16+

Әбиләр чуагы кире кайтачакмы?

Узган ялларда һава торышы җәй көнендәге кебек җылы, хәтта эссе булгач, әбиләр чуагы башланды дип шатланышкан гына идек, көннәр тагын бозылып китте.

Әбиләр чуагы кире кайтачакмы?

Узган ялларда һава торышы җәй көнендәге кебек җылы, хәтта эссе булгач, әбиләр чуагы башланды дип шатланышкан гына идек, көннәр тагын бозылып китте.

Әбиләр чуагы кыска булды, дип хафаланырга кирәкми. Октябрь башында Татарстанга әбиләр чуагы янә әйләнеп кайтырга мөмкин. Республика антициклон йогынтысында калса, һава температурасы күтәрелү көтелә.

Бүгенгә Казанда 9 градус җылылык күзәтелә. Алмашынучан болытлы һава, вакытлыча яңгыр булуы ихтимал. Россия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә көндез термометр баганасы 10 градустан да югары күтәрелмәячәк. Иртәгә һәм ял көннәрендә ул 10-13 градус тирәсендә тирбәләчәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә температура – 5-6 градус. Ә менә 1 октябрьгә төнлә температура 1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Гомумән алганда, Татарстанда быелның сентябре гадәттәгедән 3-4 градуска җылы булган.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading