16+

Бүген Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итә

Бүген, 24 сентябрьдә, бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышы узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Бүген, 24 сентябрьдә, бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышы узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Иртәнге 10нан утырышның туры теле – һәм радиотрансляциясе оештырыла.
Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында Татарстанның эчке һәм тышкы халәте хакында сөйләр дип көтелә.

Утырышка Татарстан хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль берәмлекләре, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре – барлыгы 600 кеше чакырула.

Сүз уңаеннан: Республика Президенты Татарстан Дәүләт Советына үзенең беренче юлламасы белән 2010 елның 13 октябрендә мөрәҗәгать иткән иде.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading