16+

Бүген яз, хезмәт һәм өчпочмак бәйрәме

Бүген 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме! Хәзер элекке еллардагы кебек бу көн митинглар белән шау-гөр килеп үткәрелмәсә дә, ул барыбыз өчен дә якты көн булып кала бирә. Шәһәр халкының күбесе дачаларында җыештыра, авылда да эш гөрли, зиратларда өмәләр ясыйлар, бакчаларда тиздән утыртылачак яшелчәләр өчен җир эшкәртәләр. Кырларда язгы...

Бүген 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме! Хәзер элекке еллардагы кебек бу көн митинглар белән шау-гөр килеп үткәрелмәсә дә, ул барыбыз өчен дә якты көн булып кала бирә. Шәһәр халкының күбесе дачаларында җыештыра, авылда да эш гөрли, зиратларда өмәләр ясыйлар, бакчаларда тиздән утыртылачак яшелчәләр өчен җир эшкәртәләр. Кырларда язгы чәчү эшләре бара. Тагын бер матур гадәт бар әле, күп районнарда 1 майда өй юалар. Казанлыларга да 1 май күңелле чаралар әзерләгән. Бүгеннән Казанда беренче милли гастрономия фестивале башланды. Фестиваль кысаларында татар милли ризыкларын тәкъдим итәчәкләр. Җитмәсә, 1 майны өчпочмак көне дип тә атадылар. Кунаклар, казанлылар өчен "Туган авылым" күңел ачу комплексында иң зур өчпочмак пешерергә дә уйлыйлар. Кыскасы,кайда гына булсагыз да, ялларыгызны имин, күңелле үткәрегез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading