универсиада ачылышын караган 45000 тамашачы да куәтләп, аларга дөньяның биш кыйтгасыннан әлеге тамашаны телеэкраннар аша миллиардлаган караучылар да кушылыр, мөгаен. Универсиада тарихындагы иң зур масштаблы һәм Олимпия уеннары ачылышына тиң булган Казандагы тамашаны кунаклар да бик яратып кабул итте.

Без булдырдык!

Ул көнне мәңге онытмам. Минем бу сүзләремне Универсиада ачылышын караган 45000 тамашачы да куәтләп, аларга дөньяның биш кыйтгасыннан әлеге тамашаны телеэкраннар аша миллиардлаган караучылар да кушылыр, мөгаен. Универсиада тарихындагы иң зур масштаблы һәм Олимпия уеннары ачылышына тиң булган Казандагы тамашаны кунаклар да бик яратып кабул итте.

Ачылыш Россиянең күп милләтле халкы, аның яшәеше, мифологик образлары, әкияти персонажлары сәхнә тирәли әйләнгән могҗизалы бер тамаша белән башланды. Татарстан тарихына багышланган өлеше исә без татарлар өчен йөрәккә май булып ятты. «Күбәләгем», «Ак калфак» көйләре яңгыраганда, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен сөйләгәндә күзләргә хәтта яшьләр килде. Менә бит безнең татарларны бүген бөтен дөнья карый, таный, белә!
Тамашаның шактый өлешен алган Универсиадада катнашучы командалар арена аша узды. Арада бер генә катнашучысы булганы да, шулай ук йөзләгән студенттан торган командалар да байтак иде. Ә менә Уругвай командасының «Рәхмәт, Казан, без сине яратабыз!» дигән шигаре безнең тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. Меңгә якын катнашучысы, шуларның 25е олимпия чемпионы булган Россия командасын исә тамашачы аягүрә каршылады.
Алга таба тамашаның вакыт тәгәрмәче хәрәкәтен күрсәткән өлеше башланды. Монда фән-техника өлкәсендәге ачышлар, Беренче бөтендөнья сугышы, революция, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы чорын, кешелекнең космосны ачуы, бүгенге интернет заманын сурәтләгән җыр-биюле классик стильдәге эпизодлар өлкәннәр өчен генә түгел, яшьләр өчен дә үтемле һәм мавыктыргыч иде. Күренешләр суда, җирдә һәм һавада бертуктаусыз үрелеп барганлыктан, бер могҗизага тиң иде. Монда космик корабле дә, фонтаны да, үсеп чыккан диварлар, колонналар, корабы да, салюты - һәммәсе дә бар: карап, ләззәтләнеп калырга гына өлгер! Шулай ук һәрбер тамашачыга әлеге шоуны махсус күзлек аша 3D форматта да карарга мөмкинлек тудырылган иде. Башланыр алдыннан һәркемгә бирелгән кыңгырау һәм шарчык-фонарьлар бәйрәм барышында тамашаның тәэсир көчен тагын да арттырды.
Россия Президенты Владимир Путинның Универсиаданы ачканда «Исәнмесез!» дип сәламләвен халык яратып кабул итте. Тәрҗемәче дә ул сүзне чит ил кунакларына татар телендә ирештерде. Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Гальен студентларга теләкләрен белдереп, Тукай әсәреннән юллар китереп сөйләгәннән соң, тәэсирләр ташкыныннан: «Ура! Ура! Ура!» - дип кычкырып җибәрүен үзе дә сизми калды бугай. Универсиада байрагын алып баручылар һәм Уеннар утын яндыручылар арасында да безнең спортчыларыбыз булуы бәйрәм өстенә ямь булды.
Гомумән, әлеге Универсиада ачылышыннан алган берни белән дә алыштыргысыз тәэсирләр, горурлык хисе, күңелдәге рәхәтлек күңелләребезне әле бик озак җылытып яшәр. Күпме көч түгелеп, һәрбер ваклыкларына кадәр уйлап эшләнгән, гадиләштереп әйткәндә, кунакларны каршылау бәйрәме, Аллага шөкер, биткә кызыллык китерерлек булмады. Без булдырдык!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading