16+

«Безнең укучылар тимер-томырдан да самолет ясый алачак»

Яңа уку елыннан Казанда инженерлар әзерләүче лицей-интернат укучылар өчен үз ишек­ләрен ача. Ул булачак инженерлар элитасын тәрбияләячәк.

«Безнең укучылар тимер-томырдан да самолет ясый алачак»

Яңа уку елыннан Казанда инженерлар әзерләүче лицей-интернат укучылар өчен үз ишек­ләрен ача. Ул булачак инженерлар элитасын тәрбияләячәк.

Лицей Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты каршында эшләячәк. Бер ел элек мондый төр юнәлештәге уку йорты ачу идеясен Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде. Лицейны торгызуда аның да өлеше зур.

- Башка һөнәрләрне кимсетәсем килми, ләкин хәзер нәкъ менә инженер юнәлешендәге һөнәрләр чоры җитте. Техник прогресс инженерлар кулында бит. Шуңа да әлеге һөнәр ияләре ил үсешенә турыдан-туры бәйле. Лицей-интернат ачу да республикада грамоталы инженерлар булдыру максатыннан башкарылган эш, - дип аңлатты яңа уку йорты ачылуны Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов.

Лицей-интернат 46нчы мәктәп территориясендә урнашачак. Әлегә анда ремонт эшләре алып барыла. Мәктәп тантаналы рәвештә бары 1 октябрьдә генә ачылса да, уку процессы, гадәттәгечә, сентябрьнең беренче көненнән башланачак.

- Республикада университет каршындагы мәктәпләр ачу таралган күренеш. КФУ, КМТТУ (КХТИ) каршында мәктәпләр уңышлы гына эшләп килә. Тиздән Иннополисның да үз мәктәбе булачак. Бу республика өчен бик мөһим проект. Ул иң беренче чиратта математика, инженер-техник юнәлешкә тартылучы балаларны үзенә җәлеп итәчәк, - дип белдерде Татарстан Республикасы мәгариф министрының урынбасары Тимерхан Алишев.

Мондый төр уку йортлары күп булса да, лицей җитәкчеләре алар белән көндәшлеккә кермәячәген белдерде.

- Бу безгә кирәк тә түгел. Республикабыз сәләтле балаларга бай. Алар бөтен уку йортларына да җитәчәк. Ул балалар белән бары җитди эш алып барырга кирәк, - диде Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры.

Лицей теоретик белемнәрдән кала, практикага да зур игътибар бирәчәк. Мәсәлән, төшкә кадәр балалар теоретик материаллар өйрәнсә, төштән соң практикада сынаячак.

Уку йорты бөтен машина төзелеше кластерлары белән дустанә мөнәсәбәттә. Шуңа да укучылар авиатөзелеш, вертолет, суднолар төзү, «Pozis» кебек зур заводларда практик белемнәр туплаячак.

Лицей-интернатның директоры Рәмис Зарипов белдергәнчә, уку йортының төп «фишка»сы 4 нче катта урнашачак. Ул нәкъ менә инженер белемен бирү өчен кораллана. Анда заманча станоклар урнашачак, укучылар карандаш белән ясаган сызымнарын компьютерда 3D форматында ясый алачак.

- Мин лицейны бетергән укучыларның нинди булачагын инде күз алдыма китерәм. Алар тирән академик белемле, шул ук вакытта юктан бар ясаучы, үз белемнәрен теләсә кайда куллана ала торган булачак. Безнең укучылар тимер-томырдан да самолет ясый белергә тиеш, - ди лицей директоры.

- Укуларның төп юнәлеше төгәл фәннәр булса да, монда чит телләр, спорт, сәнгатькә дә зур игътибар биреләчәк. КНИТУ‑КАИ ректоры фикеренчә, бу фәннәрдән башка замана инженеры формалаша алмаячак.

Гомумән, безнең максат инженерлар тәрбияләү белән генә чикләнми. Без уку йортында көчле, киңкырлы шәхесләр тәрбиялисебез килә, - ди Альберт Гыйльметдинов.
Лицейга укучыларны 7нче сыйныфтан кабул итә башлыйлар. Балаларны конкурс рәвешендә, ягъни билгеле бер фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре буенча сайлап алалар.

Укырга кергәндә, районнан килгән укучыларга игътибар зур булачак. Быел гына читтән килгән укучыларга керү мөмкинлеге проблемалы, чөнки әлегә уку йортының тулай торагы әзер түгел. Киләсе елга бу проблеманы да хәл итәргә сүз бирде лицей-интернат директоры. Уку йортының бөтен корпуслары бер‑берсе белән тоташтырылган булачак.

Урта белемне инженерлык юнәлешендә алган балаларның югары белемне дә шул рәвешле дәвам итәсе килүләре шиксез. Лицейны тәмамлаган укучыларга КНИТУ‑КАИ ишекләре һәрвакыт ачык булачагын ассызыклады Альберт Гыйльметдинов. Лицейда үзләрен бары яхшы яктан күрсәткән укучыларга вузга укырга керергә гаризалар тапшырганда БДИ балларына тагын 10 балл өстәргә вәгъдә итте ул.

***
Инженерлар әзерләүче лице-интернат турында сөйләшкәндә, "Worldskills" Дөнья чемпионатын Казанда кабул итү турында да сүз кузгатылды. КНИТУ-КАИ ректоры да бу чарага битараф кала алмавын җиткерде. Беренчедән, вузның төп юнәлеше әлеге чемпионат белән тәңгәл килә. Икечедән, нәкъ менә КАИ укучыларының берсе хәзер Бразилиядә Россия данын яклый.

Чемпионатны бездәүткәрүөчен зур эш башкарылды. Бу Казан, Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен федераль дәрәҗәдә мөхим проект. Республикада яхшы уку йортлары бар, ләкин һөнәри белем бирү соңгы егерме ел эчендә мәгариф системасының иң кечкенә өлешен генә алып тора. "Worldskills"хәлне уңай якка үзгәртер дип ышанып калам. Ул безнең республиканың икъдисади хәлен ныгыту өчен мөхим иде, - дип белдерде Алберт Гыйлметдинов.

Татарстан Республикасы Мәгариф министрының урынбасары Тимерхан Алишев исә чемпионатны Казанда үткәрү өчен зур өлеш керткән кеше.

- Чемпионатка әзерлек эшләре дә бик мөхим процесс булачак. Бу эшчәнлеккә без бөтен һөнәри белем бирү үзәкләрен дә торгызачакбыз. 2019 елда булган чара республика чыгарылыш сыйныфлары өчен һөнәр сайлаганда зур ярдәм һәм этәргеч чарасы да булачак. Чөнки чемпионат барышын балалар гаиләләре, мәктәп делигацияләре белән күзәтә бит, - дип белдерде ул үз чиратында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading