16+

Безнең мәдәният башкаларга өлге

М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры Мәдәният елы ачылу тантанасына күп кенә кунаклар җыйды. Фойега килеп керүгә, аларны сәнгатькә өлеш керткән корифейларның фотоларыннан күргәзмә каршы алды.

Безнең мәдәният башкаларга өлге

М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры Мәдәният елы ачылу тантанасына күп кенә кунаклар җыйды. Фойега килеп керүгә, аларны сәнгатькә өлеш керткән корифейларның фотоларыннан күргәзмә каршы алды.

Тантанага Россия мәдәният министры Владимир Мединский да килде. Министр ул көнне балалар китапханәләрендә, Милли музейда, «Кремль» музей-тыюлыгында булырга өлгергән иде. Килеп керүгә үзен сырып алган журналистларның сорауларына да җавап бирде. «Без күп кенә Татарстан проектларын Россиянең башка төбәкләренә дә таратырга тиеш. Бүген әдәби музей оештыру буенча фикер алыштык. Сезнең республикадагы балалар китапханәләре эшчәнлеген дә башкаларга җиткерергә кирәк. Татарстанда туристлыкны үстерү буенча да планнар зурдан. Болгар һәм Свияжск проектларының әһәмияте турында да әйтергә кирәк. Мәдәният елында өстәмә грантларны район һәм муниципаль оешмалар да алачак», - дип белдерде ул. Министр фикеренчә, Рус мәдәниятен татар мәдәниятеннән башка күз алдына китереп булмый. Һәм киресенчә...»
Премьер-министр Илдар Халиков, безнең мәдәнияткә федераль бюджеттан акча бүлеп биргәннәре өчен, В.Мединскийга рәхмәтен ирештерде. Ул быел, Татарстан Президенты карары белән, мәдәният оешмаларына ун автобус бирелүе турында да җиткерде.
В.Мединский һәм И.Халиков бертөркем мәдәният хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Алар арасында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Минвәли Габдуллин да бар. Аңа «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
Тантанада Михаил Казаков, Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева белән Марсель Вәгыйзов, Филүс Каһиров башкарган җырлар мәдәният хезмәткәрләренә бүләк булып яңгырады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading