16+

Безнең «КАМАЗ», судно, вертолетлар Абу Даби шәһәрендәге күргәзмәгә барып җитте

Безнең «КАМАЗ», судно, вертолетлар Абу Даби шәһәрендәге күргәзмәгә барып җитте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу Даби шәһәрендә булды. Анда ул IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсе эшендә катнашты, дип яза "Татар-информ".

Күргәзмәне ачу тантанасы башланыр алдыннан Татарстан Президенты Абу-Даби Әмирлеге Шаһзадәсе, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Кораллы Көчләре югары башкомандующее Мөхәммәд бен Зәед Әль Нахайян һәм ил хакимиятенең башка вәкилләре һәм халыкара күргәзмә кунаклары белән очрашты.
IDEX - Абу-Дабида ике елга бер үткәрелеп килүче кораллану һәм хәрби техника күргәзмәсе.



Кораллану буенча дөньяда иң күренекле күргәзмә 1993 елдан үткәрелә. Татарстан предприятиеләре IDEX күргәзмәсендә 1995 елдан катнашып килә. Анда Яшел Үзән суднолар төзелеше заводы суднолары, Казан вертолетлар заводы очкычлары, «КАМАЗ» автомобильләре, шулай ук һава һәм диңгез суднолары өчен радионавигация җайланмалары, сугыш кораллары, оптик җайланмалар һәм башка хәрби билгеләнештәге эшләнмәләр куелган. Рөстәм Миңнеханов MAN, IVECO маркалы һәм башка мәгълүм җитештерүчеләрнең броньланган автомобильләре белән кызыксынды, алар - «КАМАЗ» базасында Татарстанда җитештерелә торган шундый ук техниканың төп көндәшләре.

Күргәзмә белән танышканнан соң Татарстан делегациясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең милли иминлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Тахнун бен Зәед Әль Нахайян һәм «Tawazun» компаниясе генераль директоры Сәйф Мөхәммәд Әль-Хаҗәри белән эшлекле очрашу уздырды. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң эре компанияләренең һәм күргәзмәне төп оештыручыларның берсе булган "Tawazun" югары технологияләр үсешенә инвестицияләр кертү белән шөгыльләнә. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading