Алар тормышны маңгай күзе белән түгел, ә күңел күзе белән күрүчеләр. Бүген, 15 октябрьдә, Халыкара ак таяк көне билгеләп үтелде. Рәсми датасы әнә шулай дип аталса да, без аны гадиләштереп, күрмәүчеләр көне дип әйтергә күнеккәнбез. Шулай да Халыкара сукырлар көне 13 ноябрьдә билгеләп узыла.
– Мин моны безнең кебек күрмәүчеләргә берникадәр игътибарны арттыру көне буларак кабул итәм. Аны бәйрәм дип әйтеп булмый, әлбәттә. Минем өчен дә бик әһәмиятле көн дип әйтә алмыйм, чөнки бер көндә генә әллә нәрсә хәл итеп булмый. Шунысы сөенечле: безнең илдә хәзер уңайлыклар тудырыла. Монда “уңайлы мохит” программасының да роле зур. Пандуслар, дәүләт һәм шәхси учреждениеләргә кергәндә күрмәүчеләр өчен махсус тамгалар, ишекләрдә Брайн системасы буенча язулар барлыкка килә башлады. Хәзер күбрәк игътибарны күрмәүче кешеләрнең социаль тормышына юнәлттерергә кирәктер. Эшкә урнашу мәсьәләсендә дә тискәре караш сизелә. Ә бит алар арасында массаж ясаучылар да, юристлар да, музыкантлар да бар. Җәмгыятьтә мескенгә караган кебек мөнәсәбәт кимесә иде дигән теләк бар. Мин янындагы кешеләргә: “Миңа үзеңә караган шикелле кара”, - дип әйтер идем, - диде “ШК” хәбәрчесенә Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан.
Әнә шул игътибарны бераз булса да арттыру нияте белән, һәр ел саен республикада әлеге ике дата аралыгында - 15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр - “Ак таяк” дип аталган айлык уздырыла. Бер ай дәвамында бара торган һәртөрле чаралар киң җәмәгатьчелекнең һәм хөкүмәт органнарының күрмәүчеләр көн саен очрашып тора торган проблемаларына игътибарны арттыру, аларның яшәү рәвешен пропагандалау һәм халык фикерен формалаштыру максатыннан планлаштырыла.
Ай дәвамында төрле структура вәкилләре катнашында “түгәрәк өстәл”ләр, бәйгеләр, викториналар һәм блицтурнирлар, спорт һәм мәдәни чаралар уздырыла. Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыяте эшчәнлеген пропагандалау максатыннан, матбугат чараларында чыгышлары оештырыла, социаль хезмәткәрләр аларның өйләренә барып, яшәү шартлары белән таныша, мәктәп укучылары белән “игелеклек дәресләре” уздырыла.
Бер ай дәвамында күрмәүчеләр Казан, Чаллы, Чистай, Түбән Кама шәһәрләрендә тифлокомментарийлы фильмнар карый алачак.
Комментарийлар