16+

Бүгеннән республикада язгы ярминкәләр башлана 

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары сату буенча язгы ярминкәләр башлана.

Бүгеннән республикада язгы ярминкәләр башлана 

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары сату буенча язгы ярминкәләр башлана.

Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Министрлыкның азык-төлек базары бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин искәрткәнчә, 30 март көнне Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә («Яңа Тура» технополисы) авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Казанда ярминкә «Салават күпере» торак комплексында («Радужный» сәүдә үзәге янында), Авиатөзелеш районында – «Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта (Ленинград урамы, 27) узачак.
Шулай ук сату мәйданчыклары Вахитов районында – К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары чаты янәшәсендәге мәйданчыкта, Киров районында – «Ягодная слобода» сәүдә үзәге янында, Яңа Савин районында – «Бәхетле» гипермаркеты янында (Х.Ямашев проспекты, 71а), Идел буе районында – Җиңү проспекты, 48а йорт янында, Совет районында – «Казан» агросәнәгать паркы янәшәсендә (Аграр урамы, 2) һәм Липатов урамындагы 7нче йорт янында (Дәрвишләр бистәсе) урнаштырылачак. 

Моннан тыш, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату сигез чатыр мәйданчыгында (Беломорск һәм Гудованцев урамнары чаты, Дементьев урамы, 7, Ильич урамы, 1 йорт, 1 корпус (Юдино), Ш.Усманов урамы, 1, Академик Лаврентьев урамы, 10, Ю.Фучик урамы, 72, Зәкиев урамы, 12, Ломжа һәм Ю.Фучик урамнары чаты) оештырылачак.

Чаллыда ярминкәләр «Строитель» стадионы янындагы мәйданчыкта, «Южный» агросәнәгать паркында һәм ипподром территориясендә узачак.
Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading