Безнең Әтнә районы, Каенсар авылында элек-электән үк китапханә, клуб эшләп килгән. Хәзер менә авылыбыз ташландык хәлдә калды, чөнки мәктәпне яптылар. Мәктәп беткәч, авыл таркалырга күп кирәкми. Мәктәп бинасында китапханә урнашкан иде. Бик бай иде ул, анда музей да эшләде. Бу китапханә нигезендә Габдулла Тукайның апасы Саҗидә белән ире яшәгәннәр. Тукайның җизнәсе Каенсар зиратында җирләнгән. Габдулла Тукайга катнашы булган авылларны төзекләндерделәр, карадылар. Ә безнең Саҗидә абыстай яшәгән нигездәге китапханәне күрше Әйшияз авылына күчерделәр. Ул вакытта бер автобус кеше шау-гөр килеп бар нәрсәне төяп киттеләр. Хәзер ул бина нәүмизләнеп калды. Турысыннан узганда, йөрәк әрни. Ул бинада ифтар ашлары уздырыла иде. Өч авыл тарихы биредә сакланды. Казаннан тикшерү килгәч тә китапханәне җәннәт бакчасына тиң, дип сөйләгәннәр, ди. Китап укучылар булса да, китапханәне яптылар. Кызганыч, клубны да авария хәлендә дип таныдылар. Хәзер авыл – ятим бала хәлендә. Югыйсә Президент авылларны сакларга куша. Газеталарда да, 2018 елда Татарстанда 624 яңа клуб төзелде, 221 клубка ремонт ясалды, дип язалар. Ә безнең авыл клубын ник ябалар, ник бетерәләр? Хатны бөтен авыл халкы исеменнән язабыз. Ярдәм көтәбез.
Каенсар авылы халкы.
Җыелышыр урын юк
Хат эзеннән Каенсарга юл тоттык. Авыл үзәгендәге мәчет янәшәсендә агач клубның ишегендә йозак. Карап торышка бина ярыйсы гына хәлдә, хәтта ишектәге элмә тактада эш вакытлары да күрсәтелгән. Тик клуб инде май аеннан бирле эшләми икән.
Авылда күбесенчә өлкәннәр, пенсия яшендәгеләр яши. Дүрт-биш буйдак егет, кияүгә чыкмаган кызлар бар. Берничә яшь гаилә авылда төпләнеп калган. Авылга су кермәгән. Урамнарда бүген сирәк очрый торган коелар. «Колонкалар бар анысы, тик аның суы каты, идән юарга да ярамый, ак юшкын кала. Шуңа да коедан су ташыйбыз», – ди Каенсар халкы.
– 2009 елда мәктәп бетте. Сугыш елларында да су ташып, мичкә утын ягып көн күргән мәктәп газлаштырылгач кына ябылды да куйды. Мәктәптә китапханә бар иде. Анда бик яратып йөри идек. Китапханә дә, музей да күрше авылга күчерелде. Аннары чират клубка җитте. Клубыбыз әйбәт иде әле. Люция Абдуллина эшләгән заманнарда нинди генә чаралар уздырылмады. Клубның стенасы мактау грамоталары белән тулган иде. Ветераннар ансамбле эшләп килде. Анда йөрүчеләрнең кайберләре «Балкыш» фестивалендә дә катнашты. Люциябез чын намус белән эшләде. Ире Бәгъдәнур баянчы иде. Абдуллиннар гаиләләре белән концерт куялар иде. Кызганыч, баянчыбыз вакытсыз вафат булганнан соң, бар да бетте. Бәгъдәнур авылыбызның нурын үзе белән алып китте. Люция эштән чыкты. Аның урынына күрше авылдан икенче берәүне мөдир итеп куйдылар. Ахыр чиктә клуб ябылды, – дип зарлана каенсарлылар.
Артистлар килеп концерт куйган чакларны да сагынып искә алалар. Соңгы тапкыр җырчы Нурзадә килгән булган.
– Алып баручысы нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән бик матур концерт куйдылар. «Чакырсагыз, тагын киләм», – дип киткән иде. Тик менә клубны гына ябып куйдылар, – диләр.
Хәзер алар сайлаулар булса да, бәйрәмнәргә дә бер чакрымдагы күрше Әйшияз авылы клубына йөри. Өлкәннәр көнен дә бәйрәм итә алмаганнар.
– Күчтәнәчләрен китерделәр анысы, рәхмәт, тик менә өлкәннәр көненә элек концертлар була иде, хәзер – юк», – дип борчуын сөйләде халык.
Әйшияз авылында клуб яңа төзелгән, заманча күп функцияле үзәк бинасында. Авыллар арасы бер чакрым гына булса да, машинасы булмаган өлкән яшьтәгеләргә бару җиңел түгел. Кайчандыр гөрләп эшләп торган ветераннар ансамблен дә торгызасылары килә каенсарлыларның, тик җыелырга урыннары юк. Сабан туе, урам бәйрәмнәре дә үткәрелми аларда.
Каенсар Күәм авыл хуҗалыгына карый. Күәм авыл башлыгы Риваль Гатауллин үзе дә Каенсар авылында клуб, мәктәп булмауга борчыла. Әмма район мәдәният бүлеге белән сөйләшеп карарга сүз бирсә дә, берни үзгәртеп булмаячагын аңлый. Авыл кечкенә. 70кә якын кеше исәпләнә. Күрше Әйшияз авылында кеше саны 170тән артык. Клубларында янгын булганнан соң, Әйшияз халкы да мәдәният йортына мохтаҗ булган. Дәүләт программасы буенча нәкъ менә Әйшиязда күпфункцияле үзәк төзергә карар кылганнар. Хәзер анда клуб та, китапханә дә урнашкан.
«Чынлыкта клуб кирәк түгел»
– Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр сүзне сүз итүдән генә язганнар, аларга чынлыкта клуб кирәк түгел, бер-ике карчык өйдә дә җыелышып утыра ала лабаса, – дип җавап бирде безнең соравыбызга Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов.
– Каенсардагы китапханә җитәкчесе, клуб мөдире дә хәзер – пенсиядә. Өлкәннәрне иҗатка тартучылар юк диярлек, шуңа да җыелу урыны булдырылса да, анда ике-өч әби генә киләчәк, – дигән фикердә Әтнәнең мәдәният бүлеге хезмәткәрләре.
– Каенсардагы агач клуб бик иске, ул авария хәлендә дип танылды, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә дә җавап бирми, утын ягып кына җылытыла иде. Мәдәният йортлары районда салына анысы, әнә Яңа Шашы авылында зур клуб төзелеп килә. Тик 50-60 кеше яшәгән авылда клуб төзеп булмый, бу төзелешне бер дәүләт программасы таләпләренә дә туры китерә алмыйбыз. Ул бина үзен акларга, рентабельле булырга да тиеш бит. Кеше йөрмәгәч, клуб төзеп куюдан ни мәгънә? – ди Азат Хәйретдинов.
Кечкенэ авылда клуб ябылуы бер хэл. Э менэ безнен авылда 2000лэп кеше яши. Мэдэният йортын аварийный хэлдэ дип япканнарына 6 ел була инде. 2 этажлы, 300 урынлы, кирпеч клубны шалт иттелэр дэ ябып та куйдылар. Яптылар дип эйтеп тэ булмый. Бина эшли. Анда мед. Пункт, библиотека, почта булеге эле дэ эшли. Аварийный булуына карамастан... Эмма клуб эшлэми. Хезмэткэрлэре менэ инде 6 ел тик утырып акча алып яталар. Бер мэдэни чара да уздырылмый. С горем пополам Сабантуй уздыралар, и то эйдэ ярар ~дип кенэ. Мэдэният йортынын хэр чарасын 250 лэп кеше карады. Заллар тулы, уз урындыкларын тотып килеп стена буендагы проходларга утырып та карадылар. Дискотека хэр атна, анда якын тирэ авыллардан гына тугел, казаннан да яшьлэр кайталар иде. Хэзер бер мероприятия дэ юк. Куда с этим вопросом можно обращаться?
Комментарийлар
0
0
Кечкенэ авылда клуб ябылуы бер хэл. Э менэ безнен авылда 2000лэп кеше яши. Мэдэният йортын аварийный хэлдэ дип япканнарына 6 ел була инде. 2 этажлы, 300 урынлы, кирпеч клубны шалт иттелэр дэ ябып та куйдылар. Яптылар дип эйтеп тэ булмый. Бина эшли. Анда мед. Пункт, библиотека, почта булеге эле дэ эшли. Аварийный булуына карамастан... Эмма клуб эшлэми. Хезмэткэрлэре менэ инде 6 ел тик утырып акча алып яталар. Бер мэдэни чара да уздырылмый. С горем пополам Сабантуй уздыралар, и то эйдэ ярар ~дип кенэ. Мэдэният йортынын хэр чарасын 250 лэп кеше карады. Заллар тулы, уз урындыкларын тотып килеп стена буендагы проходларга утырып та карадылар. Дискотека хэр атна, анда якын тирэ авыллардан гына тугел, казаннан да яшьлэр кайталар иде. Хэзер бер мероприятия дэ юк. Куда с этим вопросом можно обращаться?
0
0