16+

Безнекеләр Паралимпиадага әзерләнә

Казанда яшәүче церебраль паралич авырулы ир-егетләр Казансу елгасында йөзү бәйгесендә көч сынашты.

Безнекеләр Паралимпиадага әзерләнә

Казанда яшәүче церебраль паралич авырулы ир-егетләр Казансу елгасында йөзү бәйгесендә көч сынашты.

Татарстан инвалидларының «Реал» спорт җәмгыяте тренеры Әмир Бариев: «Без табигать тарафыннан кыерсытылган кешеләргә җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булышабыз. Алар, күрер күзгә авыру-зәгыйфь булып күренсәләр дә, рухи яктан бик көчлеләр. Күңел җылылыгы, дустанә мөнәсәбәт аларны тормышның кырыс агымына каршы йөзәргә рухландыра. Бу бәйгене без Казанда узган Студентларның XXVII халыкара җәйге Универсиадасына һәм Россия җыелма командасының беренчелекне алуына багышладык», - дип сөйләде.
Йөзү буенча тренер Марат Шакиров әйткәнчә, Казанда йөзү күнекмәләренә 44 инвалид даими йөри икән. «Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры булган әтием Фәрит заманында Левченко бистәсендәге нарат урманы аланында спорт мәйданчыгы төзегән иде. Төрле җиһазларны да ул ял көннәрендә үзе ясады. Мәйданны кабаттан төзекләндердек. Шунда инвалидларга физик күнекмәләр ясатабыз», - диде Марат әфәнде.
Казансу елгасындагы йөзү бәйгесендә Евгений Мохтаров җиңү яулады. Алексей Еремеев - икенче, ә Александр Лещов өченче булды. «Фин Дом» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «Триколор ТВ» компаниясенең Казан бүлеге бәйгедә катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Алексей Еремеев белән Александр Лещов сентябрь аенда Мәскәүдә узачак паралимпиячеләр бәйгесендә Татарстан исеменнән чыгыш ясаячаклар. Кызганыч, Евгений Мохтаров әлеге ярышка бара алмаячагын белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading