16+

Болгар ислам академиясендә быел 45ләп кеше белем алачак

Сентябрь башы мөселманнар өчен истәлекле вакыйгаларга аеруча бай. Корбан бәйрәменнән соң, тагын бер мөһим чара көтелә. 4 сентябрьдә Болгар ислам академиясе ачылачак.

Россия ислам институты ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, Болгар ислам академиясендә 2017 елның сентябреннән якынча 45 кеше укыячак.

- Болгар ислам академиясендә бары тик фән магистрлары һәм докторларын әзерләячәкбез. Анда инде мөселман дин белеме булганнар гына килә дигән сүз. Алар лингвистлар яки ислам белгечләре булырга мөмкин, ләкин аларның бакалавр дипломы булырга һәм гарәп телен белүе шарт, чөнки күп кенә дәресләр гарәп телендә булачак, - дигән ул.

"Татар информ" хәбәр иткәнчә, быел чит төбәктәге укучыларны киң колачлый алмаганнар. Аның каравы, киләсе елга бу өлкәдә ныграк эшләячәкләр. Киләчәктә академиядә Кырымнан да студентлар укыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading