16+

Бүген Тукай көне, Туган тел көне: аны Казанда ничек билгеләп үтәчәкләр?

Бүген – Тукай туган көн! Халкын хөрмәт иткән, телен яраткан һәм аның белән горурланган һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм ул. Әлеге уңайдан Казанда һәм республика районнарында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә.

Бүген Тукай көне, Туган тел көне: аны Казанда ничек билгеләп үтәчәкләр?

Бүген – Тукай туган көн! Халкын хөрмәт иткән, телен яраткан һәм аның белән горурланган һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм ул. Әлеге уңайдан Казанда һәм республика районнарында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә.

Бу көн Туган тел көне буларак та бәйрәм ителә. Традиция буенча, шәһәр үзәгендәге Тукай һәйкәленә бүген республиканың дәүләт эшлек­леләре, татар зыялылары чәчәкләр сала. Көндез Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры бинасы янында Шигырь бәйрәме узачак.
Бүген сәгать өчтә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 3 мең кеше сыйдырышлы Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачыла. Туган тел көне шунда беренче тапкыр яңа форматта үтәчәк. Тантаналы концертта Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре игълан ителәчәк. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Туган тел көне уңаеннан оештырылган тантанага Татарстанның барлык районнарыннан кунаклар, шулай ук концерт мәйданчыгын әзерләүдә катнашкан төзелеш компаниясе вәкилләрен чакырачаклар.

Шигырь бәйрәмен һәм премия бирү тантанасын «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы турыдан-туры күрсәтә.

Тукай музеенда сәгать икедә үтәчәк түгәрәк өстәлдә язучылар, педагоглар, сәнгать эшлеклеләре шагыйрьнең тормыш һәм иҗатын фәнни яктан өйрәнү проблемалары, аның заманча милли мәдәнияттәге роле турында сөйләшәчәк. Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее сәгать икедә «Хәзинә» галереясында татар телендә экскурсия оештыра.
Инстаграмда да бәйрәм рухы сизелә. Социаль челтәрләрендә 3-10 яшьлек балалар арасында Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе башланган. Журналист, Казан сөлгесе остаханәсе җитәкчесе Гөлнара Нурмөхәммәтова аны ­Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештыра. Ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгедә беренче булып, Габдулла Тукайның «Пар ат» шигыре белән, Гөлнараның улы катнаша.

Быел да, гадәттәгечә, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе оештырыла. Белгәнегезчә, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең төп максаты – татар теленә игътибар җәлеп иттерү, аны популярлаштыру һәм республикадагы ике теллелек законының үтәлешен булдыру. Шул уңайдан татар активистлары ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткермәгән дәүләт оешмалары антирейтингын төзи.
– Баштагы елда республика министрлыкларының сайтларын тикшердек. Аннан соңгы елны Казан мэриясе башкарма комитетларын өйрәндек. Узган елны республика районнарын колачладык. Аларның мәгълүматны татар телендә җиткерү-җиткермәвен күзәтеп торабыз.

Ел дәвамында татар телендә мәгълүмат бирмәгән оешмаларга татар телен куллануларын сорап хатлар язабыз. Безнең мөрәҗәгатькә битараф калган вакытта гына антирейтингка кертәбез. Быел эш барышы үзгәрде. Ике теллелек законы үтәлешен хөкүмәттә тикшерәләр. Тик шулай да күзәтүләрне дәвам итәбез.

Тәҗрибәдән чыгып әйткәндә, антипремия бирелгән оешмаларның илле проценты татар теленә игътибар бирә башлый. 2012 елда Универсиада дирекциясе рәсми сайтында татар телендә язмый иде. Аларга Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары хат язганнан соң, моңа матбугат чараларын да җәлеп иткәч, сайтларында рус, инглиз һәм татар телендә язарга керештеләр. Быел Казанда Эшче һөнәрләр чемпионаты узачак. Әлеге уңайдан «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге төзелде. Кызганыч, анда бина эчендәге навигация, күрсәткечләр фәкать рус һәм инглиз телендә генә бирелгән, – дип сөйләде форум активисты, татар теле укытучысы Рашат Якупов журналистлар белән очрашуда.
Акция кысаларында Татар википедиясе Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә татар мә­каләләре язу буенча бәйге уздыра. Татарча Википедия вәкиле Тимерхан Шәйхетдинов әйтүенчә, TATAR 4.0 конкурсының максаты – татарча онлайн энциклопедияне үстерү. Бәйге дүрт номинациядә үтә: «Татарстанның истәлекле урыннары», «Мәшһүр татар дәүләт җәмәгать эшлеклеләре», «Татарстан һәм татарлар тарихыннан вакыйгалар», «Иң яхшы мәктәп командасы».

– 21 февральдә бәйгегә старт бирелде. 15 апрельдә эшләрне кабул итүне төгәлләдек. Аның нәтиҗәсендә Татар википелдиясе 507 мәкаләгә баеды. Йөздән артык катнашучыдан шуның кадәр мәкалә кабул иттек. Тик шунысын әйтәсе килә: сан ягыннан яхшы күрсәткеч, ә менә сыйфат ягыннан аксый. 207 эш икенче этапка үтте. Җиңүчеләргә акчалата сертификатлар бирелә, – диде ул.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе барышында «Татар-дозор» квестын җиңүчеләре дә игълан ителәчәк. Әлеге квест мәктәп укучылары арасында бик популяр. Элек 5-7 команда тупланган булса, хәзер аларның саны 35кә җитә. «Татар-дозор» уенын оештыручы Лилия Туктарова 15нче мәктәп, 27 һәм 2нче гимназия укучыларының активлыгын билгеләп узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading