16+

Бәхет өчен күпме кирәк?

Бәхетле булу өчен нәрсә кирәк дигән сорау кую урынсыз, гадәттә, кемгә нәрсә җитми – бары тик шуңа ирешелгәндә генә бәхет ишелеп төшәр төсле.

Бәхет өчен күпме кирәк?

Бәхетле булу өчен нәрсә кирәк дигән сорау кую урынсыз, гадәттә, кемгә нәрсә җитми – бары тик шуңа ирешелгәндә генә бәхет ишелеп төшәр төсле.

Бәхетле илләр исемлегенә күз салсак, аның беренче җиде баскычында Европа илләре бара (Финляндия, Дания, Норвегия һ.б.), аннан соң бәхет кинәт кенә Яңа Зеландиягә сикерә, океан аша Канадага барып җитә дә кабат Европага әйләнеп кайта. АКШ бу исемлектә 19нчы урында, ә җан башына эчке тулаем продукт күләме буенча 45нче урында булган Россия исә бәхет рейтингында 68нче баскычта.

Халыкның тормыштан канәгать булу-булмау рейтингы буен­ча төзелгән картага күз салсак, алда санап кителгән илләрне бу исемлекнең иң азагыннан эзләргә кирәк. АКШ – 108 (барлыгы 140), Россия – 116нчы урында һәм алар икесе дә «кызыл зонада». Ә Вануату дәүләтенең кайдалыгын беләсезме? Белмисездер шул, анда барып чыксагыз, сез дә бераз бәхетле булыр идегез, чөнки бу дәүләт иң бәхетлеләр бишлегенә керә. Аңардан тыш әле тагын Коста-Рика, Мексика, Колумбия, Вьетнам халкы да бәхетле икән. Заманында совет пионерлары да акчалар җыеп ярдәм кулы сузган «кимсетелгән, ачтан боеккан» Вьетнам бүген, күпләрне узып китеп, бәхетле яши башлаган. Элеккеге союздаш республикалардан барыннан да алдарак Кыргызстан бара, ул – 19нчы урында. Бәхетле булу өчен бу илләрдә бездә булмаган нәрсә бар икән соң? Медицина алга киткәнме, гомер озынлыгы күпкә артыкмы, ипи кисәгенең бөтен ягына да кара уылдык сылап ашыйлармы, белемлеме алар? Болар буенча, әлбәттә, әлеге бәхетлеләрнең берсе дә мактана алмый. Бәхет дигәнең бит әле ефәк эчке күлмәк, арт саныңның авырлыгыннан алма формасына кереп баткан күн тышлы диван, аяк бармагына да киелгән алтын балдак кына түгел, ә кешенең үзен ничек хис итүе дә. Һәркем үзе төзегән дөньяда яши, үз казанында кайный һәм ул шунда бәхетле.

Белгечләр әйтүенчә, бәхет рейтингына биологик факторлар күбрәк йогынты ясый. Яшь, сәламәт кешеләр үзләрен бәхетлерәк итеп тоя. Байлыгы һәм дәрәҗәсе булганнарга бәхетле булу өчен маңгайдагы сырлар, сәламәтлекнең какшавы комачаулый икән. Рейтинг югары булган илләрдә туучылар саны күп һәм, билгеле, анда халык яшьрәк. Ә тропик илләрнең беренче баскычларны биләве – климатның җылы булуы, диңгез һавасы, пальма ышыгына да бәйле. Безнең салкын климат кәефне төшенкелеккә ешрак җибәргәли шул, апрель ахырында да юеш кар явып, аяк киемеңне юешләтеп йөргәндә, нинди бәхетле булу ди инде. Байлар да кызганыч инде, акчаң күп булып та, көзгегә караган саен сырлы маңгай белән чал чәчне күреп торганда, бәхетмени ул? Россияле диңгез буена барып аягын тозлы суга тыкса да бәхетле хис итә алмый үзен, йә ул яр буен­дагы ташларны күреп, «мунча ташына шәп булыр иде» дип кызыга, йә шунда гомер кичергән җирле халыктан көнләшә.

Тропиклар һәм пальма ышыгы белән алдыра алмыйбыз, ә менә керем алу ягыннан теге рейтингка якын торырга тиешбез ләбаса. Россиядә айлык кереме 18 меңнән азрак булганнар – ярлы, 447 меңнән артып киткәннәре бай санала (монда Мәскәү белән Санкт-Петербург керми, алар өчен күрсәткечләр башка). Шахмат буенча дөнья чемпионы Анатолий Карпов әйтүенчә, «Акча кешегә акча турында уйламас өчен кирәк». Андый кешенең башын башка уйлар били, хөсетлектән арына, белемгә, сәнгатькә, матурлыкка омтыла (сүз, әлбәттә, мунчаладан ефәк булганнар турында бармый, андыйларны акча базына чумырсаң да җитмәячәк). Ә күпчелек россиялегә, бәхетле яшәр өчен, аена 159 мең генә кирәк икән. Шуның хәтле керем ала башласак, без һичкайчан теге бәхет рейтингы буенча өскә үрмәли алмаячакбыз инде. Әллә соң рейтинг дип баш катырмаскамы? Уртадарак кына торсак та ярар әле, җитмәсә, аның социаль өлкәгә кагылышы юк, бары тик биологик кына. Ә дәүләт биологик күрсәткечләргә йогынты ясый алмый, андагы хәлләр торышын гаиләләрнең иминлеге, ял, белем алу һәм җәмгыятьнең башка бик күп уңай күрсәткечләре билгели. Менә шулары җайлы гына булганда, Вьетнам белән Вануату бәхетеннән көнләшмәс идек, рәхәтләнсеннәр шунда диңгез дулкыннары юган мунча ташлары белән.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading