Беркөнне исеме шактый ук танылган, олыгаеп килүче бер татар шагыйрәсе йомыш белән фатирыбызга килде. Залдагы стенка киштәсенә, китап шүрлекләренә таслап тезеп куелган «Татарстан», «Казан утлары», «Идел», «Безнең мирас», «Мәйдан», «Сөембикә», «Чаян», «Гаилә һәм мәктәп», «Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере», «Моя прекрасная дача» журналларына, типография буявы исе килеп торган «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит», «Ирек мәйданы», «Сам хозяин», «Известия Татарстана», «Диләфрүз», «Язмыш кочагы», «Сканвордлар» гәҗитләренең компьютер өстәле читендәге алагаем зур өеменә сәерсенеп карап торды да бот чабып көләргә тотынды.
– Күр әле бу ахмакларны! Нишләп өегездә бу чаклы чүп-чар җыеп ятасыз? Каян ташып тутырдыгыз бу имгә ярамаган нәмәкәйләрне? Берәр китапханәне бастыгызмы? Әллә атна саен нәшрияттан бушка төяп кайтасызмы, редакцияләрдән сорап аласызмы, киоскларда сатылмый калганын чүплектән җыясызмы? – дип шаккатырды ул мине.
– Ни сөйлисең? Үзебезгә, балаларга, оныкларга тәгаенләп, ирем Рәис һәр ярты ел саен почтага барып яздырып кайта. Эштән соң рәхәтләнеп укыйбыз, фикер алышабыз. Күбесендә үзебезнең иҗат җимешләребез басыла, Рәиснең сканвордлары, минем мәкаләләрем, шигырь, хикәя, повестьларым дөнья күрә, шунлыктан тәртипләп җыеп барабыз. Сүз дә юк, гәҗитләрдәге рәсми хәбәрләр, яңалыклар кабатлана. Шулай да уфтанмыйбыз. Һәр басманың үз юнәлеше, үз йөзе дигәндәй. Кызыксынып укып, гыйбрәт алырлык, фикер уята, уйландыра, җанны сызландыра, сокландыра торган материаллар шактый басыла. Икебез дә татар журналисты бит, милли басмаларыбызның тиражы кимемәсен дигән изге нияттән дә яздырабыз. Абунәчеләр күңелен күрер өчен, үз-үзләрен кызганмыйча даими эзләнүче, вакыты, сәламәтлеге белән санлашмыйча меңәрләгән чакрым юл узучы, басмалары кызыклы чыксын дип тырышып, күз нурларын, җан җылысын, хәләл көчен түгүче хезмәттәшләребезгә аз булса да ярдәмебез тисен, дибез.
– Бу чаклы нәмәкәйне яздырырга бер айлык пенсияң кереп китәдер бит? Бюджетта эшләүче иреңнең дә хезмәт хакы әллә ни күп түгелдер. Гаиләгездә хисапсыз Әндери казнасы юктыр. Күпме акчаны, әрәм-шәрәм итеп, суга саласыз икән. Менә минем бернинди гәҗит тә яздырганым юк. Аңа карап кына укам коелмый әле. Башымны горур тотып йөрим. Теләсә кайсы редакция ишеген аяк тибеп керәм. Үз сүземне турыдан ярып, маңгайга бәреп әйткәнгә күрә, түрәләр яратып бетермәсә дә, санлашырга мәҗбүрләр. Яңалыкларны телевизордан бушка күрсәтәләр, – диде үзен зыялыга санап, күкрәк киереп йөрүче, халык белән очрашуга барган саен «милләт, милләт» дип лаф оручы ханым. Минем дә бирешәсем килмәде.
– Син хаклы түгел. Шөкер, артык бай булмасак та, гәҗиткә язылудан гына бөлмибез, тәртипләп тоткач, сәмәнебез көн итәргә җитә. Яшәргә уңайлы фатирыбыз, табын тулы хәләл ризыгыбыз, кияргә киемебез, утырып йөрергә машинабыз, җәй буе рәхәт чигәргә җәннәттәй мул җимешле бакчабыз бар. Тамак колы гына булып яшәп булмый бит! Рухи азык та кирәк кешегә. Син чүп-чарга санаган вакытлы матбугат басмалары безгә дөньядан артта калмаска, күңел дөньябызны каралтмаска ярдәм итә, – дидем мин. – Гәҗиткә язылырга тотылган акчаны юкка сарыф итүгә санамыйбыз. Кемдер бар тапканын аракы эчүгә, наркотиклар куллануга, казинода оттыруга, корсагы шартлар дәрәҗәгә җиткәнче сыра чөмерүгә, чамасын белмичә чүпрәк-чапрак, бизәнү әйберләре җыюга исраф итә. Ә без сәламәт яшәү рәвешен үз итәбез. Акча коллары түгелбез. Сүз дә юк, бүгенге көндә гәҗиткә язылу – шактый чыгымлы гамәл. Әмма аларны беркадәр киметү юллары бар. Подпискадан кергән акчаның зур өлешен почта «кабып йотуын» беләсең бит инде. Шунлыктан Рәис вакытлы матбугатка абунәче көнендә ташламалы шартларда языла, һәр атнада пәнҗешәмбе көнне гәҗит-журналларны почтадан үзе барып ала. Кайбер журналларның редакциясендә арзанрак бәягә язылып, айга бер мәртәбә шуннан алып була. Басылган материалларыбыз өчен редакцияләр түләгән каләм хакыбызны җыеп барабыз да гәҗиткә язылган чакта кушып җибәрәбез. Якын кешеләребезне газетага яздырып сөендерәбез. Дус-ишкә, туган-тумачага туган көненә, Яңа елга бер дигән бүләк ясыйбыз.
Үзең уйлап кара, татар гәҗитенә татар үзе язылмаса, якыннарын яздырмаса, туган телендә бернәрсә дә укымаса, балаларын шуңа яшьтән хирысландырмаса, милләтебезнең киләчәге ни булып бетәр? Үләбез, бетәбез, дип шыңшып йә чат саен кычкырып йөрүдән ни файда? Бетмәс өчен, һәркайсыбызның аерым бер гамәле кирәк. Өеңдә татарча сөйләшәсеңме, балаңны татар бакчасына бирәсеңме, үсә төшкәч, аны татар гимназиясенә урнаштырып, туган телеңдә укытасыңмы, татарча китап сатып аласыңмы, татар гәҗитенә языласыңмы, гаиләң белән карар өчен, татар театрына билет аласыңмы? – анысы синең эш.
Мөхтәрәм ханым, син дә кайтышлый почтага кер! Элек үзең эшләп киткән басмага булса да язылып чык! Оныгыңа «Сабантуй»ны яздырып бүләк ит! Шөкер, пенсияләребез ай саен килеп тора, гонорарлар да алгалыйбыз. Гәҗиткә язылудан гына бөлмәбез әле, иншаллаһ! Үзең уйлап кара, син дә, мин дә, күршебез Габделәмин дә язылмагач, кем язылыр соң татар басмасына? Яһүд Кобзонмы, әллә урыс Иванмы? Казан кафесында суши сатучы елгыр япон эшкуарымы? Кытайдан килеп укучы чибәр туташмы? Анголадан килгән студент егеткә кирәкме ул, әллә синең КФУда укучы чәчәк кебек оныгыңамы?
– Әйтеп тә күрсәтәсең инде! Журналист түгел, тылмач буласың калган! Ярый, синеңчә булсын! Үгетләп җиңдең. Юл уңаеннан почтага сугылып, «Шәһри Казан»га язылып чыкмый булмас! – диде ханым.
– Авызыңа бал да май! – дип озатып калдым. Тамчыдан күл җыела.
Кадерле дусларым! Кышкы озын кичләрдә рәхәтләнеп җан азыгы алырга әзерләндегезме? Үзебезнең милли басмаларга язылырга онытмадыгызмы? Күрше-күлән, дус-ишкә бу хакта искәрттегезме? Әлегә соң түгел, әмма ашыкмыйча да ярамый. Бергә булсак, бердәм булсак, өстән төшкән фәрман белән генә телебезне беркем тартып ала алмас, татар дигән, кайчандыр дәүләтле, кодрәтле булган горур милләтебез тирән тарих чоңгылына төшеп эзсез югалмас.
Хәмидә ГАРИПОВА, Казан.
Комментарийлар