16+

«Болгар радиосы»на – 1 яшь!

Халык арасында популяр булган «Болгар радиосы» февраль аенда үзенең беренче туган көнен уздыра. Бер ел эчендә радиода нинди үзгәрешләр булган? Киләчәктә радио безне нинди тапшырулар белән гаҗәпләндерергә җыена? Бу сорауларны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының радио буенча урынбасары Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВКА бирдек.

«Болгар радиосы»на – 1 яшь!

Халык арасында популяр булган «Болгар радиосы» февраль аенда үзенең беренче туган көнен уздыра. Бер ел эчендә радиода нинди үзгәрешләр булган? Киләчәктә радио безне нинди тапшырулар белән гаҗәпләндерергә җыена? Бу сорауларны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының радио буенча урынбасары Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВКА бирдек.

- Илнур әфәнде, «Болгар радиосы»ның бүгенгесе турында сөйләшә башлаганчы, аның тарихына тукталып китәсе килә. Радионың «чишмә башы» нидән гыйбарәт?
- «Болгар радиосы» тарихы әле бер елга сузылган сәхифәдән генә гыйбарәт булса да, аңа алып килгән еллар саны дистәдән артык. 2002 елда «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оешкач эфирга чыккан «Яңа Гасыр» радиосын еллар узгач та тыңлаучыга кызыклырак итү ихтыяҗы зур иде. Радио базары бер урында таптанганны, калыплашып эшләгәнне яратмый. Телерадиокомпания җитәкчелеге фатихасы белән, без 2012 елдан үзгәрдек. Исемебез белән бергә концепциябез дә үзгәрде. Шул сәбәпле радио аудиториясенең саны да берникадәр үзгәрешләр күрде.
- «Болгар радиосы» дип сүз башлаган чорда үз алдыгызга куелган максатларыгызга ирешә алдыгызмы?
- Максат, беренче чиратта, шәһәр-башкала аудиториясен киңәйтү иде. Икенчедән, кызыклы сәхифәләр, тыңлаучы яраткан җырларны, алар янәшәсендә яңа язмаларны ишеттерү. Һәм әлбәттә, Казанда эшләүче радиостанцияләр арасында рейтингыбызны күтәрү. Бу максатларга ирешүдә анык план һәм беренче адымнар бар. Бүген инде «Болгар радиосы» кеше телендә. Тәнкыйтьлиләр, мактыйлар… Битарафлар юк - шунысы бик сөендерә.
- «Болгар радиосы» башка радиолардан кайсы ягы белән аерылып тора?
- «Болгар радиосы»ның иң зур ачышы - татарда беренче «Чәкчәк шоу» радиотамашасы. Иң бәхәсле, гадәти булмавы, вакыт-вакыт ачуны китерүе белән яраттырган проектыбыз ул безнең.
«Болгар радиосы»ның башкалардан аерылып тора торган ягы ул - тәҗрибәле, татар телендә тәмләп сөйләшүче, радио үсеш кичерсен өчен, яңгырда да, кызуда да, салкында да эшләргә әзер булган алып баручылары. Дөрес, турыдан-туры эфирда эшләгәндә, кәмит сүзләр, «пешеп җитмәгән» җөмләләр дә китә, әмма тырышабыз.
- Радио тыңлаучыларны алда нинди үзгәрешләр көтә?
- Узган ел азагында бездә кастинг узды. Озакламый яңа тавышларны ишетергә мөмкин булачак. Ә бу көннәрдә исә без ял көннәре өчен радиопроект әзерлибез. Кешене ял иттерә, сөендерә, уйландыра торган шоу булырга тиеш ул, Алла боерса.
- Февраль аенда «Болгар радиосы»ның туган көне. Шушы уңайдан тамашачыны «Шәп!» дип гаҗәпләндерерлек чара уздырылачакмы?
- Бер яшь тулуга багышланган зур чараны без апрель аена планлаштырдык. Радионың иң якын дус җырчылары һәм Мәскәүнең «Вирус» төркеме әлеге чарага килергә теләк белдерде инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading