16+

Безнең поезд «китеп бара» бугай

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, вице-премьер Максим Акимовны кабул иткән вакытта, Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрален (ВСМ) төзүнең отышлы проект булачагына шикләнебрәк каравын әйткән.

Безнең поезд «китеп бара» бугай

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, вице-премьер Максим Акимовны кабул иткән вакытта, Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрален (ВСМ) төзүнең отышлы проект булачагына шикләнебрәк каравын әйткән.

Бу проект турында сүзләр инде 2013 елдан бирле бара. “Евразия” тимер юл коридорының бер өлеше булган ВСМ ярдәмендә аралары 9,4 мең километрны тәшкил иткән Мәскәү белән Пекинны тоташтыру күзаллана. Магистральнең Россия территориясендәге өлешен төзү 3,58 триллион сумга төшә. Беренче чиратта 1,7 триллион сумга  тимер юлның 762 километр ераклыктагы Мәскәү-Казан участогын гамәлгә ашыру ниятләнелгән иде. Югары тизлекле поездлар сәгатенә уртача 250 километр тизлектә хәрәкәтләнә. Казаннан Мәскәүгә 3 сәгать 30 минутта яки 3 сәгать 45 минутта барып җитәр идек. Мәскәүдән Екатеринбургка (1595 километр) 8 сәгатьтә барып җитү мөмкинлеге туа. Мәскәү-Казан участогында гына да ВСМ 25 миллион кеше яшәгән 7 өлкә аша уза.

Ләкин, Россиянең үзәк мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, хөкүмәтенең финанс-икътисад блогы (бүлекләре) Мәскәү-Казан ВСМ проектын хупламый. Россия финанс министры Антон Силуанов фикеренчә, Мәскәү-Казан ВСМ проектын гамәлгә ашырудан икътисади файда юк. “РЖД һәм Россия Транспорт министрлыгы инновацион проект дип тәкъдим итсә дә, Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале күп миллиардлы инвестицияләрне акламаячак”, - дигән Антон Силуанов.

Россиянең икътисади үсеш министры Максим Орешкин да безнең бакчага “таш ата”. Мәскәү-Санкт-Петербург югары тизлекле тимер юл магистрале төзү күпкә зуррак социаль-икътисади нәтиҗә бирәчәк, дип уйлый ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы вазгыятькә үз фикерен әйткән.
-Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале барыбер барлыкка киләчәк, иртәрәкме ул яки соңракмы. Бу проект бөтен Россия өчен яңа мөмкинлекләр ача. Илнең транспорт инфраструктурасын үстерегә кирәк. Авиаэлемтәләр белән генә лаеклы нәтиҗәләргә ирешеп булмый, - дигән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

РБК хәбәр иткәнчә, Мәскәү Кремлендәге сөйләшүдә Мәскәү-Казан ВСМ төзелеше турында карар кабул ителмәгән әле. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин финанс министры Антон Силуанов сүзләренә “колак сала”. Мәскәү-Казан түләүле автомагистрале төзелеше проекты исә Россия Президентын күбрәк кызыксындырган.

Россия Федерациясе Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков массакүләм мәгълүмат чараларында ВСМ турында язылган хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәвен, әле тәгаен карар чыгарылмаганлыгын әйтте.
Мәскәү-Казан ВСМ төзелеше турында хәлиткеч карар Мәскәү Кремлендә 11 апрельдә РЖД генераль директоры Олег Белозеров һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында узачак киңәшмәдә кабул ителәчәк.
 
Кем ничектер, без гаиләбез һәм туганнарыбыз белән югары тизлекле поезда 3 сәгать 30 минутта Мәскәүгә кунакка барырга хыяллана башлаган идек инде.

Фото: vedomosti.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading