Шәһри Казан

Безнең баланы аласызмы?

Сабыйларын балалар бакчаларына бирергә дип еллар буе чират көткән әти-әниләрне аптырашта калдырган яңалык социаль челтәрләрдә шау-шу тудырды.

Бактың исә 1 апрельдән балалар бакчаларына кабул итүдә яңа кагыйдәләр кергән. Хәзер сабыйларны бакчага алганда ничә яшьтә булу белән генә түгел, кайда теркәлүе белән дә кызыксыналар.

Газета укучыларыбызны да борчый бу мәсьәлә. Галимуллиннар гаиләсе Казанда фатир арендалап тора, ә теркәлү урыннары авылда.
– Балалар бакчасына документлар тапшырырга барган идем, әлегә Казанда теркәлгән балаларны гына алабыз, сезнекен соңрак, урын калгач кына алабыз, дип әйтеп, бакча мөдиренә шалтыратырга куштылар. Шалтыратып белешкәч, мөдир кеше иремә, Казанда теркәлмәгәннәрне бөтенләй алмыйбыз, өч кенә айга булса да теркәлеп карагыз, аннары килерсез, дигән. Безнең баланы алыр­лармы инде, юкмы? – диде Гүзәлия.

Казан мэриясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ­Казан шә­һәре мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждение­ләре белән эшләү бүлеге башлыгы ­Татьяна Багаева да журналистларга, мәктәпкәчә учреждениеләргә кабул итү яшь кенә түгел, территориаль принципны да исәпкә алып узачак, дип белдергән. Балалар бакчаларын комплектлаштыруга яңача якын килү Федераль закон таләпләре белән бәйле икән.

– Бу очракта без казанлылар мәнфәгатьләрен кайгыртып, алар теләгән балалар бакчаларына өстенлекле рәвештә эләгә алсын дип эш итәбез. Чөнки норматив документлардан тыш, шәһәр халкыннан балаларын яшәү урыны буенча балалар бакчасына урнаштыра алмауларына бәйле күпсанлы мөрәҗәгатьләр дә бар иде. Йорт янындагы балалар бакчалары республиканың башка районнарында теркәлгән балалар белән тулган. Һәм алар хаклы, казанлылар бездән федераль законнар үтәлешен таләп итә, – дигән Багаева.

Газета укучыбызның соравын без мэриянең матбугат үзәгенә юлладык һәм алардан: «Балалар бакчаларын комплектацияләү ике этапта узачак: 1 апрельдән 31 майга кадәр – Казанда пропискада булган яки вакытлыча теркәлгән гражданнар өчен, 1 июньнән 30 июньгә кадәр – Казанда теркәлмәгән гражданнар өчен. Димәк, Галимуллиннарга июнь аен көтәсе була, калган буш урынга аларның балаларын алырга тиеш­ләр», – дигән җавап алдык.

Реклама

Бүгенге көндә Казанда яшәү урыны буенча теркәлмәгән 2 меңгә якын бала яши. Аларның барысына да 1 июньнән балалар бакчаларына буш урыннар тәкъдим ителәчәк.

– Урыннар һәркемгә җитәчәк. Без өч яшьтән өлкәнрәк балаларның барысына да урыннар билгеләячәкбез, – дип вәгъдә итә Татьяна Багаева.

«Кайнар элемтә» телефоннары

Киров һәм Мәскәү районы: (843) 560-57-64.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы: (843) 522-87-42.
Вахитов һәм Идел буе районы: (843) 224-33-80.
Совет районы: (843) 272-31-26.

2019-2020 уку елына Казанның балалар бакчаларына 2 яшьтән 6 яшькә кадәрге 16637 баланы кабул итү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта Казанда 2510 урынга исәпләнгән 11 балалар бакчасы төзелә. Тагын 16 балалар бакчасы капиталь ремонт үткәргәннән соң 2315 баланы кабул итәчәк.

Анна Арахамия фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: