16+

«Без су басуны көтеп алабыз»

Көннәр кисәк кенә җылытып җибәрү үзенекен итте. Атна башында Буа районының Кильдураз, Бәбки, Кыят авылы янында Зөя елгасы аша күперне су баскан.

«Без су басуны көтеп алабыз»

Көннәр кисәк кенә җылытып җибәрү үзенекен итте. Атна башында Буа районының Кильдураз, Бәбки, Кыят авылы янында Зөя елгасы аша күперне су баскан.

Машиналар әйләнеч юлдан йөри. Су басу куркынычы янаган авыллардагы халыкның да тынычлыгы югалган. Алар инде март башыннан ук язгы ташуларга әзерләнә: йортлары янәшәсендәге карларны читкә чыгара, су агып китсен өчен, канаулар казый.

Әгерҗе районының Яңа авыл авылында яшәүче Мөзәлимә апа Хөрмәтова да һава торышын көн саен күзәтеп тора. Менә инде 30 елдан артык өенең беренче катына һәм бәрәңге базына су кереп интегә ул. Йортлары үзенчәлекле төзелгән. Аскы катын җирне казып ясаганнар. Бу катта алар ашарга пешерә, идәндә плитә. Яз көне Мөзәлимә апа чиләк, соскы белән идәннән су җыя башлый. Ә бәрәңге базына төшкән суны насос белән суырталар икән. Хәзер җаен тапканнар: су басканчы ук, бәрәңгеләрне өскәрәк күтәреп куялар. Насос белән суыртырга уңайлы булсын өчен, базда махсус чокыр да ясаганнар.

– Ел саен яз җитүгә, ишегалдындагы бер бөртек карны да калдырмыйча читкә ташыйм. Базга су каян төшкәнен бер Алла белсен. Безнең авыл тау астында урнашкан. Урамыбыз да түбән очта. Җир асты сулары җыелып килә, күрәсең, – ди Мөзәлимә апа.
Бу хәл беренче генә ел кабатланмаса да, Мөзәлимә апаның аскы катны бетерү яки башка урынга күченү уе юк. Хәер, авылда ел саен баздан су чыгарган күршеләре дә моңа инде күнеккән. Ни хикмәт, су баскан өчен компенсация алып булу турында да белми алар.

Ә менә Әлки районының Иске Камка авылында яшәүчеләрнең 92 проценты хәзердән үк йортларын иминиятләштергән. Чөнки биредәгеләр язгы ташу хакында ишетеп кенә түгел, күреп белә. Дөрес, көчле су басуларның 2011 еллардан бирле булганы юк инде. Шулай да, Ермак белән Кече Чирмешән елгалары ярларыннан ташып кушылгач, түбәндә урнашкан урамнар ел саен су астында кала. Бер урамнан икенчесенә кешеләрне көймәләрдә күчерү алар өчен гадәти күренеш. Моның өчен махсус көймәче дә билгеләп куялар.
Быел 6 апрель көнне районнан җитәкчелек, гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре, авыл фельдшеры, иминиятләштерү компанияләре хезмәткәрләре катнашында авыл халкына аңлату эшләре үткәргәннәр.

– Йортны су басудан гына дип иминиятләштермисең бит. Җил-давылдан түбәләре зыян күргән кешеләр дә иминият акчасын алды. Кайберәүләр милекләрен дә иминиятләштерә. Быел иминият компанияләре аңлатканча, йортны страховкалау уртача 5 мең сум тирәсе. 500 мең сумга кадәр компенсация каралган, – ди Иске Камка авыл башлыгы Фәргать Әкбәров.

Аларда халык язгы ташуга әзер. Су баса калса дип, техниканы тау башына менгергәннәр, һәр кеше 200 литр чиста су, өч көнгә җитәрлек азык-төлек, керосин, шәмнәр әзерләп куйган. Тавык-чебеш, бозаулар өчен өй чормасында урын булдырганнар, авыру кешеләрне хастаханәгә урнаштыру мөмкинлеге каралган. Елгалардагы суны гел күзәтеп торалар, көймәләр дә әзер.
Авыл халкы хәтта язгы ташуны көтеп ала икән. Зәйтүнә апа Сабирова әйтүенчә, бу үзенә күрә бер матур күренеш. Су баскач, болыннар яшәреп китә. Елгаларга балыклар тула. Язгы дым яшелчәләргә дә файдалы. Аннары авылда күптәннән килгән гадәт яши: язгы ташу суында битләрен, кулларын юып, камкалылар: «бар авырулар да шул сулар белән агып китсен», – дип теләк телиләр.

Зыян күргән бәрәңгегә дә компенсация алырга була

Нәкъ менә су басудан гына йортны иминиятләштерү дигән нәрсә юк анысы. «НАСКО» компаниясендә физик затларның милекләрен иминиятләштерү дирекциясе директоры Ләйсән Сәетгәрәева әйтүенчә, йортны иминиятләштерү, гомумән, мәҗбүри түгел. Әмма янгын, шартлау, башка табигый бәла-казалар, шул исәптән су басу вакытында да иминиятләштерү – иң ышанычлысы. Һәр иминият компаниясенең үз кагыйдәләре.

– Физик затларның милекләрен иминиятләштерү кагыйдәләре нигезендә, әгәр дә йорт тулысынча зыян күрсә, күчемсез милекнең бәясе тулысынча кайтарыла. Дөрес, бу сумма килешүдә күрсәтелгән иминият суммасыннан артмаска тиеш. Иминиятләштерелгән торакка өлешчә зыян килсә, төзекләндерү эшләренә компенсация бүлеп бирелә. Бу акчаны төзелеш материаллары алуга, шулай ук ремонт эшләрен башкарган эшчеләргә түләү өчен кулланырга була, – ди Ләйсән Сәетгәрәева.
Баксаң, хәтта идән астына су кергән, базга су төшкән очракта да иминият түләвеннән файдаланырга була икән. Гадәттә, йорт иминиятләштерелгән икән, бер түбә астындагы идән асты, баз да шул исәпкә керә. Килешүгә өстәмә корылмаларны да кертергә була. Кайбер иминият компанияләре хәтта баздагы бәрәңгене дә иминиятләштерәләр. Дөрес, компенсация алу өчен бәрәңгенең нәкъ менә орлыкка сакланган булуын һәм зыян күргәнен расларга кирәк булачак. Шунысы да мөһим: иминиятләштерүченең торакның милекчесе булуы шарт. Иминият акчасын да бары милек хуҗасы йә аның ышанычлы вәкиле генә алырга хокуклы.

Татарстанда, аеруча авылларда шәхси йортларны иминиятләштерү еш күзәтелә. Ләйсән Сәетгәрәева әйтүенчә, күпләр «тулы пакет» полисын сайларга тырыша. Нинди бәла-каза киләсен алдан белеп булмый, шуңа да бу иң отышлысы.

– Язгы ташулар вакытында иминият түләве генә барлык бәлаләрдән коткарыр дип уйлау бик үк дөрес түгел, иминият акчасы бары тик су басу аркасында килгән зыянны гына каплар өчен каралган. Россиянең «Иминият эшен оештыру турында»гы федераль законы нигезендә, иминиятләштерү куркыныч янаган очракта гына ясала, әгәр дә инде бәла-казадан качып булмаячагы көн кебек ачык икән, иминият компанияләре иминиятләштерүдән баш тартырга да хаклы, – ди Ләйсән Сәетгәрәева.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading