Шәһри Казан

Безне авыл Сабан туйлары көтә

Менә быел да тырыш авыл халкы кырларда чәчү эшләрен вакытында тәмамлады. Инде рәхәтләнеп Сабан туйларын бәйрәм итәргә дә мөмкин. Тукаебыз әйткәнчә, эш беткәч, уйнарга ярый торгандыр ул. Авыл кешесенең дә елга бер билен турайтып, табигатьнең гүзәллегенә сокланып аласы, шәһәрдәгеләрнең дә, таш читлекләр эченнән качып, бәбкә үлән өстендә ашъяулык җәясе килә...

Студентларга гына Аллаһ Раббыбыз сабырлык һәм тел ачкычлары насыйп итсен! Юкса аларның бу көннәрдә ял итәр вакытлары түгел, ә кызу «урак өсте» бара бит. Үземнең, читтән торып уку бүлеге студенты буларак, алты ел дәвамында авыл Сабан туена кайта алганым булмады. Бәйрәм күрергә шәһәрдән фәләнчә километр кайтып йөрер өчен һәр студентның акчасы да, вакыты да җитенкерәми шул ул...
Быелгы авыл Сабан туйлары алдыннан олы вакыйгалар булып узачак. 10 июньдә бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән Болгар каласында, һәр елдагыча, «Болгар җыены» үткәреләчәк. (21 майда әлеге тарихи вакыйгага 1090 ел тулган иде.) Анда күп кенә зыялыларыбыз, төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре, гомумән, теләге булган һәркем катнашачак.
Шулай да ел әйләнәсенә бер генә була торган чын Сабан туе ул - авыл Сабан туе. Анда туган-тумачаның, дус-ишнең, сабакташларның җыелышып кайтуы, шушы бәйрәмнәрдә буынара һәм нәселара багланышларны, үзара мөнәсәбәтләрне яңартып җибәрүе - үтә әһәмиятле, мөһим гамәл. Моны тирәнтен аңлап, һәм быел 8-10 июнь көнне Бөтенроссия татар дин әһелләренең өченче форумы җыеласын күздә тотып булса кирәк, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов авыл-район Сабан туйларының быел 11-12 июнь көннәренә күчерелүе турындагы күрсәтмәгә кул куйган.
Авылларда Сабан туйлары уза икән, димәк, милләтебезнең киләчәге өметле. Бу - җир куенына гына түгел, милләт күңеленә дә тиешле орлыклар салыначак дигән сүз. Иң мөһиме - бәйрәмнәрне күңелле һәм матур итеп, изге гамәлләрдә генә бил алышып үткәреп җибәрәсе иде. Бәйрәм белән сезне, милләттәшләр!

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: