16+

«Бәллүр каләм» чыңы

Май ае без - журналистлар өчен иң көтеп алынган һәм иң мөһим айларның берседер, мөгаен. Бу табигатьнең иң ямьле һәм яшел вакыты булганга гына түгел, ә нәкъ менә шушы айда инде күп еллар дәвамында иң алдынгы һәм лаеклы журналистларны билгелиләр, хөрмәтлиләр бит. Мәгълүм булганча, 19 май - Татарстанда Матбугат көне....

«Бәллүр каләм» чыңы

Май ае без - журналистлар өчен иң көтеп алынган һәм иң мөһим айларның берседер, мөгаен. Бу табигатьнең иң ямьле һәм яшел вакыты булганга гына түгел, ә нәкъ менә шушы айда инде күп еллар дәвамында иң алдынгы һәм лаеклы журналистларны билгелиләр, хөрмәтлиләр бит. Мәгълүм булганча, 19 май - Татарстанда Матбугат көне....

Бәйгенең җиңүчеләрен тантаналы рәвештә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында бүләкләделәр. Республиканың иң мәртәбәле журналистларын тәбрикләргә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов килгән иде. Җиңүчеләрне шулай ук кунаклар - «Спортивное вещание» агентлыгы генераль директоры Василий Кикнадзе, «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары Николай Касьянов, Евразия телевидение һәм радио халыкара академиясе (МЕАТР) вице-президенты Кипрас Мажейка һ.б. котлады. Римма Ратникова бик күп материалларны караган, бәяләгән жюрига рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм әлеге бәйгегә зур кызыксыну уятуын билгеләп үтте.
Илдар Халиков ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм белән котлау сүзләрен ирештерде һәм: «Һәр төбәктә дә, һәр илдә дә журналистларның эше җиңел түгел, әмма Татарстан журналистларына бу тагын да авыррак. Сезгә республикада бара торган барлык вакыйгалар артыннан да өлгереп барырга кирәк, иртән дә, ял көннәрендә дә, һава торышы нинди булуга карамастан, эшләргә туры килә», - дип билгеләп узды.
Быел бәйгенең төп бүләге - Гран-при, ягъни машина ачкычы Бөгелмә газетасының баш мөхәррире Владимир Изергинга бирелде.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең хезмәттәшебез - әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире Люция Хәбибуллина да бар. Аның журналистика өлкәсендә күп еллар дәвамында куйган хезмәте югары бәяләнде - аңа ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Каләмдәшебезне әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading