16+
#Төп тема 24 мая 2016, 07:14 Уку өчен 3 минут
1013
0
0

Болгар ислам академиясе – илнең иң мөһим дини уку йорты булачак

24 мая 2016, 07:14
1013
0
0
Уку өчен 3 минут

Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынган көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

Болгар ислам академиясе – илнең иң мөһим дини уку йорты булачак

Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынган көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

- Якын киләчәктә гыйлем йортының попечительләр советы билгеләнәчәк. Әлеге совет уку йортында нинди факультетлар, кафедралар булдырылачагын, уку программасын хәл итәчәк. Академиядә татар теле кафедрасы да булыр дигән ышаныч бар, - диде мөфти журналистларга.
Болгар ислам академиясенең ректоры кем булачагы әлегә билгеле булмаса да, аның чит ил кешесе булмаячагы мәгълүм. Камил хәзрәт сүзләренчә, булачак ректор фәкать үзебезнең ил кешесе булырга тиеш, аның билгеле бер фәнни дәрәҗәсе булу да шарт.

Академиянең проектын эшләүне республика финанслаган. Аның федераль статуска ия булачагын истә тотканда, мөфти уку йорты төзелешенә ярдәм федераль дәрәҗәдә дә булыр дип өметләнә.
- Шулай ук Татарстан халкының да булышачагына ышанам, - дип, Камил хәзрәт бер мәчет төзелеше турында искә алып үтте. - Пенсионер бер әби, КамАзга вак таш төятеп, үзе дә шофер янына утырып, төзелеп килә торган мәчеткә килде дә ташны бушаттырды. Пенсиясенең күпмедер өлешен ел дәвамында җыеп барган да таш алган. Моны күргәч, күзләргә хәтта яшь килде. Әлеге әби кебек изге җанлы кешеләр арабызда бик күп.

Сүз уңаеннан: Болгар ислам академиясе төзелеше өчен гади халыктан һәм предприятиеләрдән акча җыелачак. Әлеге максаттан 29 апрельдә ике исәп-хисап счеты ачылган. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев хәбәр иткәнчә, республика бюджетыннан академия төзелешенә бер сум да кертеп булмаячак, чөнки 2016 елга бюджет күләме инде расланган. «Игелекле гамәлләр өчен халкыбызның акча күчерүе электән килгән гореф-гадәт. Безнең бурыч 2017 елга академияне төзеп бетерү генә түгел, аны белем бирү эчтәлеге ягыннан да тәэмин итү", - дип белдерде Васыйл Шәйхразиев.

Болгар ислам академиясе реквизитлары:


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading