Шәһри Казан

«Безне кызыбыз рухландырып тора». Казанда беренче Балалар хосписы ачылды

Ә бит аларга караш җәмгыять тарафыннан бер төрле генә түгел: кемдер аны «үлем йорты» дип атаса, икенчеләр аның авыр хәлдә калган, өметсез авырулар белән очрашкан кешеләр, гаиләләр өчен алыштыргысыз ярдәм булуы турында әйтә.


Без әзер түгел, дисәк тә...
Рәсми тел белән әйткәндә, хоспис ул - савыктырып булмый торган авырулар өчен махсус медицина учреждениесе, биредә бөтен эш өметсез авыруларга һәм аларның туганнарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Хосписның төп кануннарының берсе - авыруны дәвалап булмау - аның өчен бернәрсә дә эшләп булмый дигән cүз түгел әле. Ә төп максаты - озак дәвамлы авырулары булган кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Хоспис барлык дару препаратлары белән тәэмин итә, биредә алар өчен өй шартларындагы кебек мохит тудырыла.
Без исә Балалар хосписы турында сүз алып барабыз. Татарстанда гына да ел саен 1 яшьтән алып 17 яшькәчә 60тан артык баланың гомере дәвалап булмый торган авырулардан өзелүен исәпкә алсак, хосписларның никадәр әһәмияткә ия булуы аңлашыла. «Ләкин бүгенге көндә безнең халык хосписларга бөтенләй дә әзер түгел, бездә бит үлем турында сөйләшү кабул ителмәгән, менталитет шундый. Хосписның өметсез авырулар өчен әһәмиятлелеген кыенлыклар белән үзе күзгә-күз очрашкан кеше генә аңлый ала торгандыр, мөгаен», - ди лейкемия белән авыручы балаларга хәйрия ярдәме күрсәтә торган Анжела Вавилова исемендәге фондның җитәкчесе Владимир Вавилов. Татарстанда Балалар хосписы ачу теләге белән дә беренчеләрдән булып ул янып-көеп йөри. «Хоспислар элек-электән булган. Бер яктан карасаң, хосписны - юлаучы, дәрвиш өе, аның вакытлыча тору урыны дип тә атарга була торгандыр. Анда бит кечкенә балалар гына түгел, ә олылар да яши. Көнбатышта хоспислар системасы инде күптәннән булдырылган. Монда кешеләрнең әлеге учреждениеләргә, өметсез авыруларга карата мөнәсәбәте бөтенләй башка», - ди Владимир Владимирович. Чыннан да, әйтик, халык саны Татарстандагы кебек булган Бавариядә бүгенге көндә 100дән артык хоспис бар. Россиядә беренче Балалар хосписы 2010 елның 1 июнендә Санкт-Петербургта ачыла. Әле СССР вакытында ук ачылган шундый ук учреждение Минск шәһәрендә дә бар. Бездә дә хоспислар системасы үсеш кичерә башлады башлавын, шулай да җәмгыять моны кабул итәргә әзер түгел әле. Кеше бу төр авыруларның хоспислардагы кебек тәрбиягә никадәр мохтаҗ икәнлеген аңлап бетерә алмый. «Фондны оештырганчы, миңа һәм тормыш иптәшем Маринага күпне кичерергә туры килде. Өч ел буе кызыбыз Анжеланың гомере өчен көрәштек. Хәзерге вакытта эшләп килгән фонд та аның исеме белән аталды. Беләсезме, ул безне өстән бу эшләргә рухландырып тора кебек. Кызыбызның ничек газапланып, нинди михнәтләр кичерүен күреп, мин шундый фикергә килдем: бездә хоспислар булса, мин, һичшиксез, шунда киткән булыр идем. Ә болай кызыбыз берүзе бер бүлмәдә ятты, без исә тәрәзә янында тилмереп тордык. Ә хосписта кызыбызга да күпкә җиңелрәк булыр иде», - дип сөйли баласын югалту ачысын кичергән Владимир Вавилов.

Татарстанда беренче хоспис
Республикабызда хосписларга караш уңай якка борылды. 2011 елның 25 гыйнварында Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды арасында килешү төзелә. Шуннан соң фонд Балалар хосписын булдыру эшенә керешә. Үткән атнада - 10 февраль көнне - Казанда уникаль вакыйга булды - 4 нче балалар шифаханәсе базасында республикада беренче Балалар хосписы стационары үз ишекләрен ачты.
«Хоспис булдыру эшенә тотыну җиңелләрдән булмады. Тәҗрибә туплар өчен, хоспислар системасын тирәннән өйрәнер өчен чит илгә - Германиягә барырга туры килде. Махсус китаплар укыдык, хосписның бөтен нечкәлекләрен өйрәндек. Биредә эшләячәк табиблар, шәфкать туташлары курсларда укыды», - ди Балалар хосписының рәисе Владимир Вавилов.
Дөрес, Татарстанда хоспис үз эшчәнлеген инде 2011 елның 1 июлендә үк башлап җибәргән иде. Сүз күчмә хоспис ярдәме турында бара, ягъни бертөркем белгечләр өметсез авырулы балалар янына вакытында тиешле ярдәм күрсәтү өчен үзләре бара, моңа исә медицина ярдәме дә, психологик ярдәм дә керә. Моны, бәлки, бүгенге көндә эшләүче ашыгыч ярдәм машиналары белән дә чагыштырырга мөмкиндер. Беренче күчмә хосписның эшли башлавын республикабызда хоспис системасы формалашып китүгә беренче адым дип тә атарга ярый. Күп очракта чир көчәйгән һәм инде баланы савыктыру вакыты узып киткән була. Әти-әнисе өчен дә, якыннары өчен дә, баланың үзе өчен дә иң авыр вакытлар килеп җитә. Бу вакытта хосписларның ярдәме аеруча кирәк.
Киләчәктә республикада хосписларны арттырырга ниятлиләр. Владимир Вавилов әйткәнчә, беренче хосписта әлегә тәҗрибә җыя торабыз, ул арада икенчесен булдыру эшенә тотынабыз. Тиздән Чаллыда да, хоспис филиалы буларак, күчмә хоспис эшли башлаячак. Бер яктан, хосписларның артуы күңелле күренеш түгел, билгеле, әмма, кызганычка, дәвалап булмый торган авыруларның артуы шуны таләп итә.
Нинди була соң ул хоспис? Моны белү өчен хоспис бинасына барып кайттым. Владимир Вавилов мине тизрәк аның бүлмәләре белән таныштырырга ашыкты: «Менә монысы бала һәм аның гаиләсе өчен аерым бүлмә. Сабыйга махсус карават, янында гына шәфкать туташын чакыру төймәсе, янәшәдә әти-әнисе өчен диван урнаштырылган». Шулай ук бүлмәдә телевизор, DVD, музыкаль уйнаткыч, суыткыч, баланың уен почмагы һ.б. булдырылган. Кыскасы, балага кирәк булган барлык әйберләр дә биредә бар. Ял итү, бушану, психологик яктан тынычлану бүлмәсе дә югары дәрәҗәдә. Аны әкият дөньясы диярсең! Ачык матур төсләр белән эшләнгән уен мәйданчыклары, бассейн, аквариум, аллы-гөлле утлар - барысы да психологик яктан тынычландыру, ял иттерү, дәвалау үзлегенә ия. Баланы юындыру өчен махсус җиһазландырылган бүлмә, ашханә һ.б. - барысы да авыру балалар өчен уңайлы итеп эшләнгән. Теләсә кайсы секундта кирәк булырга мөмкин дарулар, препаратлар алдан ук хәстәрләнеп куелган. Аннан соң монда алар белән табиблар, психологлар шөгыльләнәчәк. Якында ярдәм кулы сузарга әзер булган, кирәк вакытта киңәшен дә биреп куя алган, тынычландыра белә торган белгечләрнең булуы мөһимедер, мөгаен. Әлегә хосписта палаталар саны икәү генә булса, киләчәктә алар артачак. Биредә 5 шәфкать туташы, 5 ярдәмче хезмәткәр, табиб һәм администратор эшләячәк. Хосписның беренче пациенты да бар инде: бүлмәләрнең берсендә Арча районыннан авыру кыз һәм әнисе яши.
Хосписларда гаиләләре, туганнары белән дә яши алалар. Владимир Вавилов әйткәнчә, балалар хосписында гаиләләр, мәсәлән, якынча өч атна торып китәр дип ниятләнелә. Шулай ук хосписта көндезләрен генә тора торган бүлмәләр дә булдырырга планлаштыралар. Әни кеше баласын биредә калдырып тора ала. Монда әле дәвалап була торган, терелүенә өмет булган балалар өчен дә ярдәм оештырылачак, аларны савыктыру өчен барлык чаралар да күреләчәк.

Шәфкатьлелеккә чакыру
Күп илләрдә хоспислар хәйрия акчасына яши. Мәгълүматларга караганда, бөтен дөньяда аларга бушка ярдәм итәргә теләүчеләр арасында чиратлар хасил була. «Хосписка акчаны үзебезгә эзләргә туры килә. Авыру балаларның язмышына битараф булмаганнар, ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләр бар, билгеле. Киләчәктә хосписларга ярдәм итүчеләр күбәер дип уйлыйм. Аннары халык хәйрия акчасының тиешле максатларда кулланылуына да шик белән карый. Мин исә ышанып әйтә алам: фонд аша җыелган акчаларның барысы да балаларны дәвалауга, аларга ярдәм итүгә китә. Министрлыкның да безгә мөнәсәбәте уңай, хоспис өчен бина табып бирде. Хезмәткәрләргә эш хакы түләү, хосписта тукландыру өчен дәүләт җавап бирә. Гаиләләр хосписта бушлай яши. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов хоспис өчен автобус бүләк итте», - ди Владимир Вавилов.
Акчалата ярдәм итә алмаганнар исә хосписларга башкача, әйтик, килеп эшләп тә ярдәм итәргә мөмкин. Табиблар бер-ике сәгать кенә эшләп киткәндә дә авыруларга ярдәм күрсәтә ала, киңәшләре белән булыша. Аннан соң волонтерларның хосписларга ярдәме зур. Медицина университеты студентлары инде хәзер үк күчмә хосписта да эшли, алар хосписны төзү эшендә дә зур ярдәм күрсәткән. «Кечкенә генә ярдәм булса да, бу безнең өчен бик әһәмиятле. Хосписларны булдыру өчен, иң беренче чиратта, кешеләрне шәфкатьле булырга, кеше кайгысына битараф карамаска өйрәтергә кирәк», - ди Владимир Владимирович.
Бездә дә киләчәктә игелекле, ярдәм кулы сузарга теләүчеләр күбәер дип ышанасы килә. Ярдәм итәргә теләүчеләр тулырак мәгълүматны Анжела Вавилова исемендәге фондның сайтыннан (angela-vavilova.ru) ала ала.
Зур хәсрәтләр кичереп тә, төшенкелеккә бирелмичә, яшәр өчен көч табып, башкаларның авырлыкларын җиңеләйтергә алынган Владимир Вавилов кебек кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Авыр сынаулар аша үтәргә туры килгән гаиләләргә Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен. Кайгырып, елап кына бу авырлыклардан котылып булмый инде, нык булырга, ничек тә сынмаска-сыгылмаска. Хоспислар менә шул вакытта кирәк тә инде алар...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: