16+

«Бүгенге Татарстан – Россиянең күптәнге хыялы»

Кичә «Корстон» үзәгендә «Татарстан мирасы» бренды тәкъдим ителде. Проект «Апос­тол» стратегик коммуникацияләр үзәге белән берлектә тормышка ашырылган. Чарада рес­публика җитәкчелеге, мәртәбәле кунаклар катнашты.

«Бүгенге Татарстан – Россиянең күптәнге хыялы»

Кичә «Корстон» үзәгендә «Татарстан мирасы» бренды тәкъдим ителде. Проект «Апос­тол» стратегик коммуникацияләр үзәге белән берлектә тормышка ашырылган. Чарада рес­публика җитәкчелеге, мәртәбәле кунаклар катнашты.

Миндә бер тамчы татар каны акмаса да, елына биш‑алты тапкыр булса да республикага килеп китүне үз бурычым дип саныйм, - дип уен‑көлке белән башлап җибәрде кичәне танылган журналист Сергей Брилев.

Соңгы биш ел эчендә Казанның, гомумән, Татарстанның күзгә күренеп үзгәрүенә дә тукталды ул.

«Татарстан мирасы» бренды проекты кысаларында Татарстанның архетип үзенчәлекләре билгеләнгән, брендның идеологиясе һәм визуаль стиле, шулай ук аның халыкара үсеш программасы формалаштырылган. «Татарстан мирасы» ул - территориянең «мәдәни код»ын ачучы һәм тарихи-мәдәни мираска бәйләп, милли күзаллауга визуаль стиль бирүче Россиядә беренче бренд. Брендның визуаль стиле нигезендә кызыл төс өстенлек итә. Ул шулай ук символик мәгънәгә ия һәм Татарстанга хас өч мәдәни традицияне тасвирлый: җете кызыл - Славян традициясе, ачык кызыл - Монгол традициясе, куе кызыл - Болгар традициясе. Бергә үрелеп, алар, нинди милләттә һәм диндә булуларына карамастан, бөтен татарстанлыларга туры килгән символик төс системасын тудыралар. Бренд идеологиясенең аерылгысыз өлеше булып, Татарстанның архетибын формалаштыручы ун сыйфат тора. Болар - тизлек, чыдамлылык, абруй, кызыксынучанлык, тоемлау, традицияләргә тугрылык, осталык, бердәмлек, үҗәтлек һәм максатка омтылучанлык. Бу сыйфатларның һәрберсе төбәкнең мәдәни-тарихи байлыгын һәм аның һәрдаим үсешен, алга баруын гәүдәләндерүче укта - яңа бредның визуаль стилендә чагыла.

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев брендның логотибы буларак сайланган җәядән ук атып баручы «җайдак» образының да уңышлы булуын ассызыклады.

- Җайдак чапкан җиреннән укны төгәл атып, максатына ирешеп бара, - диде ул. Шуннан соң ук эшнең җаваплылыгына да тукталды. - Тарихи мирасны саклап калу ниятен хуплыйм мин. Ләкин безнең бу эшне начар башкарырга хакыбыз юк. Алай була калса, безне башкалар, ә иң беренче чиратта без үз-үзебезне хөрмәт итмәячәкбез. Алга бару өчен тамырларны, әби-бабаларыбыз калдырган нигездә басып торганыбызны онытмаска кирәк.

Ул брендны халык кебек акыллы, тирән, эчтәлекле, җаваплы итеп күрәсе килүен дә яшермәде.

Татарстан - ышанычлы адымнар белән алга баручы, әмма шуның белән беррәттән үзенең тарихи-мәдәни мирасын онытмаучы үзенчәлекле төбәк. Проектның асылында шул фикер ята.

Без Татарстанны үзенең тарихын онытмаган, шул ук вакытта замана технологияләреннән дә артта калмаган республика итеп күрәсебез килә. Бу проект уңышлы булачагына бер шигем юк. Чөнки Татарстан халкы моңа әзер, - дип чараны дәвам итте республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Белгечләр, сәясәтчеләр дә Татарстанның Россиядә тоткан урынын яхшы билгели.

- Бүгенге Татарстан - Россиянең күптәнге хыялы. Россия нефть «инәсе»ннән котылырга, дөньякүләм аренада икътисади лидер булыр­га хыяллана. Боларның барысына да Татарстан иреште инде. Бүген Татарстан югары технологияләр оазисы. Ләкин тиз арада модернизация юлына баскан ил өчен тарихи-мәдәни мирасны саклап калу бик кыен. Республика дөрес юлда, - дип билгеләп үтте тарихчы һәм архитектура тәнкыйтьчесе Григорий Резвин.

«Апостол»ның генераль директоры Тина Канделаки исә буш кул белән килмәгән. Ул «Татарстан мирасы»ның булачак сайтын тәкъдим итте (ул тиздән эшли башлаячак). Аның өчен Татарстан белән эшләү шәхси хатирәләргә дә бәйле икән.

- Рөстәм Миңнеханов мине коммуналь хезмәткә, телефонга, утка‑газга интернет аша түләргә өйрәтте. Ул вакытта минем өчен бу фәнни-фантастика дәрәҗәсендә иде. Икенче юлы мин үзем Твиттер, Инстаграм белән килдем. Инде мин Рөстәм Миңнехановка социаль челтәрләрдән файдалануның мөһимлеген аңлаттым. Бүген безнең төп максат - республиканың мәдәни ми­расын электрон форматка күчерү, - диде ул.

Фото: Марсель Бадыйкшин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading